ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Түбән Камада чаңгыда йөргәндә үтерелгән Гөлшатны җирләргә йөзләгән кеше килде

 

Түбән Камада йөзләгән кеше чаңгыда йөргәндә үтерелгән Гөлшат Котенкованың җеназасында катнашу өчен Җәмигъ мәчетенә килде.

 

Кичә шәһәрнең дин әһелләре, 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы соңгы юлга дога кылып озату өчен, халыкны Җәмигъ мәчетенә чакырган иде. Алар мәрхүмәнең хак мөселман булуын, көнгә биш тапкыр намаз укуын һәм ураза тотуын искәртте.


Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гөлшат Котенкованың мәетен 10 гыйнвар төнендә Красный Ключ бистәсе янындагы «Алмаш» өйрәнү-күнегүләр базасы тирәсендә табып алалар.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр