ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга эш сәфәре кыла

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Һиндстанга китте, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Эш сәфәренең программасында ике шәһәрдә булу: Вишакхапатнам (Андхра-Прадеш штаты) һәм Хәйдәрабад (Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары башкаласы). Вишакхапатнам шәһәрендә Татарстан Президенты «Фарма-Сити» фармацевтика кластерында булырга һәм «Ауробиндо» дарулар җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән танышырга җыена. Рөстәм Миңнеханов  «Рамки» компаниясе («Фарма-Сити» идарәче компаниясе) һәм Һиндстанның Дарулар экспортлау советы («Фармэксил») җитәкчелеге белән очрашырга ниятли. 


Татарстан Республикасы белән Андхра-Прадеш штаты арасында хезмәттәшлек перспективалары турында «Андхра-Прадеш – Татарстан» бизнес-форумында фикер алышу планлаштырыла


Һиндстанның мөһим сәнәгать һәм сәүдә үзәге булган Хәйдәрабад шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән һәм «Махиндра» (автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү) компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак. 


Моннан тыш, Татарстан Президенты Һиндстанның эре бизнес-инкубаторы «T-Hub»да, Һиндстан Бизнес Мәктәбендә (ISB) һәм Microsoft компаниясе кампусында булачак


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр