ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән

 

Минзәлә районында йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешү сәбәпле, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Бүген кич белән Мәскәү - Уфа юлының 1186нчы километрында "УАЗ” һәм “Форд” йөк машинасы бәрелешкән. Ике машинага да ут капкан.


Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ” машинасын йөртүченең һәм өч пассажирның гомере өзелгән. Йөк машинасын йөртүче зыян күрмәгән.

 

Урынга килгән Хуҗамәт авылы янгын сүндерүчеләре оператив рәвештә утны сүндергән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә юл полициясе хезмәткәрләренең юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклаячакларын әйттеләр. Җыелган материаллар буенча закон нигезендә тиешле карар кабул ителәчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр