ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дональд Трамп Владимир Путинны көз көне АКШка чакыра

 

АКШ башлыгы Дональд Трамп Россиия Президенты Владимир Путинны көз көне Вашингтонга чакыра. Бу хакта Ак Йортның матбугат сәркатибе Сара Сандерс үзенең "Твиттер"дагы сәхифәсендә хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, Трамп милли иминлек буенча киңәшчесе Джон Болтонга Путинны АКШка чакырырга кушкан.

 

Дональд Трамп әйтүенчә, ул Путин белән киләсе очрашуны зарыгып көтә. "Фикер алышынган кайбер мәсьәләләрне тормышка ашыра башлау өчен икенче очрашуны зарыгып көтәм", – дигән ул. АКШ башлыгы фикеренчә, Хельсинкидагы очрашу бик уңышлы булган. Билгеле булганча, әлеге очрашу дүшәмбе көнне узды. Ике ил башлыгының күзгә-күз очрашуы ике сәгатьтән артык дәвам итте. 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр