ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Ворлдскиллс төбәк чемпионаты 136 һөнәр буенча үтәчәк

14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр  республикада  “Яшь профессионаллар” (“WorldSkills”) төбәк чемпионаты узачак. Бүген әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов оста куллар чемпионатта барлыгы 136 һөнәр буенча сыналачагын җиткерде.  Бу һөнәрләр саны 20 гә артыграк дигән сүз.
 

 

Министр соңгы вакытта яшьләрнең эшче һөнәрләргә карата кызыксынуы бераз сүрелүен әйтте. Ворлдскилс хәрәкәте  исә аларда кызыксыну уятуны күздә тота, диде.


– Мондый  ярышлар яшьләрнең карашын уңай якка  үзгәртә. Быел  кайбер техникумнарда бер урынга алтышар кеше дәгъва кылды. Чемпионатларга   укучыларны күбрәк чакырып, төрле һөнәрләр барлыгын күрсәтергә омтылабыз. Дөнья тиз үзгәрә: кайбер һөнәрләр юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Ярышның файдасы зур булыр дип ышанам, – диде Рафис Борһанов.

“Казан Экспо” үзәге, Казан төзелеш һәм элемтә көллиятләрендәге чыгышларны карарга 150 мең укучы һәм студент көтелер дип көтелә. Ярышлар барлыгы тугыз мәйданчыкта узачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр