ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Яшьләрне коррупциягә каршы чараларда катнаштыруның яңа формаларын табарга кирәк – Алексей Песошин

 

Бүген IT-паркта коррупциягә каршы V яшьләр форумы узды. Яшь буын Татарстан Премьер министры Алексей Песошинга борчыган проблемларын җиткерде. Сораулар  эшкә урнашу мәсьәләсендәге каршылыклардан башлап, яшь аналарга бирелә торган  сөт  ризыкларына кадәр кагылды.

– Без барыбыз да  коррупциянең явыз күренеш икәнен, аның җәмгыять белән власть арасында бәйләнешләргә йогынты ясавын, икътисадка, сәяси тотрыклыкка, илнең иминлегенә зыян китерүен беләбез. Республика өчен дә бу сорау актуаль.  Безгә яшьләр белән власть структуралары арасындагы активлыкны арттырырга кирәк. Коррупцияне киметүгә юнәлдерелгән бу  эштә яңа формаларны табу мөһим, – диде Алексей Песошин.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин әйтүенчә, коррупция гасырлардан килгән проблема, аның очы-кырые юк. “Бездә коррупциянең нәрсә дигән төгәл төшенчәсе юк. Россия  Конвенцияне кабул иттеме, дигән  бәхәс бара. Әйе, без кабул ителгән дип саныйбыз, әмма шулаймы соң бу?  Карарлар кабул итү системасы юк. Эшкә урнашу, фатир бирүме, башкасындамы бу. Әгәр берәрсенә өстенлек бирелсә, бу инде коррупция, минемчә”, – ди рәис.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр