ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алексей Песошин “Татфондбанк” кредиторлары белән очрашачак

 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Татфондбанк” кредиторлары белән очрашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтүенчә, әлеге чара 24 гыйнварга билге­ләнгән.

 

Очрашуда республика хакимияте тара­фын­нан кирәкле ярдәм чаралары турында сөй­ләшәчәкләр, дип көтелә. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тота”, – ди Лилия Галимова. Президент кушуы буенча, Татарстан Хөкүмәте җитәк­чесенә банкротлык процедурасын узучы кайбер банклар кредиторларына ярдәм чаралары күрсәтү бурычы да йөкләнгән, дип тә искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!