ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алсу Хәсәнова исемендәге премия иясе ачыкланды

 

"Ватаным Татарстан" журналисты Алсу Хәсәнова исемендәге премия иясе ачыкланды. Быел бу бүләккә КФУ студенты Чулпан Гарифуллина лаек дип табылды.

 

Әлеге премия 2016нчы елда барлыкка килде. Аны журналистикада беренче адымнарын ясаучы яшь каләм ияләренә тапшыралар. Бүләкне тапшырганда, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, Алсу безне авыр хәлдә калган кешеләрне ялгыз калдырмаска өйрәтте. Аның вафатыннан соң газета хәйрия концертлары оештыра башлады. Апрель аенда уникенче чара узар дип көтелә. "Чулпан Гарифуллина Алсу кебек үз фикерен əйтə белə, матур əдəби телдə яза, аңа өметебез бик зур, – диде Миңназыйм Сәфәров. – Шуңа сөенəм: Алсу кебек яшь, тормышка битараф булмаган журналистлар килə". Чулпан Гарифуллина – КФУда уку белән беррәттән "Ватаным Татарстан" газетасында эшли.

 

Бүләкләү тантанасы Татарстан Язучылар Берлегенең Казандагы Тукай исемендәге клубында узган кичәдә булды. Алсу Хәсәнова истәлегендә "Дога"дип аталган кичә узды. Чараны оештыручыларның берсе – пианист Мөнирә Хәбибуллина. Берничә ел элек ул очраклы рәвештә Алсуның җәмәгате Ләвәнт Булутның шигырьләренә тап була һәм берничә дистә шигырьгә көй яза. Кичәдә танылган җырчылар Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов һәм яшь башкаручылар чыгыш ясады. 

 

"Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнова 2015 елда яман шеш авыруыннан вафат булды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!