ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда юл кагыйдәләрен бозу очраклары 46 процентка кимегән

 

Татарстанда соңгы ике айда юл кагыйдәләрен бозу очраклары узган ел белән чагыштырганда 46 процентка кимегән. Былтыр сентябрь һәм октябрь айларында кагыйдә бозучыларга карата 1 миллион административ эш ачылган булса, быел шул ук чорда 587 мең эш ачылган, дип хәбәр итә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе.


ЮХИДИ идарәсе белгечләре фаразлавынча, моңа җәзаның катгыйлануы сәбәп булырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, бу елның 1 сентябреннән юл кагыйдәләрен бозуның 46 төре өчен штрафлар күләме арттырылды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!