ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан волейболчылары Чемпионнар Лигасының ярымфиналында беренче очрашуны отты

 

Казанның "Зенит" командасы волейболчылары Чемпионнар Лигасының ярымфиналында беренче очрашуны отты. Якташларыбыз кичә кич Италиядә җирле Перуджага каршы узган очрашуда 3:2 исәбе белән уңышка иреште.

 

Итальян командасы составында игътибарны иң нык җәлеп иткән уенчы булып Куба егете Вельфредо Леон санала. Моңа кадәр ул Казанда чыгыш ясады һәм Россия суперлигасында иң көчле уенчылардан саналды. "Перуджа"га күчкәч исә ул итальян чемпионатының иң көчле волейболчылары сафында йөри.

 

"Зенит" белән "Перуджа" Чемпионнар Лигасында инде өченче ел рәттән очраша. Ике ел элек казаннар көчдәшләрен финалда 3:0 исәбе белән тар-мар итте. Узган ел безнекеләр шундый ук исәп белән ярымфиналда уңышка иреште. Кичәге матны исә "Зенит" 3:2 исәбе белән отты.

 

Ярымфиналның икенче очрашуы 10 апрель көнне Казанда узачак.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!