ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бөгелмә хакимияте һәм ЭЭМ кичә шәһәрдә торак йорт шартлау куркынычы булганлыгын инкарь итә

 

Бөгелмә хакимияте һәм ЭЭМ кичә шәһәрдә торак йортны шартлату куркынычы булу хакындагы хәбәрне кире кага. Бу хакта Бөгелмә районы башлыгының матбугат сәркатибе Мария Колесникова сүзләренә таянып, “БИЗНЕС Online” газетасы хәбәр итә.


Исегезгә төшерәбез, кичә билгесез затларның Бөгелмәнең Насыйров урамындагы 1А номерлы йортны шартлатырга җыенулары хакында lifenews.ru агентлыгы хәбәр итте. Теракт оештырырга теләүчеләр подъезддагы газ торбасын бораулап тишкәннәр, әйләнә-тирәгә солярка сипкәннәр. Озакламый подъезд газ белән тулган. Бәхеткә, ут бик тиз сүнү сәбәпле, шартлау булмый калган, диелә агентлыкның хәбәрендә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!