ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Безнең хокукны кем яклый?

 

Кулларында мәҗбүри медицина иминияте полисы булган гражданнар да еш кына иминият компанияләренең тәгаен ни белән шөгыльләнгәнен һәм медицина ярдәмен алганда проблемалар килеп чыкса, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми. Бу хакта аңлатуны сорап, без Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу МИФТАХОВА белән әңгәмә кордык.

20-2
– Иминләштерелгән гражданнарның медицина ярдәмен бушлай алу хокукларын яклауда иминият компаниялә­ренең роле нидән гыйбарәт?


– Бүген иминият компанияләре халыкны мәҗбүри медицина иминияте полислары белән генә тәэмин итеп калмый, медицина ярдәме алганда, шулай ук бәхәсле хәлләр, шул исәптән шикаятьләр буенча чаралар күргәндә, пациентларның актив ярдәм­че­ләре дә булып тора.


Татарстан Республикасы территория­сендә җавап­лылыгы чикләнгән өч иминият компаниясе эшли:  “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе”,  “Спасение” иминият медицина җәм­гыя­те”,  “Чул­пан-Мед” иминият медицина оешмасы”.
Аларның һәркайсында иминләш­те­рел­гән гражданнар хокукларын яклау хез­мәтләре оештырылды һәм алар уңышлы эшләп килә.


– Гражданнар иминият компания­лә­ренә еш мөрәҗәгать итәме, аларга ярдәм ничек күрсәтелә?


– Еш мөрәҗәгать итәләр, күбесенчә фонд­ның контакт-үзәге яки иминият компания­ләренең “кайнар линияләре” телефоннары буенча консультация бирүне үтенәләр.


Кагыйдә буларак, мөрәҗәгать итүнең төп сәбәпләре, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне ирексезләп тагуга һәм медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүдән баш тартуга кагыла. Кызганыч, медицина оешмаларында медицина хезмәтләрен түләүле нигездә үтәргә тәкъдим итү очраклары аз түгел. Моннан тыш, күпләрне УЗИ, КТ, МРТ кебек диагностика һәм башка тикшеренүләрне үткә­рүне көтү вакытлары кызыксындыра.


Иминият компанияләре шулай ук имин­ләштерелгән затларның медицина ярдә­менең сыйфатсыз булуына һәм ярдәмне бө­тен­ләй алып булмауга кагылышлы шикаять­ләрен дә тикшерә һәм аларның язма гаризасы буенча медицина ярдәменең сыйфатына экспертиза үткәрә.


Күп очракларда медицина оешмасы белән пациент арасындагы бәхәсләрне иминият компанияләре судка кадәр, шул исәптән пациентның медицина хезмәтләре күрсәтүгә яки даруларга тоткан акчасын кире кайтартып, җайга сала. Менә бер мисал. Кайвакытта бала тудыру йортында хатын-кызларга аларның үз акчасына сатып алынган антирезуслы иммуноглобулин кадыйлар. Бу очракны иминият компаниясе тикшерә башлагач, медицина оешмалары пациентларга акчасын кире кайтарып бирә.


Иминият компанияләре иминләш­те­рел­гән затларның хокукларын судта да яклый.


Иминләштерелгән затларның медицина ярдәмен сыйфатлы һәм бушлай алу хокукларын яклау позициясеннән чыгып, тематик экспертизалар үткәрелә. Мәсәлән, яман шеш белән авыручылар өчен авыртуны баса торган терапиянең адекват булу-булмавы, халык өчен үткәрелә торган диспансери­зациянең күләмен һәм сыйфатын саклау, инсульт һәм миокард инфаркты белән интегүче пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең профильле булуын һәм этаплап үткәрелүен тәэ­мин итү һәм башка темалар буенча.
Билгеле инде, бу иминият компа­ния­ләре башкара торган эшләрнең тулы исемлеге түгел, аларның эшләре күпкырлы.


– Иминият медицинасында һәр затка индивидуаль якын килү каралганмы?


– Соңгы вакытта сәламәтлекне саклау буенча алып барыла торган медицина ярдәме күрсәтү моделе һәр пациентның законлы мәнфәгатен һәм хокукын яклауга йөз тота.


Шул җәһәттән 2016 елдан иминият вә­килләре (иминият ышанычлылары) институты эшли башлады. Андагы хезмәткәр­ләр медицина ярдәме күрсәтү барышының һәр этабында иминләштерелгән затларга мәгълүма­ти ярдәм күрсәтү бурычын хәл итү белән шөгыльләнә.


Иминият вәкилләренең функцияләре ел­дан-ел арта бара. Бүген иминият вә­килләре контакт-үзәкләрдә мәҗбүри медицина ими­нияте полисы буенча медицина ярдәме алуны оештыру һәм алу мәсьәлә­ләре буенча консультация бирә, иминләш­терелгән затларга индивидуаль рәвештә (телефон буенча, смс-хәбәрләр ярдәмендә) диспансеризация үткәрелү турында хәбәр итә, планлы госпитальләштерү үткәрелмәү сәбәпләренә (кем баш тарткан: пациентмы яки медицина оешмасымы?) мониторинг ясый.


2018 елдан башлап, иминият вәкилләре диспансеризация узган затларның сәла­мәтлеге торышын, диспансер күзәтүенең тулылыгы һәм сыйфаты күрсәткечләрен, шулай ук пациентларның табиб билгеләгән дәва­лауны ни дәрәҗәдә кабул итүен бәяләячәк.


– Гомумхалык диспансеризациясен оештыруда һәм үткәрүдә иминият вәкил­ләренең роле нинди?


– Белгәнебезчә, диспансеризациянең төп максаты – авыруларны кисәтү. Әгәр формаль төстә үткәрелмәсә, ул җитди авы­руларның беренче һәм яшерен билгеләрен ачыкларга, аларны вакытында дәвалауга керешергә, шулай ук инсульт, миокард инфаркты, шикәр диабеты, яман шеш кебек авыруларның, ягъни еш кына эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлеменә китерә торган авыруларның үсе­шенә китерергә мөмкин булган куркыныч факторларны билгеләргә ярдәм итә.


Диспансеризация гражданнар бер­ке­телгән поликлиникаларда бушлай үткә­релә һәм ике этаптан тора.


Беренче этапта югарыда санап кителгән җитди авыруларның үсешенә китерергә мөмкин булган куркыныч факторлар билге­ләнә. Аларга артериаль кан басымы югары булу, канда холестерин, шикәр микъдары күп булу, тәмәке тарту, алкогольне чамасыз куллану, рациональ тукланмау, физик активлык түбән булу һәм тән массасы артык булу керә.


Аларның күбесен пациентларның анкета тутырганда үзләре күрсәткән мәгъ­лүматлар нигезендә, шулай ук диагностика тик­ше­рү­ләрен үткәргәндә дә ачыклап була. Кешенең яше өлкәнрәк булган саен, тикшеренүләр исемлеге дә арта бара.


Бүген, стандарт тикшеренүләрдән тыш, аналык муентыгы рагын диагностикалау максатыннан, сыеклык онкоцитологиясе һәм туры эчәк рагын ачыклау өчен иммунохимик ысул белән яшерен кан булу-булмауны ачык­лау буенча тизәк анализы кебек үтә сизгер ысуллар кулланыла.


Һәр пациентның анализлары һәм башка тикшеренүләр нәтиҗәсендә үзгәрешләр, шулай ук куркыныч факторлар булса, ул өстәмә рәвештә тагын да җентекләбрәк тикшерү һәм диагноз кую өчен диспансе­ризациянең икенче этабына җибәрелергә тиеш.


Менә бер мисал. Диспансеризациянең беренче этабында пациентта беренче тапкыр артериаль кан басымы, холестерин күләме югары булу, симерү ачыкланды, ди. Анкетасында ул кайчакларда кулларының оюы һәм әбисенең 61 яшендә инсульттан үлүе турында яза. Мондый очракта пациент, инсультка китерүче кан тамыры кысылудан интекмиме икән дигән сорауга җавап табу максатында, баш мие кан тамырларын тик­шертү өчен УЗИга җибә­релергә тиеш. Әгәр дә патология табылса, пациент табибка кон­сультациягә һәм алга таба дәвалануга җи­бәрелә.


Шулай итеп, үз вакытында диагностика үтү һәм дәвалану күп кенә катлаулы авыруларны булдырмый калуга ярдәм итә.


Өлкән яшьтәге халык өчен диспансеризация өч елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе – 21 яшь тулуга, алга таба – өч ел интервал белән. Халыкны диспансеризация үтүгә җәлеп итүдә төп рольне иминият вәкилләре уйный. Алар диспансеризация үтәргә тиешле иминләштерелгән затларны поликлиникага чакырырга тиеш. Моны, телефоннан шалтыратып, смс-хәбәр яисә хат җибәреп эшләргә була. Шулай эшләгәннән соң да гражданин диспансеризациягә килмәсә, иминият вәкиле аның килмәү сәбәпләрен шалтыратып тә­гаенли ала.


Иминият вәкиле шулай ук диспансеризация үткәннән соң аның профилактика чараларыннан канәгать булу-булмавын бәяләү һәм оештыру характерындагы проблемаларны ачыклау максатыннан да чыгып шалтырата ала.


Диспансеризация буенча Иминият вә­килләренең эше моның белән генә чик­ләнми. Гражданнар теге яки бу поликлиникада аны оештыруда булган җитеш­сезлекләрне күрсәтә икән, иминият компаниясе, медицина оешмасы белән берлектә, барлык ким­челекләрне тик­шерергә һәм аларны бетерү чараларын күрергә тиеш.


Әмма бу – иминият вәкиленең шалтыратканын һәм сорашканын көтеп утырырга кирәк дигән сүз түгел. Һәркем үз иминият компаниясенә, контакт-үзәк телефоны аша мөрәҗәгать итеп, диспансеризацияне оеш­тыруның ошаган яки ошамаган яклары турында хәбәр итә ала. Җәмәгатьчелек фикерен белү һәм “кире элемтә” полик­линиканың үзе өчен дә, сәламәтлек саклау органнары, фонд һәм иминият компа­нияләре өчен дә бик мөһим. Көчләрне әнә шулай берләш­тергәндә генә хәлне яхшы якка үзгәртеп була бит.


– Иминият компаниясе белгечләре белән ничек элемтәгә керергә?


– Мәҗбүри медицина иминияте полисында иминият компаниясенең телефон номеры күрсәтелгән, аның буенча шалтыратып, һәркем үзенең соравына җавап алырга мөмкин. Иминләштерелгән гражданнар бу номерны үзләренең адреслар ки­тапчыгына өстәп куйса, тагын да әйбәт булыр иде.
Халыкка уңай булсын өчен, Татарстан Республикасы территориясендә 2016 ел­ның 1 июнендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминият медицина оеш­ма­лары­ның күп каналлы телефоннары белән инте­грацияләнгән бердәм контакт-үзәк тө­зелде (аның түләүсез номеры: 8-800-200-51-51).


– Әгәр дә кеше эшләсә һәм аңа поликлиникага килү проблемалар китереп чыгарса, бу очракта нишләргә?


– Әлбәттә, эшләүче гражданнар өчен эш көннәрендә диспансеризация узу проблема булырга мөмкин. Аларны аңлап була: эштән сорап китәргә кыен һәм кайвакыт теге яки бу сәбәп аркасында тик­шеренүләр 2 көнгә яки аннан да күбрәк вакытка сузылырга мөмкин.


Шуңа күрә хәзер поликлиникалар эш режимнарын яңадан карыйлар һәм диспансеризацияне шимбә көн оештыралар.


Поликлиникаларның эш режимын, тер­кәү бүлекләренә (регистратурага) шалтыратып, шулай ук медицина оешма­ла­рының интернет челтәрендәге сайтыннан белергә була.


Моннан тыш, иминият вәкилләре үз­ләре диспансеризациягә чакыра торган ими­нләш­терелгән затларга поликлини­ка­ның эш режимы турында да хәбәр итәргә тиеш.


– Әңгәмә ахырында укучыларыбызга тагын нәрсәләр әйтергә теләр идегез?


– Хәзер пациент һәм медицина оешмасы арасында “күпер” – медицина ярдәмен алганда, шул исәптән диспансеризация үткәндә проблемалар килеп чыккан очракта мөрә­җәгать итеп була торган иминият вәкиле булдырылды. Консультацияне һәм реаль яр­дәмне тиз арада үз иминият компа­ния­ләренә (мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән телефон буенча) яки контакт-үзәккә (тел.: 8-800-200-51-51) шалтыратып алырга мөмкин. Бу хакта һәрчак истә тотарга кирәк.


Иминләштерелгән затлар белән иминият вәкилләре арасындагы үзара хезмәт­тәш­лек файдалы булыр, үзара ихтирам нигезендә гамәлгә ашырылыр дип ышанабыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 191, 22.12.2017/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр