ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

2013 ел йомгаклары: шатлыгы да бар, фаҗигасе дә

 

Татарстан өчен 2013 ел җиңелләрдән булмады. Чын-чынлап, безнең барыбыз өчен дә сынау елы булды ул. 5 ел дәвамында Универсиадага әзерләнеп, аны югары дәрәҗәдә уздыру максаты торды һәм бу җаваплы эшне зур уңыш белән ерып чыга алдык. Кызганыч, бәла-казаларсыз да булмады.


Узып баручы ел мәктәпләрдә яулык бәйләүне чикләү, чиркәү­ләрне яндыру белән истә калачак. Моннан тыш Түбән Каманың “Нефтехим” заводына һөҗүм бул­ды. Авыл кешеләре, авыр сулап, җәйне искә төшерә, чөнки быел да корылык авыл хуҗа­лы­гына зур зыян салды. Ләкин күңелләрне тетрәткән һәм яра салган иң зур фаҗига – 50 кеше­нең гомерен өзгән авиа­һәлакәт. Хөкүмәт тирәсендә дә ыгы-зы­гылар шактый булды, узып баручы ел зур түрә-ми­нистрларның вазыйфаларыннан колак кагулары белән дә истә калачак. Шуларның барысын да күз уңыннан уздырып, искә төше­рергә тәкъдим итәбез.

Универсиада-2013

5-1  
Елның төп вакыйгасы – Җәйге Универсиада меңләгән халыкны Казан белән таныштырды  


6-17 июльдә Казанда Җәйге Универсиада узды. Аның уңаен­нан башкалада 40 мең кешене сыйдырырлык “Казан-Арена” стадионы ачылды. Ленин дамбасы киңәйде, башкалада берничә аслы-өсле юллар пәйда булды. Метроның яңа “Яшьлек”, “Төньяк тимер юл вокзалы”, “Авиа­тө­зелеш” станцияләре ачылды. Аэропорт белән тимер юл вокзалын тоташтырган “Карлыгач” поезды йөри башлады, аэропорт үзе яңарды. Казансу ярында Гаилә үзәге үз ишекләрен ачты. Ниһаять, Казанның тарихи Татар бистәсенә дә чират җитеп, аны кунаклар килешенә ялт иттер­деләр. Универсиада ачылышына Владимир Путин килде. Казан дистәләгән мең кунакны каршы алды. Казан Универсиадасы катнашучы командалар, спортчылар саны буенча рекорд куйды. Татарстан спортчылары да үзлә­рен сынатмады, мәсәлән, көрәш буенча Татарстан егетләре абсолют чемпионнар булды.

Казандагы авиаһәлакәт

5-2  
Казандагы авиаһәлакәттә 50 кешенең гомере өзелде  


17 ноябрьдә Казанда коточкыч авиаһәлакәт 50 кешенең гомерен өзде. “Боинг 737” җиргә бәрелеп шартлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов­ның улы Ирек, ФСБның Татарстан буенча идарә башлыгы Александр Антонов һәлак булды. Бәла-казада якыннарын югалткан кешеләргә компенсация тү­ләнде. “Татарстан” авиакомпа­ния­сенең эшчәнлеге туктатылды.

“Яңа Тура” янды


Яңа гына төзелеп бетеп ачылганнан соң “Яңа Тура” сәүдә үзә­гендә зур янгын чыкты. Ке­шеләр арасында корбаннар юк, ләкин эшмәкәрләр миллионлаган сумлык зыян күрде.

Татарстан Гимны сүзле булды


Татарстан Гимнына сүзләр язылды. Конкурс нәтиҗәсендә мәрхүм Рамазан Байтимеровның шигыре җиңүче дип табылды. Моннан тыш мәгариф өлкәсендә дә сөенечле вакыйгалар булды, мәсәлән, “Ана теле” дигән онлайн мәк­тәп тулы көченә эшли башлады. Мәктәп балалары өчен яңа форматтагы, заманча дизайнлы “Әлифба” басылды. Microsoft компаниясе Windows 8не татарчага тәрҗемә итте.

Мәдәният өлкәсендәге вакыйгалар


Универсиаданың спорт уеннары белән бергә бу ел Казанда узган мәдәни чараларга да бай булды. Игенчеләр Сарае каршында Универсиада паркы эш­ләде, биредә көн дәвамында төрле мәдәни чаралар уздырылды. Универсиада вакытында Казандагы барлык театрлар да эшләде, тамашалар күрсәтте. Муса Җәлил исемен­дәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тамашачыларны балет, опера фести­вальләре белән сөендерделәр.
Сәнгатькә мөкиббән китүче­ләр беравыздан 2013 елның вакыйгасы дип Резеда Ахиярова белән Ренат Харис иҗат иткән “Алтын Урда” балетының премьерасын атыйлар. Моннан тыш Универсиада вакытында ачык һавада “Ак бүре” операсы куелды. Камал театры яңа “Мә­хәббәт FM”, “Банкрот”, “Җәйнең бер көнендә” спектакльләрен тәкъ­­дим итте. Тинчуриннар сәх­нә­сендә – “Алтын көз”, “Туй алдыннан”.


Гадәттәгечә, Татарстанда күп фестивальләр узды, “Нәүрүз”, “Һөнәр”, Шаляпин, Нуриев исе­мендәге сәнгать бәйрәмнәре, “Идел-йорт”, Казан мөселман кинофестивале һ.б. Әстерханда, Пермьнең Барда авылында Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Ураза бәйрәме уңаеннан Казанга танылган мөселман җырчысы Сами Йосыф килде. Камал театры каршында узган аның концертына меңләгән тамашачы җыелды.


Быел Г.Тукай исемендәге Дәү­ләт премиясенә язучы Нәбирә Гыйматдинова, актриса Алсу Гайнуллина, композитор Шамил Тимербулатов, рәссам София Кузьминых, архитектор Ильяс Айдаров ия булды.
Җәй шулай ук Казанның җиңүләре белән истә калачак. Мәсәлән, Казан командасы “Большие танцы” телевизион проектында җиңү яулады. Татарстан кызы Динә Гарипова “Ев­ровидение”дә чыгыш ясады.

Спорт казанышлары


Хатын-кызларның “Динамо-Казан” волейбол командасы Россия чемпионы исеменә ия булды.“Камаз-Мастер” егетлә­ре “Да­кар-2013” раллиендә беренчелекне яулады. “Ак барс” хоккей командасыннан аның капитаны Алексей Морозов белән һөҗүмче Данис Зарипов китте.

Түрәләрнең яңа вазыйфалары


Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Мәс­кәүгә китте. Аның урынына Гадел Вафин билгеләнде. Озак еллар дәвамында Татарстан прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров урынына Илдус Нәфыйков килде. Кафил әфән­дегә пенсиягә китәргә 8 ай гына калган иде. Татарстан юстиция министры булып эшләгән Мидхәт Корманов “китәм” дип гариза язарга мәҗбүр булды, аның урынына  Лариса Глухова килде.
“Вамин” бөлгенлеккә төште, Вәгыйз Минһаҗев империясе банкротлыкка чыкты. “Вамин” милке Марат Моратов кулына күчте, хәзер кибетләрдә “Просто молоко” сатыла.


Шәфәгат Тәхаутдинов “Тат­нефть”нең генераль директоры вазыйфасыннан китте. Аның урынына Наил Маганов бил­ге­ләнде. Быел Татарстанда яңа мөфти дә сайланды. Илдус Фәиз китте, аның урынында Камил Сәми­гуллин эшли башлады.“Рубин” белән 12 елдан артык идарә иткән баш тренер Корбан Бәрдыев китте. Аның белән бергә башка җитәкчеләр дә вазыйфаларыннан колак какты. Әлегә тренер урыны буш, генераль директор итеп Владимир Леонов бил­геләнде.
Татарстан Премьер-минис­трының­ беренче урынбасары Равил Моратов та эшеннән китте. Татарстан Хөкүмәтендә ул иң озак эшләүче түрәләрнең берсе иде. Аны Алексей Песошин алмаштырды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 227, 31.12.2013/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр