ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Иренмәсәң, баерсың


Әлеге проект тормышка ашкан очракта, пред­приятиеләрдә эшләүче­ләрнең хезмәт хаклары артачак. Димәк, аларның яшәү шартлары да яхшырачак. Җитәкчеләр әнә шулай дип ышандыра.

22
Бүгенгә “Хезмәт җитеш­терүчәнлеге һәм мәшгуль­леккә ярдәм” илкүләм проектында Татарстанның 20 оешмасы катнашырга теләк бел­дергән. Ел ахырына кадәр аларның санын 63кә җиткер­мәкчеләр. Ә 2024 елга кадәр проектта 360 предприятие катнашыр дип көтелә.


Илкүләм проектта катнашырга теләк белдергәннәргә өстенлекләр дә бар. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча проектларны тормышка ашыруда федераль һәм төбәк компетенция үзәк­ләре белгечләрен бушлай җәлеп итү, эшчеләрнең квалификациясен һәм белемнә­рен арттыруга субсидия, идарә итү кадрларын укыту программаларын узу мөм­кинлеге – әнә шундыйлардан. Проектта эшкәртү, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш буенча эш алып барган, керемнәре 800 миллионнан башлап 30 млрд сумга кадәр булган пред­приятиеләр катнаша ала.


– Бу – чыннан да, иң мө­һим илкүләм проект­лар­ның берсе. Заманча фикерли торган һәр җитәкче хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында уйларга тиеш, – ди республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. – Әлеге проект шундый җитәкчеләргә зур мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, Татарстанның компетенция үзәгендә бүген шактый тәҗрибә тупланган. Анда эшләүче белгечләр проектта катнашучыларга да ярдәм итә ала. Икенче яктан, монда акча мәсьәләсе дә бар. Яңа инвестиция проектлары өстендә эшләү теге яки бу дәрәҗәдә хезмәт җитеш­терүчәнлеген арттыруга юнәл­­дерелгән. Пред­прия­тиеләргә елына 1 процентлы ташламалы кредитны куллану мөмкинлеге бар икән, ни өчен әле моннан файдаланмаска? Мондый проектларны тормышка ашыру икътисадыбызны һәм сәнәгате­без­не көндәшлеккә сәләтле итә.


Татарстанда илкүләм проектларның тормышка ашуын күзәтү буенча эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, акча­ның нинди максатларда тотылуын, куелган бурычлар­ның тормышка ашуын кү­зәтеп баруны эшче төркем контрольгә алачак. Ул Дәүләт Думасында, Дәүләт Советында, район һәм шәһәр советларында оештырылган.


– Безнең өчен иң мөһиме – нәтиҗә. Мәскәүдән яки Казаннан торып кына урындагы оешмаларның эшен күзәтеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә мондый контроль төркемнәрен без районнарда да булдырдык. Кирәк булганда, алар, урынга барып, кешеләр белән дә аралаша ала, – дип саный ул.


Гомумән алганда, респуб­ликада халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәл­дерелгән 12 илкүләм проект эшли. Алар өч блокка бүленә: хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, мәшгульлеккә яр­дәм итү һәм хезмәт базары­ның нәтиҗәлелеген арттыру, предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлегенә адреслы ярдәм күрсәтү. Проектта катнашу өчен алдынгы пред­приятиеләр сайлап алыначак. Хәзерге вакытта проект­та катнаша торган 20 оеш­маның уңай нәтиҗәләре дә бар.


– Без Казан, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләрендәге һәм районнардагы предприя­тиеләр­нең активрак булуын телибез. Аеруча Лаеш, Менделеевск, Мөслим һәм Тукай районнарына зур өмет баглыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте Татьяна Ларионова видеоконференция вакытында.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 11.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр