ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 22.06.2018/

//

Сәламәтлегегезне кайгыртасызмы?

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста узучы “ЦИПР–2018” конференциясендә катнашканда IT-тармактагы яңа эшләнмәләр белән танышты. Ул автобус йөртүчеләрне рейска чыгып китәр алдыннан медицина тикшерүе үткәрүнең яңа технологияләрен дә сынап карады. Рөстәм Миңнехановның кан басымын, пуль­сын үлчәделәр, алкотестер җайланмасына өреп карарга тәкъдим иттеләр. “Галәмгә дә оча аласыз”, – дигән нәтиҗә чыгарды табиблар тикшерү үткәргәннән соң. Сез сәла­мәтлегегезне даими рәвештә кайгыртып торасызмы?

1-2

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН, Татарстанның халык артисты:

 
– Без – чир инде якадан эләктереп алганчы йөри торган халык. Аерым вакыт бил­геләп, тукта әле, менә бу җи­ремне тикшертим дип, табибка барганым юк. Аннан соң бит табибка бару ул – сәламәт булу дигән сүз түгел. Табиб язган даруның файдасы буламы, юкмы – билгесез. Иң мөһиме – чирне алдан кисәтү, сәламәт тормыш алып бару, яхшы уйлар белән яшәү. Барысы да шуннан башлана. Күңелең чиста булса, тәнең дә сәламәт була.

Әлфия ҺАДИЕВА, продюсер, тәрҗемәче-режиссер:

 
– Сәламәтлекне кайгырту өчен җәй – бигрәк тә уңайлы вакыт. Без, ирем Рөстәм бе­лән әрекмән тишелеп чыгуга, майдан сентябрьга кадәр әрекмән җыеп, аны иттарткычтан чыгарып, сыгынтысын эчәбез. Ач карынга бер аш кашыгы кулланабыз. Га­дәттә күпләр ашауга ярты сәгать кала эчә. Безгә килешә. Кемгәдер килешмәскә мөм­кин. Моның иммунитетны ныгыту өчен файдасы зур диләр. Чәйгә имбир дә салабаз. Әлбәттә, эчкәндә дога кылып, шифасын бирсәң иде дип, Ходайдан сорарга ки­рәк. Татарстанда чиш­мәләр күп. Җәен шул шифалы чиш­мә суларын күбрәк эчеп калырга тырышыгыз, дип тәкъ­дим итәр идем. Өстә­лебездән кипкән җимеш өзел­ми. Хәер, җәен үзебез­нең табигатьтә үскән, өл­гергән җиләк-җи­меш аеруча файдалы. Әмма әле алар өл­гермәде. Кычыткан ашын ике-өч мәртәбә пешерми калмыйбыз. Дөрес, быел кычыткан соңрак чыкты. Аны җыеп суыткычка куйсак та, пешереп ашарга өл­герә алмадык әле. Без үзебез кышка бик күп яшел­чә, җи­ләк-җи­мешне туң­дырып куябыз. Чиклә­веген, гөмбәсен дә хәстәрлибез.

Халидә САФИУЛЛИНА, кибетче:


– Дөресен әйтим: көн дә эшкә йөргәндә, бигрәк тә матди яктан бәйле булсаң, сә­ламәтлекне кайгыртам дип, әллә ни майтарып булмый. Авырый башласаң да, соңгы чиккә кадәр йөрисең. Югыйсә, үзеңне кулга алып, халык медицинасы белән шөгыльләнсәң, организмны тәртиптә тотарга тырышсаң, ничек әйбәт булыр иде! Газета-журнал­лар­дан төрле рецептлар укып, менә бү­геннән болай эшли башлыйм, тегеләй эшли башлыйм, дип хыялланмаган чагым юк үземнең. Яз көннә­рендә дару үләннәре җыеп, төнәтмәләр дә ясап куям. Анысын да килеп терәлгәч кенә кулланам. Менә бүген шушы сорауны биреп яхшы иттегез әле. Уянып киткәндәй булдым. Эчәклекләрне чис­тарту ниятеннән, әрем төнәтмәсе ясап куйган идем. Шуны эчә башлыйм.

Наил ГАРИПОВ, инженер:


– Үз сәламәтлеген кайгыртмаган кеше бармыни ул? Аның өчен җүләр булырга кирәктер. Мин үзем 2-3 ай саен теш табибына барам. Бер дә тешсез каласы килми. 60 яшькә җитсәм дә, бөтен тешем дә үз урынында әле. Елга бер мәртәбә тешләремне агарттырам. Елмайганда кү­ңелле бит. Яшь барган саен, сөякләр сызлый башлый икән. Тик түләүле табибка йө­рергә акча кызганам. Ә бушлай хезмәт күрсәтүче поликлиникаларда чират көтәргә кирәк. Мин йөзәргә бик тә яратам. Казандагы бассейннарда бушлай йөзү мөмкин­леге дә бар. Моның өчен атна саен алдан языласы. Өлгер булсаң, акчаң да янда кала. Үзеңне яратырга өйрәнергә кирәк.

Зиннәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, Татарстанның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны:


– 93 яшемне тутырсам да, бирешергә җыенмыйм. 70 елдан артык Спас районы Иске Рәҗәп урта мәктәбендә укытучы булып эшләдем. Озак еллар авыл Советы депутаты, ветераннар оешмасы җитәкчесе булдым. Авы­лы­бызның тарихи музеен төзеп, хәзер дә шунда эшләп йөрим. Тормышның һәр кө­ненә шөкер итеп яшим. Ир­тә-кичен билгеле бер маршрут буенча озаклап йө­реп кайтам. Дарулардан биг­рәк, төрле үләннәрдән файдаланам.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр