ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Җилкәнен җуйган татар


Халыкка тарихи әсәрләр дә, тарихны чагылдырган спектакльләр дә, тарих үзе дә кирәк түгелме? Камал театрында чираттагы спектакль репертуардан алынды һәм моның сәбәп­ләре шушы сорауга барып тоташа. Көзен “Мулла”сыз калган булсак, 5 июнь көнне К.Тинчурин язган “Җилкәнсезләр” драмасы белән хушлаштык.

4-1
“Җилкәнсезләр” соңгы тапкыр куела дигән хәбәр интернетта чыккач, театрга еш йөргән халыкның кәефе төште төшүен. Камал театры төп сәбәпне тамашачы­лар­ның бу спектакльгә йөрмәве белән аңлатты. Юрист Алсу Газтдинованың бу хакта борчу тулы фикере нинди әнә:


– Тамашачы фикере артыннан барып, бөлгенлеккә төш­мәгәек... Зәвыкны бары тик тирән мәгънәле әсәр бе­лән генә күтәреп була! – дип язган ул. Халыкның милли үзаңы бер-бер нәрсәгә килеп терәлгәч кенә уяна шул. Югыйсә “Җилкәнсезләр” спек­такле бүгенге көн бе­лән бик аваздаш һәм күп нәр­сә­ләрне хәзерге заман белән тәңгәлләштерергә мөмкин иде.


“Җилкәнсезләр”нең Камал сәхнәсенә соңгы тапкыр менүенә әле ике ел да юк,  ул нибары 24 тапкыр уйналды. Тарихка килгәндә, Тинчу­рин­ның бу әсәре монда ике мәртәбә куелган. Ә бит 2016 елда “Җилкәнсезләр”нең яңа­­­дан сәхнәләштерелүе бө­тен татар милләте өчен зур вакыйга булып саналган иде.
Һич югы “татар милләте­нең үз юлын сайлавы хакындагы әлеге тарихи дра­ма”­ның соңгы куелышын карарга булса да, кеше җыелсын өчен, театр билетларны да ярты бәядән сатты. Үз ди­гәненә иреште – зал тулы тамашачы җыйды “Җилкән­сезләр”. Тик тамашачының да төрлесе була шул.


 “Җилкәнсезләр”не бөтен игътибарын биреп карый башлаган тамашачының те­ләге тора-бара сүрелә төште. Арткы рәтләрдә чыш-пыш килеп сөйләшүләр башланды, ир-ат тама­шачы­ларның кайберләре, йөзен каплап, йоклап та алды, кыштыр-кыштыр нидер ачып маташучылар да булды... Беренче пәрдә тәмамлануга, зал дәр­рәү буфетка чиратка басты. Аңлашыла инде: көно­зын ураза тотучылар да юк тү­гелдер. Спектакльнең икенче өлешендә тамаша залында кешеләр сизелерлек кимеде. “Җилкәнсезләр”нең ко­лакчыннардагы рус телле тәрҗемә тавышлары да ишетелми башлады. Югыйсә спектакльнең нәкъ икенче өлешендә бөтен хикмәт тә бит инде. Биредә тулы бер дәвернең, тормыш шартла­рының үзгәрүен күрергә була: артта калганнар алгы сафка басты, беркем булмаганнар кеше булып куйды һәм киресенчә.


Күпләр өчен сөйкемле сөяккә әйләнгән Эмиль Талипов та (Батырхан) уены белән алдыра алмады кебек. Ничек кенә тырышса да, бу спек­такльгә “Мәхәб­бәт ФМ”дагы Ильяс килеп кергән төсле булды, миз­гелгә генә “Үлеп яратты”­дагы чекист Корбанов искә төште. Болай да авыр тарихи әсәрне аңларга актер­ларның тавышы да ярдәм итмәде. Күп сүзләре йотылып, аңлашыл­мый калды. Ә бит геройлар тарафыннан татар өчен бик әһәмият­ле гыйбарәләр әй­телде! Хәер, бу сүзләрдән ис­кәрмә буларак Искәндәр Хәйрул­линны (Мисбах хаҗи) бил­геләп үтәр­гә кирәк. Ярым йоклап киткән тамашачыны аның көр тавышы һәм ачынып әй­телгән сүзләре генә уяткалап алды. Аның герое мәзәкчән телле, ә халык көләргә ярата бит.


Һич югы милли үзаңның ниндидер өлешен сеңдерер өчен шушындый әсәрләр сәхнәләштерелгәндә әле өмет чаткысы юк түгел иде кебек тә бит... Безнең мил­ләт шулай җилкәнсез килеш, ис­кән җил­ләр көенә авышып торырмы икән? Спек­такльдә яңгыраган татар әсирләре җырында­гыча, Тин­чурин әсәре дә тәэсир итмәгән, “гакыйль булган татарларны” заман кайчан уятыр икән ул?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр