ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

Кояш көтә җиләк тә...

 

Быел җиләк булмас, дигән сүзләр дөрес түгел! Һава торышы начар, яңгыр чиләкләп коя, дип зарланып яткан арада, Мамадыш районының Уразбахты авылында табигать нигъмәтен җыярга керешкәннәр инде. Гөлия һәм Рәнис Юнысовлар ун көн элек үк Чаллы – Казан трассасында быелгы сату сезонын ачып җибәргән.

4-2

“Җиләк җыярга бик яратам. Июнь башында үзем генә белгән җирләрне карап кайттым. Җиләк­нең чәчәге күп иде. Күңелгә җылы керде. Һәр елны ялымны җиләк вакытына туры китереп алам. Быел да шулай дип гариза язган идем, җиләк соң пеште. Инде менә санаулы көннәрем генә калды. Эшкә чыгарга да вакыт җитеп килә. Әмма мине бу гына туктата алмый. Ялларда булса да кайтып җыячакмын”, – ди Рәнис. Хатыны Гөлиянең әле ялы бар икән. “Узган елгы кебек җиләк күп дип әйтеп булмый. Әмма урыны-урыны белән бар. Бер бар­ганда 7-8 литр каен җиләге алып кайтабыз. Без аны 1 литрлы майонез чиләгенә җыябыз да берсен 500 сумга сатабыз. Быел бәя төшереп тору юк. Аллага шөкер, шактый акча эшләп өл­гер­дек инде”, – ди Гөлия. Күпме икәнен әйтмиләр, әмма сөенеч­ләре күзләренә чыккан.

 
Узган шимбәдә Уразбахты авы­лы яныннан узарга туры килде. Халык, мәш килеп, Сабан туенда күңел ача. Әмма җиләк җыю­чы­ларны бәйрәм дә, яңгыр да туктата алмый. Юлның бер ягында Фәрит абый, икенче ягында кунакка кайт­кан Гөлфирә апа сату итә. Ике­сендә дә – каен җиләге. “Әле җир җиләге ачылып кына килә. Быел печән күп бит. Ерып йөреп булмый. Кояш төшкәләсә, җиләк күп ул. Әмма яңгыр гел явып торса, череп тә бетәргә мөмкин”, – ди Гөлфирә апа.

 

Канга сеңгән гадәт

Гомер-гомергә җиләктә беренчелекне бирмәгән Түбән Яке халкы исә әлегә ашыкмый. Яхшылап пешкәнен көтәләр. Күрше­ләргә дәгъвалары да бар. “Бөтен печәнлекне таптап бетергәннәр. Җиләклекнең рәте киткән. Алар йөрмәгән җир калмаган, Яке басуына кадәр килгәннәр”, – дип зарлана алар. Мондый хәлгә чын күңелдән борчылалар. Кем өчен­дер җиләк җыю күңел эше, та­би­гатькә чыгып ял итү булса, бу як­ларда әлеге кәсеп белән акча эшлиләр. Күпләрнең гаилә бюджеты әнә шуңа бәйле. Кукмара ягына килен булып төшкәч, ха­лык­ның җиләк мәсьәләсенә тыныч каравына хәйран калган идем. Ә миндә тиз-тиз җиләк җыю гадәте калган. Кеше бер чиләк җыйганчы, икене тутырып куябыз. Әле, җитмәсә, би­редә безнең кебек 7 литрлы түгел, нибары 3 литрлысын гына күтәреп йөри­ләр. Их, мин әйтәм, шушы тау битләренә безнең авыл хатыннарын чыгарып җибәрсәң...

Һәркемнең үз “оялыгы” бар

Узган ел Көрәнче елгасына дип аталган уйсулыкка җиләккә бардык. Казаннан дус кызым да кайткан иде. Әкрен генә тау башыннан төшеп киләбез. Чиләкләр тулган, кулда – кыр чәчәкләре. Каршыда кемдер җиләк җыеп ята. Яшькелт кием кигән, башында ак яулыгы гына күренә. Безне күр­гәч, бу кеше тәгәрәп китте. Дус кызым куркып калды. Ә мин серен беләм. Җиләкченең үз урынын күрсәтергә теләмичә, үлән арасына кереп качуы бу. Җиләклек дигәннән, авылда һәркемнең үзе генә белгән урыны бар. Бу эшне кәсеп иткәннәр үз оялыгын башкаларга күрсәтмәскә тырыша. Әллә кайларга барып чыгалар, башкалар сизмәсен дип, урау юлдан йөрүчеләр дә юк түгел.
Җиләк җыю – бер хәл. Аны сату да бар бит әле. Быел әлегә ке­шенең аз булуы, җиләкнең уры­ны-урыны белән генә пешүе аркасында, сатуда кыенлыклар юк икән. Тиз алалар, диләр. Ә менә башка елларны көндәшлек зур булганда бәя дә төшә. Бу эштә әрсезлек тә кирәк. Әнә шул сыйфатың булмаса, берәмләп җыйган эре җилә­геңне дә сата алмыйсың. Ә менә күршеңдәге апаң бөресе, чүбе белән бергә сыдырганын да сатып җибәрә. Җиләк алганда күбрәк ирләр алдана. Бераз бозыла башлаганнарын да, астын өскә китереп матурлыйлар да пакетка салып озаталар.

Авылдашларга да җыеп бирәм

Мамадыш районының Тә­кә­неш авылында яшәүче Әминә апаның үз сере бар. “Берүземә – бөтен Тәкәнеш басуы. Миннән күреп, бер-ике кеше җиләк җыя башлады. Әле менә бүген авылдашларыма җиләк җыеп алып кайтып саттым, – ди ул. – Каян җыя­сың, дип сорыйлар. Көздән утыртып калдырам, дим. Шаяру, әлбәттә, әмма бераз дөреслек тә бар. Ел әйләнәсе табигать белән гармо­ниядә яшим. Җиләкнең чә­чәк аткан вакытын күзәтәм. Бакчамда виктория җиләкләре үс­терәм, каен, җир җиләген җыям. Сату җиңел эш түгел. Машинам белән туктап сатам. Хәзер үз клиентларым бар. Аларны черегән, бозылган җиләк белән алдап булмый. Чиләккә чүп тә кертмим. Базарда начарын да сатып була ул, анда сине эзләп тапмыйлар. Кеше акчасын түләп ала икән, яхшы товар бирергә кирәк”.

4-1
Әминә апа узган ел, җиләк сатып, “Шевроле-Нива” машинасы алган. Юл йөрергә нәкъ шундые кирәк, ди ул. Быел сигезенче сыйныфта укучы улы Ренат та шактый җыеп саткан инде. “Әлегә җиләк берәм-берәм генә пешкән. Йөреп җыясы. Улым көнгә бер майонез чиләген тутыра. Көн саен 500 сум акча эшли. Иртәгә уята күр дип, кичтән йокларга ята. Инде үзенә план да әзерләп куйган”, – ди Әминә апа Ганиева.

 
Җәен җиләк җыюдан тыш, табигать нигъмәтләрен кышка да әзер­ли ул. “Мамадыш ярминкә­сен­дә ни генә сатмыйбыз. Каен, имән, юкә себеркеләре дә әзер­либез. Әле беркөнне генә имән­некен бәйләп куйдым. Кыш көне аларны да сорыйлар. Катырган җи­ләк, кайнатмалар, тозланган кыяр, помидорлар яхшы үтә. Иван-чәй үләнен киптереп куйдык инде. Аны халык бик сорый. Ирем Азат та гел шуны эчә. Хәтта кычыткан да сатабыз. Бер барганда унар мең сум акча эшләгән чаклар була”, – ди ул.

Пешмәсә – пешерерләр, үсмәсә – үстерерләр

Татарстанга гына түгел, Рос­сиягә билгеле булган Сайкичү базарында җиләк кенә түгел, табигать биргән бөтен нигъмәт сатыла. Мәтрүшкә, бөтнек, гөмбә, себерке – берсе дә калмый. Алабута гына сатмыйлар монда. “Әнә шул кәсеп­челек сыйфаты балаларга да күчә. Урамда туп тибеп, аптырап йөрү­чене күрмәссең. Акчаны эшләргә дә, аның кадерен белер­гә дә өй­рә­нәләр. Ялкаурак кеше­ләрне без­нең якка кияүгә бирәсе, шул яктан кыз алдырасы икән. Безнең як кызлары ирләрен дә җиләк җыяр­га өйрәтеп бетерде хәзер. Менә шу­ңа да, үссәм – чәчәк аттырырлар, атсам – җиләк төшер­терләр, пеш­сә – сатып бетерерләр дип, бы­ел җиләк тә куркып утыра шикелле”, – ди Миннекамал Гасыймова.
***
Казан базарларында да каен җиләге күренә башлады. Аны Мари Иленнән алып киләләр икән. “Бездә җиләк җитәрлек. Җыюын да тиз җыябыз. Кичтән җыйгач, иртәнгә бераз каралып китә. Шуңа бәяне төшергәләгән чаклар була”, – ди Чехов базарында сатучы Наташа. Пионерлар урамында бакча җиләге саталар. Бәясе очсыз түгел. Бер литры өчен 300-350 сум сорыйлар.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 99, 07.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр