ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

“Үстердем, саклап кала алмадым...”

 

Кичә Казанның Идел буе районы суды Александр Ижмуковны 2 сентябрьгә кадәр кулга алу турында карар чыгарды. 2 июль төнендә Зәй районында куркыныч авариягә очраган “Самара – Ижау” автобусы белән ул идарә иткән була. Ижмуков үзе әйтүенчә, ул юлчыларны уттан чыгару өчен  барысын да эшләгән. Йөртүче берничә көн хастаханәдә ятып чыкты, хәзер аны тикшерү  изоляторында тотачаклар. 

5-1
14 кешенең үлеменә китергән авария сәбәпләрен тикшерү эше дәвам итә. ЮХИДИ вәкилләре исә үз фаразларын атна башында ук җит­керде. Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының ЮХИДИ Баш ида­рәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Добряков әйтүенчә, һәла­кәт вакытында автобусның тизлеге сәга­тенә 70 чакрым урынына 87не тәшкил иткән. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүче рульгә арыган килеш утырган дип фаразлый. Авария вакытында автобус белән идарә иткән йөртүче рульгә Тольяттида ук утырган – монысы шаһитлар сүзе.


Кичә Чаллыда бу һәлакәттә гомерләре өзелгән ирле-хатынлы Нина һәм Сергей Подгорныйларны җирләделәр. Ике көн элек Зәй районының Сәвәләй авылында Мария Галимованы җир куенына салдылар. Самара медицина университетын тәмамлап, диплом алып, өенә кайтуы була аның. Әнисе Регина ханым бу көннәрдә күргәннәре турында телефон аша “ВТ” хәбәрчесенә сөйләде.

17-2
– Марияне 20 яшемдә таптым. Тик әтисе белән яшәп китә алмадык. Яшьлек хатасыдыр инде, ялгыштык. Юлларыбыз аерылды. Кызыбызга биш яшь чагында мин Раушанга кияүгә чыктым. Мария дә аны бик яратты. Раушан кызы буласым килә, ул минем әтием булсын, ди торган иде. Ә мин аңа чын әтисенең Александр икәнен кабатлап тордым. Кызыбыз үзе сайлады. Аннары Раушан баланы үз исеменә яздыртты. Еш аралашмасак та, үз әтисен дә онытырга ирек бир­мә­дем, – дип сөйли Регина ханым. – Яшьли тапкач, кызым белән дуслар кебек идек. Кибеткә кием сайларга барабыз: сатучылар, апаң белән дә киңәшләш, дип миңа төртеп күр­сәтә. Мария – акыллы бала, мине за­манадан калышмаска өйрәтә иде. Хәзер шулай итәләр, болай итә­ләр, дип киңәшен бирә иде.


Мария кечкенә чагында Зәй­дәге татар гимназиясендә белем ала, андагы “Мирас” ансамбленә дә йөри. Татарча җырларга, биергә ярата. Самарада бергә укыган Нурлат кызына да болай дип кабатлый: “Әйдә әле, рәхәт­ләнеп татарча җырлыйк, биик. Өйрәтик әле бу самараларны татарчага”. Самарага аны табиб булу хыялы алып килә.
Ординатурада укып, анесте­зио­лог-реаниматолог булырга тели. Бу юлы Зәйгә кайткач, мәтрүш­кәгә барырга җыена. “Эшкә мәт­рүшкәле чәй алып барырмын, – дип хыяллана. – Әнием, өзелеп Сә­вәләйне һәм Казанны сагындым. Кайткач, бер­гәләп Казанга барырбыз әле, яме”. Казанга баралар алар, тик аерым-аерым. Башта Ма­риянең мәетен алып китәләр, аннары аны танырга дип әти-әнисе килә.

Үлем һәрчак үкенечле

Әти-әнисе Мария янына еш кына үзләре барып йөри. Каникул вакытларында исә барып алып кайталар. Регина ханым кызының автобуста йөрүен бик үк өнәп бетерми. “Мин аңа гел Чаллы автобусына утырырга куштым. Алар кумый да, тыныч йөртә. Ижаулар чаба. Бер­вакыт шушы рейс белән кайтканда ватылганнар. Юлда бик озак торганнар, аннары икенче авто­бус­ка күчеп утырганнар. Ул вакытта бик борчылдым, башка боларга утырма, дидем. Бу юлы әтисе барып алырга җыенган иде. Тик ир­тәгәсен командировкага китәсе булгач, юлга чыкмады. Барып кына аласы булган да бит, – дип елый кызның әнисе. – Хәзер үкенәбез, тик ниш­ләмәк кирәк?! Фаҗига буласы көнне күңелемә ник бер начар уй килсен? Бәйрәм көн, шатланып Марияне көттек. Кызым автобуска утыруга миңа хәбәр җибәреп торды, берничә мәртәбә телефоннан сөйләштек. Өйгә кайтырга бик ашкынды”. Мариядән соңгы хәбәр Якты Күл авылы яныннан килә. Зәйгә нибары 10 чакрым ара калган була.

Ике көн эзләдек

Әти-әнисе кызларын каршы алырга дип шәһәр башына чыга. Марияне машинада көтәләр. “Бервакыт олы юлда зур ут күренде. Төнлә машиналар күп түгел, нидер булганын сизеп алдык. Тизрәк шун­да чаптык. Янган автобусны күргәч тә, кызымны исәндер дип өмет­ләндем. Табиблыкка укыгач, ке­шеләргә ярдәм итәдер, соңын­нан чыгар дип тә уйладым. Әмма ул чыкмады, – ди Регина ханым. – Күңелем баламның инде булмаганына ышанмады. Аптырагач, юл читендәге кырдан, агачлар арасыннан эзли башладык. Кычыткан арасында ятучы бер хатынны күреп алдым. Аны “Ашыгыч ярдәм“  машинасына утыртып җибәрдек. Автобустан исән чыккан бер хатын исә Мариянең башына нидер тө­шүен, аннары кызымның аңын югалтып егылуын әйтте. Автобус янында кычкырып елап тордым. Күз алдына китерәсезме: кеше белән тулган автобус яна һәм аларга берничек тә ярдәм итеп булмый. Акылдан шашарлык хәл!” Мария­нең әтисе кызын коткарырга дип ут эченә кермәкче була. Әмма ав­тобус­ка якын да килеп булмый. Алар әле тагын ике көн буе кызларын эзли. Автобустан чыгып өл­гергәндер, бәлки, кайдадыр яраланган килеш ятадыр дип өмет­ләнәләр.

Башка берәү белән дә сөйләшмәм дигән идем

Ә бу вакытта аларны Казанда Мариянең мәете көтә. “ДНК анализларын алгач, безгә һәлак булган кешеләрнең фотоларын күр­сәтә башладылар. Мәетләрне карамагыз, йөрәгегезгә авыр булачак, диләр. Ә мин икесен дә карадым. Фотосын күрүгә үк бәбекәем­не таныдым. Ана күңеле беркайчан да ялгышмый ул. Бала тудыру йортында да, кечкенәсен тапкач, бутап китергәннәр иде. Кулыма алуга ук аңлап алдым, тавыш чыгардым, – дип сөйли Регина ханым. – Бу көннәрдә акылдан язам дип торам. Әмма тынычланырга кирәк иде. Президентыбыз түзгән кайгыга мин түзәргә тиеш. Сабыр итәргә тырыштым. Тик буламы соң? Җитмәсә, журналистлар башымны әйләндерә. Һаман саен бер сорау бирәләр, нәрсәдер төпченәләр. Баш­ка берәү белән дә сөйләшмәм дигән идем инде. Татарча эндәшүе­гез, хәлемне аңлап сөй­ләшүегез күңелемне тынычландырды. Ни генә язмыйлар кызым турында?! Әллә ниләр бутап бе­терделәр”.

 
Шөкер, Галимовлар гаиләсен ялгыз калдырмыйлар. Туганнар да, танышлар да, таныш булмаганнар да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. “Район хастаха­нәсе­нең баш табибы Рим Әмиров көн-төн шалтыратты, җылы сүзен, ярдәмен кызганмады. Бергә эш­лә­гән хез­мәттәшләрем дә хәлемне белешеп тордылар. Район башлыгы Разиф Кәримовның да ярдәмен тойдык. Район социаль яклау бү­леге җитәк­чесе Эльмира Хуҗи­нага, Респуб­ликаның суд-меди­цина экспертизасы хезмәткә­рләренә, ярдәм күр­сәткән психо­лог­лар Ольга белән Индирага рәх­мәт. Барысы­ның да кайгыбызны уртаклашасы килә. Җирләү чыгымнарын күтә­р­деләр, 100 кешелек өстәл әзер­ләделәр. Кызым бе­лән хушлашырга хәтта чит төбәк­ләрдән дә ки­лүчеләр булды, – ди Регина ханым. – Зәй халкына рәхмәтем чиксез. Сәвәләйлеләр алдында баш иям. Без андагы йортыбызны сатып, Зәйгә күчкән идек. Балам үлгәч, элеккеге йортыбызга туктала алырбызмы, дип тә борчылдым. Кайтуыбызга йор­тның бүген­ге хуҗалары, алдан берни сөй­ләшмәгән килеш, капканы ачып көтеп торалар иде. Шуңа да күңел булды. Мең рәхмәт аларга! Без юлга чыкканда Зәйдә коеп яңгыр явып калды, Сәвәләйгә кайтып туктагач, ялтырап кояш чыкты. “Мария монда кайтканына сөенде, диделәр. Ул бит шунда үскән бала!”

Рәхмәт сиңа...

Мариянең үз әтисе Александр Түбән Новгородта яши икән. Фа­җига турында аңа да җиткерәләр. Регина Михайловнаның телефон номерын бирәләр. “Марияне озатырга кайтыйм әле, дип шалтыратты. Мин телефонны Раушанга бирдем. Ә ул шулкадәр мәрхәмәтле, акыллы кеше, каршы килмәде, әлбәттә. Александр, кайткач, Раушанга үз кызын кадерләп үстер­гәне өчен рәхмәт әйтте. Раушан исә, үстерүен үстердем, тик саклап кала алмадым, диде. Икәүләп кочак­лашып еладылар“, – дип күз яшен түгә Регина ханым.

 
Җомга аларны фаҗигадә һәлак булганнарның якыннарына тиешле бер миллион сум акчаны рәс­миләштерергә чакырганнар. “Баламны бернинди акча белән дә алыштырып булмый. Бу хәлләрне күрәчәк, язмыштыр дип уйлыйм. Гомерең бетсә, бернишләп тә булмый. Интернетта минем сеңлем исеменнән Мариянең якыннарына дип акча җыючылар барлыкка килгән. Безгә бик уңайсыз. Без бер тиен акча да җыймыйбыз. Зинһар, кешеләр алданмасын! – ди ул. – Булганнарга күңелебез ышанмый. Кызыбыз еракта укый, эшли дип яшәрбез инде. Сагынуыма чик-чама юк. Йөрәгемнең әрнүен үзем генә беләм. Әле бит быел мәктәпне тәмамлаган Лилиябез бар. Аңа да бик авыр. Бу кайгыны барыбызга да бергә күтәрергә туры киләчәк”.

 

Зәй һәлакәте турында башка язмалар:

 

Зәй фаҗигасе: кем гаепле?


Теләсә кем юлга чыкмасын

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 100, 07.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112