ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Ашыгып килгән урак

 

Бөртеклеләрнең өчтән бер өлеше җыеп алынган. Гектардан уртача 31,3 центнер ашлык чыгуын исәпкә алганда, быел игенчеләребезнең 5 миллион тонна ашлык алу турындагы хыялының тормышка ашуы зур сорау астында кала. Һәрхәлдә, күңелдә өмет очкыннары саклана әле.

1-1

Хыял дигәннән, 5 миллион тонна ашлык җыеп алу өчен, көздән чәчелгәннәренең генә түгел, ә сабан культураларының да уңышы югары булу кирәк шул. Быел исә күп хуҗалыкларда сабан культуралары корылык­тан шактый зыян күрде. Язның атна-ун көнгә соңга калып ки­лүе, аннан соң һава торышының сүрән торып, игеннәр тер­нәк­ләнеп китәр чорда озак ва­кыт­лар яңгыр яумавы да булачак уңышка зыян салмый кал­ма­гандыр. Белгечләр әйтүенчә, туф­ракның өске өлешендәге дым катламы быел узган ел бе­лән чагыштырганда ике тап­кыр кимрәк.

 
Шулай булуга да карамастан, республиканың байтак райо­н­нарында елына күрә ярыйсы гына уңыш өлгерде. Аеруча, яхшы сортлы көзге бодай һәм арыш кырларында. Технология таләпләрен төгәл үтәп, ва­кы­тында ашлаган, яфрактан тук­ландырган, корткычларга кар­шы көрәш чаралары кул­ланган хуҗалыклар гекта­рын­нан 40-45 центнерга кадәр уңыш ала.


Андыйлар арасында иң бе­ренче булып Зәй, Сарман, Тукай, Актаныш, Азнакай район­нарын атыйсы килә. Соңгы бер­ничә ел эчендә әлеге район хуҗа­лык­ларында игенчелектә генә тү­гел, терлекчелек һәм авыл ху­җа­лыгының башка тар­мак­ла­рын­да сизелерлек уңай үзгә­реш­­­ләр бар. Сер түгел, алга­рыш­ның башында “Агро­көч-Төр­кем” холдинг компа­ниясе тора. 300 мең гектар сөрү җи­ренә җаваплылыкны үз өсте­нә алган инвестор тара­фыннан әле­ге район хуҗа­лыкларына күр­сә­телгән ярдәмне санап бетерер­лек тә түгел. Сидераль культуралар чәчеп, пар җирләренең уңдырыш­лылы­гын күтәрү, яңадан-яңа сортлар куллану, игенчелектә тиешле технология таләпләрен төгәл үтәү һәм фәндә булган яңалыкларны үзлә­рен­дә файдалану – уңай нәтиҗә­ләр­нең нигезендә шулар ята. Тагын шунысын да әйтми кала алмыйм: “Агрокөч–Төркем” хуҗа­лык­лары “Чаллы – Бройлер” кошчылык комбинаты һәм терлекчелек комплексларыннан ел саен кырларга 800 мең тоннадан артык органик ашлама чыгара. Нәтиҗәсе күз алдында: явым-төшем күләме буенча республиканың күп районнарыннан калышучы кырларда быел һәр гектардан 42-45 центнер уңыш алына.


Язның берничә атнага соң­га­рып, ә урып-җыю эшләренең атна-ун көнгә иртәрәк башлануы төньяк районнарга ничек тәэсир итте? Урып-җыюның башлангыч нәти­җә­ләреннән күренгәнчә, Әтнә, Балтач, Арча, Саба, Кукмара, Биектау һәм башка кайбер районнарда эшләр оешкан төстә башланып китте. Әмма урак эшләренең яртысын тәмамлап килүче Нурлат, Әл­ки, Зәй, Тәтеш, Чистай, Сарман, Буа районнарын куып тотар өчен, шактый тырышасы бар әле. Ав­густның беренче декадасына урып-җыю эшләренең биштән берен дә башкарып чыга алмаган Бөгелмә (13 процент), Менделеевск (18 процент), Алабуга (19 процент) һәм кайбер башка район хуҗалыклары яңгырлар башланса ни эшләр?


Мөстәкыйль эшләүче хуҗалык­лар арасында, бернинди кыенлык­ларга карамый, ел саен югары уңыш алучылар бар. Күп нәрсә хуҗалыкларның үзеннән дә тора. Алексеевск районы “Родина”, Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗа­лык­ларында быел гектарыннан 40 центнердан артык уңыш җыеп алынганда, ни өчен янәшәдә генә әлеге күрсәткеч табигать шартлары уңай килгәндә дә гектарыннан 18-20 центнердан артмый? Андый хуҗалык җитәкчеләренә озак еллар дәвамында җирне азаплаганчы, йөгәнне булдыклыраклар кулына калдыру дөресрәк булыр иде.


Хәер, бу кадәресе төрле юллар белән хуҗалык байлыгына хуҗа булып алганнарга гына түгел, инвесторларга да кагыла. Дәүләт биргәнне генә “йотып”, көч-хәл белән очын-очка ялгап барган, күр­сәткечләре елдан-ел түбән тәгәрәгән хуҗалык җитәкче­ләрен­нән вакытында котылу киләчәккә юл да ача бит әле.


Югыйсә, уңдырышлы җирләр­не тиешенчә файдалану, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен һәр хуҗалыкның мөмкинлеге бар. Кайвакыт, гаҗәпләнеп тә каласың – хуҗалыгы да әллә ни зур түгел. Ә ел саен яңа техника алына, техно­ло­гияләр кертелә. Эшләүчеләр – эшләгән булып, эш бирүче – тү­ләгән булып та кыланмый. Айга ике тапкыр, уч тутырып, хезмәт хакы алалар, хуҗалык исәбенә ял йортларына барып, сәламәт­лекләрен ныгыталар. Үзем булган Балтач, Арча, Кукмара, Апас рай­онна­рының шундый хуҗа­лык­ларында кадр­лар белән дә проблемалар аз, авыл бетә дип зарланучы да юк.


Шәхси хуҗалыктан башлап, крестьян-фермермы ул, гаилә фермасы яки эре инвестор хуҗалы­гымы, үз хуҗалыгының керем-чыгымнарын алдан планлаштырырга омтыла. Ә инде ел дәва­мында сөт һәм ашлык бәяләре ике тапкыр кимесә, хуҗалыгыңда нинди алга китеш булсын? Бел­гечләр исәпләвенчә, Татарстан хуҗалык­лары быел сөттән генә дә 3 миллиард сум акча югалткан. Ашлыктан, иттән, яшелчәдән тиешле табыш керсә, хуҗалыкларга ника­дәрле яңа техника алып булыр иде. Һәрхәлдә, бүгенге кебек бер комбайнга 600-700 гектардан артык туры килмәс иде.


Хәер, игенчеләребез кыенлык­ларны җиңәргә өйрәнгән инде. Игенчелектә тиешле технология­ләрне төгәл үтәгән хуҗалыклар корылыкка да әллә ни бирешми. Моның шулай икәнлегенә Апас районы “Зөя” агрофирмасы кырларында йөргәндә, тагын бер кат ышандым. Баш агрономы Рифат Рәх­мә­туллин әйтенчә, дәвамлы кызу көн­нәр урып-җыюны гадәттәге еллардан атна-ун көнгә алданрак башларга мәҗбүр иткән. Кырларда бүген утыздан артык комбайн эшләсә дә, бер техникага 700 гектар туры килә икән. Искергән комбайннарның ватылып торуын да искә алганда,  күбрәк тә чыга. Шуңа күрә урып-җыю эшләрен тәүлек дәвамында алып барырга туры килә.


Хуҗалык җитәкчесе Мансур Хәсәнов сүзләренә караганда, кемнең нинди техникада эшләвенә карап, матди кызыксындыру чаралары каралган. “Нью-Холланд” комбайнында эшләүче Рамазан Гашигуллин, без хуҗалыкта булган көнне 76,4 тонна ашлык суктырып, килешүдә каралган кызыксындыру чаралары нигезендә көнлек хезмәт хакына өстәмә рәвештә 6 мең   сум акча эшләгән. Хуҗалык­ның дистәдән артык комбайнчысы эш нәтиҗәләре буенча акчалата өстәмәгә лаек булган. Ә узган елда 100 мең сум акчалата премия алган “Клаас Лексион” комбайнында эшләүче Ленар Шәрипов һәм Ринат Ибәтуллинга “2018 елның иң алдынгы экипажы” исеме бирелде.


– Андыйлар тагын да булачак әле. Һәр мең тонна ашлыкка өстәмә рәвештә 5 мең сум премия бирелә, – ди Марат Мансур улы.


 Апас районы кырларында техника гөрелтесен генә түгел, җыр тавышларын да ишетергә мөмкин икән. Район һәвәскәрләренең “Замандаш” агитбригадасы бары тик “Зөя” хуҗалыкларында гына да егермедән артык концерт куярга өлгергән. Шунда ук хезмәт ал­дынгыларының да исемнәре яңгырый. Мондый концертлардан соң, икеләтә дәрт белән эшлибез, – ди кыр батырлары.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 113, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр