ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

//

Акча югалмасын өчен нишлисез?

 

Кичә АКШ долларының бәясе 66 сумнан артып китте. Америка валютасының быел моның кадәр күтәрелгәне юк иде. Белгечләр бу хәлне АКШ тарафыннан Россиягә карата яңа санкцияләр кер­телү ихтималы белән бәйлиләр. Андый куркыныч зур ком­па­нияләргә дә йогынты ясый. Әйтик, Мәскәү биржасында “Аэро­флот”ның акцияләре – 8, ВТБныкы – 6, Саклык банкыныкы исә 5,5 процентка очсызланды. Ә сез, акчагызны югалтмас өчен, нинди чаралар күрәсез?

3-1

Нәбирә Гыйматдинова, Татарстанның халык язучысы:

 
– Язучының төп байлыгы – китап. Ул доллар белән дә, сум белән дә бәяләнми. Аңа бәяне халык бирә, ул язучыны йә күтәрә, йә түбән төшерә. Ә инде доллар сикерүенең гади кешегә бернинди куркынычы юк дип санаcак та, аның бөтен авырлыгы халыкка төшәчәк. Чөнки доллар кыйммәт­ләнү аркасында, бәяләр сике­рәчәк. Шәхсән үземә килгәндә, саклый торган кыйммәтле кәгазь­ләрем юк, шуның өчен мин бик борчылмыйм.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы Гаилә мәчете имам-хатыйбы:


– Муллаларның акчасы күп түгел. Гаиләбез зур, дүрт бала үстерәбез. Булган акча ашау-эчүгә, түләүләргә, башка кирәк-яракларга тотылып бетеп бара. Тиздән ба­лаларның мәктәпкә барыр вакыты җитә, шуңа күрә өс-башларын яңартырга, букча, дәфтәр, каләм алырга кирәк. Акчаны кая саклыйк икән, дип аптырамыйбыз. Алдан ук барысы да планлаштырылган, юрганыңа карап аягыңны сузасың.


Рөстәм Сәрвәров, “Аксу” компаниясе җитәкчесе:


– Акчаны тик яткырырга ярамый, ул сандыкта сакласаң да кими. Шуңа күрә акчаң бар икән, аны эшкә җигәргә кирәк. Безнең акча иҗат өлкәсенә кереп китә, кайчак керемгә караганда чыгымы күб­рәк була. Кайчак өметсез кебек тоелганы табышлыга әйләнә. Әйтик менә күптән түгел бер проект белән тендерда оттык. Суммасы бик аз, проекты кызыклы. Мондый проектны юкка чыгарасы килми, шуңа күрә, чыгымнарын үзебезгә күтәрергә кирәк булачагын белә торып, эшкә керешәбез.

Гөлҗиһан Хаҗипова, Әлки районы, Иске Чаллы авылы хезмәт ветераны:


– Гомерем буе китапханәче булып, аз хезмәт хакы алып яшәргә туры килде. Хәер, шөкер иткәч, барысына да җитә. Ирем белән икебезгә уч тутырып, пенсия акчасы алабыз. Долларның ни икән­леген авылда бик сирәк кеше белә. Әмма бәяләр күтә­релүдә аның роле зур икәнлеген аңлыйбыз. Акчаны җыйган юк анысы. Бар булганы балаларга, оныкларга ярдәмгә китеп бара. Шуңа шатланып яшибез.

Чулпан Гарипова, тамада:


– Акча турында уйлаган да юк. Бөтен тапканны куллана барабыз, банкларда саклап тотмыйбыз. Аз-азлап җыя барсак та, ул шунда ук тотыла, әйбер алып куясың. Долларларга күчерерлек акчалар тү­гел ул. Бәяләр күтәрелер инде ул, НДС та. Бәя күтәрелгән һәр нәрсәгә саклык чарасы күреп булмый.

Рөстәм Әхмәтшин, Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табибы:


– Безнең керемнәр бик югары димәс идем. Шуңа күрә акчаны кайда, ничек саклыйк икән, дигән сорау башны авырттырмый, кү­ңел­не борчымый. Акча мәсьә­лә­сендә күп сөйләшәсе дә килми. Долларның кыйммәтләнүен, ниндидер үзгәрешләрне сизмәдек әле, тормыш элеккечә дәвам итә.

Фарсель Зыятдинов, икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы:


– Долларның күтәрелүе алдан фаразлана иде, тагын да артырга мөмкин әле. Бу дәвам итәчәк, чөнки сумның бәясе төшә бит. Доллар гына түгел, еврога карата да шулай. Халыкара банк белән килешеп тәртипкә китер­мәсәләр, сумны кассадамы, оектамы сак­лауның зыян саласы котылгысыз. Мисал өчен, кассада 100 мең сум акчаң бар, ди. Бер көн эчендә генә дә доллар 4 сумга артты. 4 мең сум акчаңны югал­ттың  дигән сүз бу. Нишли­сең, чынбарлык шушы, моннан котылу өчен чарасын күрергә кирәк. Еврога алыштырырга була. Иң яхшысы – күчемсез милек рәс­миләштерү. Әйтик, бакчалар, йорт­лар, җир кишәрлеге. Күчем­сез милек андый югалтуларга китерми. Югалту булган очракта да, бик аз гына.

Резеда Хәлимова, өч бала анасы:


– Акчаны аз-азлап кассада җыеп барабыз. Тапкан акчаны барысын да тотып бетерергә ки­рәк­ми, дип өйрәттеләр безне. Җыел­ган акчаны зуррак чыгымнарга тотабыз – җи­һаз яңартырга, балалар­ның ялларына. Ә өйдә акчаны болай гына җыйнап барып булмый. Әзрәк кысылмыйча гына акча да җыелмый. Болай ул кадәр долларга әйлән­де­рерлек акчабыз бар дип уйламыйм. Аның бит рәтен дә белергә кирәк. Күзәтеп тә барырга, икътисадтагы хәлгә бәя бирергә дә өй­рә­нергә кирәк булачак. Балалар белән андый ук эшләргә баш җитми әле, аннан кызыксынмыйбыз да. Дол­лар­ның уйнавы да хәерлегә микән? Бәя дә артыр микән? Элек әниләр­нең заманында бер машиналык, ту­ган­нарның бер йорт салырлык акчалары янды, банкларга да ышаныч юк. Ә безнең тупланган акча да шунда ук тотылып бетә. Шулай да “запас” акча барлыгы өмет уята.


(Бу хакта тулырак биредән укый аласыз)

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 113, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр