ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

“Алар сөйли, без эшлибез”

 

Татарстанда нефть тагын ничә елга җитә? “Нефть саммиты – 2017”дә әнә шул сорауга җавап эзләп йөргән журналистларга беренче карашка гап-гади булып тоелган таштан тамчы-тамчы “кара алтын” сыгып күрсәттеләр. Бүген нефтьчеләрнең кесәсендә – эшне тагын да тизләтүче заманча смартфон, тәгәрмәчендә – датчик, ә 2021 елда скважиналарның цифрлы “игезәге” пәйда булачак. Нефть дөньясындагы яңалыкларны “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә күреп кайтты.

1-1

Бу атнада Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә республика нефтьчеләренең “каймагы” җыел­ды. Биредә “Нефть саммиты – 2017” узды. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, илнең энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов та катнашты. Эшкә тотынганчы, дә­рәҗәле кунакларга Бөгелмә районында нефтьчеләр өчен со­циаль ипотека программасы буен­ча төзелүче шәхси торак йортларны күрсәттеләр. “Тат­нефть” программасы кысасында Карабашта шундый 40 йорт сафка басар дип көтелә. Аларның 17­сендә  “өй  туйлары”  үткәр­гән­нәр дә инде, калганнары көзгә әзер  булачак. “Татнефть” эшче­ләр­не түбәле итеп кенә калмыйча, йорт бәясенең яртысын түләргә дә булыша. Нефтьчеләргә кызы­гып та куярсың!
Татарстан Президенты сүзлә­ренә караганда, елның беренче яртысында республикада 17,7 мил­лион тонна нефть чыгар­ганнар. Барлык “кара алтын”ның 14,3 миллион тоннасы “Тат­нефть”кә туры килә. Компаниядә үсеш 3,4 процент тәшкил иткән. “Быелгы саммитның үзенчәлеге – IT-юнәлешләргә өстенлек би­рүендә, – диде Рөстәм Миңнеха­нов. – Цифрлаштыру зур адымнар белән сәнәгатьнең барлык тар­макларына да үтеп керә. Моннан 10-15 ел элек кенә бүген күргәзмәдә тәкъдим ител­гән яңалыклар турында хыялланмый да идек”. Дөрестән дә, “Цифр­лы икътисад” федераль программасы “Татнефть” өчен яңа­лык түгел. Моны күргәзмәдә дә­лилләп тә күрсәттеләр.

 
Әйтик, 2021 елга кадәр ком­паниядә барлык скважиналарны да цифрлаштырып бетерергә җыеналар. Моның өчен былтыр махсус модельләштерү үзәге төзегәннәр. “Бу – нефть чыга торган урыннарның цифрлы “иге­зәге” булачак. Ул скважинаның эш вакытын тагын да камил­ләш­терергә ярдәм итәчәк. Барысын да күреп торачакбыз”, – диде “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары Рөстәм Хә­лимов. Хәзер республикадагы нефть чыга торган ике урында мондый тәҗрибә кулланыла да инде.

“Акыллы шин” сатачаклар

“Цифрлы акыл”ның ни икәнен тимер җайланмалар гына түгел, гади эшчеләр дә белә. Күргәзмәдә Президентны көткәндә, ак якалы җитәкчеләр арасында әфлисун төсендәге каска кигән эшче шунда ук күзгә ташланды. Дулкынлануы йөзенә чыккан: әле бер якка, әле икенче якка узып китә. Бак­саң, ул да республика башлыгын көтә икән. Рөстәм Миңнеханов килеп җиткәч, нефтьче аңа үзе­нең ярдәмчесе – заманча смартфон турында сөйләде. Әлеге җиһазга скважина турындагы бөтен мәгълүмат тупланган. Өс­тә­венә, мастерга һәр эшче янына барып, эш аңлатасы да юк. Җиһаз аша гына хәбәрләшеп торалар. Заманча смартфон аша документлар җибәреп тә була. Нә­тиҗәдә карар кабул итүгә киткән вакыт 10 тапкыр диярлек кими, диделәр Президентка. Нефть­челәр пилотсыз очу җайлан­малары да сатып алган. Кеше барып җитә алмаган урынга “канатлы кош”ны гына очырталар.

 
“Татнефть-Нефтехим” идарә компаниясе директоры Әнвәр Вахитов исә кунакларны энәгә охшаган таякчык күрсәтеп шаккатырды. Бу – автомобиль шинына куела торган махсус микрочип икән. Аның нигә кирәк икәнен дә аңлаттылар. Микрочип шин турындагы бөтен мәгъ­лүматны яздырып бара: ул кайсы заводта чыккан, кайда һәм күпме кулланылышта булган. Дөнья күләмендә танылган “Мишлен”, “Континенталь” кебек шин җитештерүчеләр бу эшкә күптән тотынган инде. Әнвәр Вахитов моның замана шаукымы гына түгел икәнен дә искәртте. 2020 елдан илдә җитештерелүче барлык автомобильләргә дә “кара тартма” урнаштыра башлау күздә тотыла. Шуңа күрә чиплы шин яңа “тимер ат”ларның аерылгысыз өлешенә әйләнәчәк!  Әлеге яңалык бәягә әллә ни тәэсир итмәячәк, дип тә ышандырырга тырыштылар. “Тик махсус программадан башка мондый “акыллы” тәгәрмәч – уенчык кына”, – ди Әнвәр Вахитов. Ул чиптан мәгълүматны укый торган смартфон күрсәтте. Тәгәрмәч белән элемтәдә тору өчен, транспорт хуҗасына анысын да сатып алырга туры киләчәк. Кыскасы, нефть чыгару елдан-ел фәнни һәм акыл көче таләп итә торган тармакка әверелеп бара.

Арттырырга ярамый киметергә

Саммит кырында күтәрелгән тагын бер мәсьәлә нефть экспортлаучы илләр оешмасының (ОПЕК) нефть чыгаруны чикләүгә бәйле килешүенә кагыла. Билгеле булганча, аны киләсе елның мартына кадәр озайттылар. Нефтьчеләрнең кәефен кыра торган яңалык, әлбәттә. “Ел башында базарда катлаулы икътисадый хәл күзәтелүгә дә карамас­тан, компания “Стратегия – 2025” кысасында үсешен дәвам иттерде”, – диде “Татнефть” генераль директоры Наил Мәганов. Шул ук вакытта нефть чыгаруны чикләү буенча үзебезгә алган бурычны үтибез, дип тә өстәде. ОПЕК илләре килешүе нигезендә быел ил күләмендә нефть чыгаруны чикләү тәүлегенә 320 мең баррель тәшкил итәчәк дип фаразлана. Шуның 5,3 проценты “Татнефть”кә туры килә. Быел компания нефть чыгаруны 500 мең тоннага киметергә тиеш булачак. “Әлеге чикләүләр вакытлыча гына булыр дип өмет­ләнәбез”, – дип тә әйтте Татар­станның баш нефтьчесе.


Федераль министр урынбасары бу хакта артык сүз куертып тормады. Рөстәм Миңнеханов республикадан җыелган 700 миллиард сум салымның 300 мил­лиард сумы нәкъ менә нефть­челәргә туры килүен искәртте. “Россия һәм ОПЕК илләренең “кара алтын” бәясенә төзәтмәләр кертергә тырышуына да ка­рамас­тан, алар үсәр дип артык өметләнәсе юк”, – диде ул. Мондый шартларда нәтиҗәлелекне арттыруның башка ысулларын эзләргә кирәк. Димәк, заманча технологияләр дип тырышуыбыз юкка түгел! Нефтьчеләр ТАНЕКО­ның өченче чиратын төзү турында уйлана башлаган. “Ил һәм рес­публика җитәкчелеге безне үзебезнең продукцияне эшкәр­тү­не киңрәк җәелдерүебезне тели. Бу мәсьәләдә фикерләр бар инде. ТАНЕКОның өченче чиратын төзи башлауга бәйле сорау ел ахырында ук күтәрелергә мөмкин”, – диде Наил Мәганов. Кем әйтмешли, башланган эш – беткән эш.


“Нефть саммиты” – тармак вәкилләре өчен тәҗрибә алмашу һәм без файдалана торган яңа технологияләрне күрү өчен яхшы мөмкинлек, – диде Рөстәм Миң­неханов. – Бөтенесе цифрлаштыру һәм цифрлы техноло­гияләр турында сөйли, ә без бу турыда сөйләшеп кенә калмыйча, аның киләчәгебез икәнен беләбез. Саммит – федераль коллегаларыбыз белән элемтә урнаштыру өчен дә бик яхшы мәй­данчык. Аларга теләкләре­безне җиткерергә әй­бәт мөмкинлек бу”. Ә Татарстанда нефть тар­магының килә­чәге ышанычлы. Бу хакта Президент Яшь геологларның III ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында да әйтте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 103, 14.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр