ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Көчле әдипне бикләп тотып булмый

 

Ул үзен татар илчесе, рух мәчетен коручы дип саный. Гамәлләренең күзгә күренеп торган өлешен генә бәяләсәң дә, моның чын мәгънәсендә шулай икәнлегенә инанасың. Күптән түгел КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова, ире, тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хәбетдинов белән Венгриядә булып кайтты. Бу сәфәрдә алар Аяз Гыйләҗев иҗатының көченә, татар әсәренең Европада имидж һәм бизнес-проектка әверелүенә шаһит булганнар. Әңгәмәдә сүз үзебезне шикле әсәрләр белән “танытуның” зыяны турында да барды.

18-1
– Миләүшә ханым, Аяз Гый­ләҗевнең “Йәгез, бер дога!” әсәре Венгриядә алтынчы мәртәбә презентацияләнде. Ни өчен алтынчысында гына катнашырга булдыгыз?


– Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” романын мадьярлар өч ай эчендә тәрҗемә итеп, февраль аенда ук бастырып чыгарганнар иде. Аяз абыйның гаи­ләсе дә, мин дә, беренче чарага ук чакырулы булсак та, бара алмадык. Дөресен әйткәндә, без әзер түгел, чакыруны да елмаеп, сүздә кала торган, тормышка ашмас гамәл дип кабул иттек. Ник ди­гәндә, үзебездә әлеге роман рус теленә ел дәвамында тәр­җемә ителде. Шул рәвешле Аяз абый белән бер төрмәдә утырган Арпад Галгоци, Вен­гриянең Социаль һәм кеше ресурслары министрлыгы, ”ГУЛАГ” фонды, “Алфавит” җәмгыяте ярдәме белән кыска вакыт аралыгында бу әсәр мадьяр телендә яңгырады. Арпад Галгоци һәр­бер презентациягә чакырды. Без ирем – Айдар Хәбетдинов белән июньдә юлга кузгалдык.


– Мадьяр илендә сезне ничек кабул иттеләр?


– Безне дәүләт дәрәҗәсендә кабул иттеләр. Венгриянең Милли җыены спикеры Ласло Кевер белән очраштык. Без моны татар халкына илтифат, ихтирам дип бәяләдек һәм Аяз абый ро­ма­нының нинди әһәмияткә ия булуын үз күзләребез белән күрдек. Очрашуда романның бер ка­һарманы, атаклы тәр­җемәче, язучы Арпад Галгоци, “Алфавит” җәмгыяте җитәкчесе Рита Хә­сәнова, парламент әгъзасы Моника Дунай, “ГУЛАГ” фондының җитәкчесе, Татарстан белән эшлекле элемтәләр корган эшмә­кәрләр катнашты. Ласло Кевер татар әдәбиятында венгрлар темасын күтәреп чыкканы, дөньяга горур венгр образын танытканы өчен Аяз Гый­ләҗевкә, аның гаиләсенә, татар халкына рәх­мәтен белдерде. Ул бу китапны зур кызыксыну белән укуын әйтте. Татар әдибенә тоталитар системада төрле милләтләрнең язмышларын ачканы өчен рәхмәтле булуларын ассызыклады. Депутат Моника Дунай исә парламент буенча экскурсиягә чакырды. Экскурсия барышында без Аяз абый китабының укучыларга ничек килеп ирешүен, аудитория белән эшләү алымнарын өйрәндек. Дөрес, безнең өчен монда яңалык юк, бу – совет чорында урнашкан система. Ләкин әлеге система аларда сакланган, ә бездә җимерелгән. Нәтиҗәдә бездә яңасы да корылмады, искесе дә сакланмады.


– Димәк, Венгриядә китап бизнесы тамыр җәйгән, әллә китапның укучыга барып ирешүен дәүләт кайгыртамы?


– Әйдәгез, чагыштырып карыйк. Бездә, мәсәлән, китап чыга һәм китап кибетләрендә ята. Автор презентацияләр уздыра, шул рәвешле китабын укучыга җит­керергә ниятли. Ләкин без­дәге чараларда китапны сатып алу гадәте юк. Презен­тацияләр дә системалы түгел, кайбер язу­чы­ларның көче белән генә үткә­релә. Венгриядә исә Аяз абый китабы анда чит ил әдәбияты дип тәкъдим ителде. Ахыргача мин бу чараны безнең күңеле­безне үстерер өчен оештырылган дип кабул иттем. Ләкин каршы як моның бизнес алым булуын яшермәде. Укучылар белән очрашу җомга көнне кичке алтыга билгеләнгән иде. Ә кичке якта көчле яңгыр башланды. Безне кеше күп килмәде дип борчылмагыз, бу китаплар барыбер сатылып бетәчәк дип тынычландырдылар һәм минем баштагы шигем, ышанмаучанлык артты гына. Шулай да, презентациягә йөздән артык кеше килде һәм әзерләп куелган китапларның 37се сатылды. Хикмәт шунда, бу илдә китап презентация вакытында ташламалы бәягә сатыла һәм халык мондый чараларда яңа китапны сатып алырга тырыша. Китап Арпад Галгоцига кагылышлы булганга, ул анда популяр һәм нәширләр басманың табыш китерәчәгенә шикләнмиләр. Баксаң, монда әлеге китапның икенче тиражы да сатылып бетә язган икән. Шулай итеп, “Йәгез, бер дога!” китабы ярты ел эчен­дә мең­ данәдә сатылып беткән.


– Мадьяр эзләре Татарстанда да шактый. Бу хакта кызыксынучылар булдымы?


– Без шактый мәгълүмат туп­лап бардык һәм очрашуда бу хак­та тәфсилләп сөйләдек. Үзе­без исә бу илдәге татар авыллары белән кызыксындык. Шундый бер кызык күренеш тә булды: китапны сатып алучылар эчке ягына аның татарча атамасын язуыбызны үтенделәр һәм килгән бере, сез татармы, дип сорамыйча калмый иде. Алардагы татар авылында кара тутлы, кысык күзле татарлар яши икән. Без исә, үзебезнең Идел буе татарлары икәнебезне сөйләдек.


– Татар үз казанында гына кайный дигән сүзләр чынбарлыкка туры килми алайса?


– Бу вакыйга миңа дөньяның татар китабына чын бәясе булып тоелды. Без бит үзебез дә татар китабы белән дөнья мәйданына чыгып булмый дигән фикергә ышана башлаган идек. Була икән! Моңарчы татар халкының дөньяга чыккан ике вәкиле бар иде: Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил. Бүген Татарстанны Гүзәл Яхина белән танытырга тырышалар. Моңа каршы мин үз көчем һәм Нәкыя апа ярдәме белән Аяз абыйны танытырга тырыштым. Бу җәһәттән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә зур рәх­мәтемне җиткерәсем килә. Ул романны рус теленә тәрҗемә итү өчен финанс ярдәме күр­сәтмәсә, әсәр венгр теленә дә тәрҗемә ителмәс иде. Чөнки татар те­леннән мадьяр теленә һәм баш­ка Европа телләренә тәр­җемә итү­челәр юк. Сүз уңаеннан, Венг­риядә дә тәр­җемә мәк­тәплә­ренең саегуын яшерм­ә­деләр. Лә­кин алар үзләренең асылын саклауда зур эш алып баралар һәм төрле илләрдән үзләре турындагы мәгълүматны җыеп, аны үстерә, популярлаштыра беләләр.


– Сезнең бу сәфәрегез Хө­күмәт тарафыннан финанс­ландымы?


– Нишләптер сәфәр турында сүз чыккач, сезне Хөкүмәт җибәрдеме, дип сорыйлар. Үзем­не татар халкының илчесе дип кабул итәм һәм ярдәм юк дип кул кушырып утыра алмыйм. Шул ук вакытта Аяз абый иҗатын өйрәнгәндә Хөкүмәт ярдәм итмәде дип тә әйтә алмыйм. Нәкъ менә Хөкүмәтнең һәм Мәдәният министрлыгының ярдәме белән Аяз абыйның алты томлыгын нәшер итү насыйп булды. Анда әдипнең моңарчы басылмаган хатлары, көндәлек­ләре, әсәрләренең кыскартылган өлешләре керде. Ә сәфәргә ирем белән үз хисабыбызга бардык. Бу – электән килгән гадәт. Әби-бабаларыбыз үз чорларында мәчетләр төзегәннәр, шул рәвешле дөнья буйлап татар эзен калдырганнар. Мин исә үз эшемне халкыма рух мәчетен салу дип атыйм. Аяз абый китабы Европага чыкты һәм ул мадьяр телендә генә калмас дип ышанам. Бүген мин әлеге әсәрне инглиз теленә тәрҗемә итүчене эзлим. Дөнья укучысы татар халкының чын йөзе белән танышсын иде.


– Китапны кем тәрҗемә иткән? Тәрҗемәче татар халкы, әдәбияты турында нинди фикердә?


– Китапның өч тәрҗемәчесе булган: Юдит Вертеш, Андраш Шопрони, Арпад Галгоци. Ни өчен өч тәрҗемәче дигәндә, алар, миңа калса, тиз арада тәрҗемә итүне, ГУЛАГ елын зур вакыйга белән тәмамлауны күз уңында тотканнар. Әйтик, 19 октябрьдә А.Галгоци Казанга килгәндә, ГУЛАГ михнәтләрен кичергән биш мадьяр исән иде әле. Ә бу юлы баргач, без ике мадьярның гына исән булуын белдек. Андраш Шопронидан китап турында фикерен сораганда, мин аның Варлам Шаламов, Александр Солженицын, Федор Достоевский, бүгенге­ләр­дән Дмитрий Быков әсәр­ләрен тәрҗемә иткән кеше икәнен белә идем инде. Ул исә әлеге совет лагерьларын барып күргән, өйрәнгән кеше буларак, китапны бик якын итүен, яратып тәрҗемә итүен сөйләде. Ул 50 яшендә Россиягә чыгып киткән. Максаты – язучы, совет лагерьлары тоткыны Варлам Шала­мовның юлын үтү булган. Әлеге юлны үткәндә ул үзенең булачак хатынын очраткан. Шопрони Гыйләҗевтә лагерь темасын ачканда яңалык күрә, төрле мил­ләт портретларына тап булып, аларны төгәл сурәтләвенә сок­лана. Татар язучысы шул­кадәр зыялы һәм гыйлемле дигән нәтиҗәгә килә. Моның өчен аның эпиграфларын уку гына да җитә, ди ул.


Шопрони миңа тәрҗемә­лә­рен фәнни кулланышка кертүе белән дә кызыклы булды. Ул –венгрлар өчен рус мәдәнияте сүзлеген булдырган кеше. Мин аңа Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән сүзлек төзү идеясен дә җит­кердем. Уйга калды. Әмма әлеге сүзлекне русча-татарча төзеп җибәргән очракта, моның мөм­кин эш булуын белдерде. Аяз абыйның улы Искән­дәр Гыйлә­җев – галим, без дә – галимнәр. Бу эшкә әле бер тиен акчабыз да юк. Ләкин, миңа калса, бу – булдырмаслык эш түгел. Чөнки татар халкы зур, әһә­миятле эш­ләрне гомер бакый өмә җыеп күтәргән. Без дә өмә рәвешендә алынырбыз һәм безгә ярдәм итүчеләр булыр дип ышанабыз.

 
– Венгрларга бу сүзлек ничек ярдәм итәр иде соң?


– Әйтик, безне бер утрауга алып бардылар. Анда “Төсле аланлык” дигән грант нигезендә венгрларны төрле милләтләр­нең тормышы белән таныштыралар. Бу – милләтара бәрелеш­ләр булмасын өчен эшләнә. Без әлеге аланлыкта Сабан туен үткәрдек һәм мөмкин булганча үз халкыбыз турында сөйләдек. Безнең турыда монда мәгълүмат бик сай. Әгәр рус, венгр, татар телендә без уйлаган сүзлек басылып чыкса, бу илгә, гомумән, Европага татар турында мәгъ­лүмат таралыр иде. Аяз абый әсәрләрендә дәүләтебез, тарих, гореф-гадәтләр, милли моң, уеннар буенча мәгълүмат бик бай бит. Халык китапны шулка­дәр җылы кабул итте. Мине иң дулкынландырганы аларның үзләренә ошаган өзекләрне укулары булды. Арпад Галгоци cәяси өзекләрне сайласа, күп­ләр төрле биографияләрне үз иткән булып чыкты.


Шундый өзекләрнең берсен укыганда, залда берәү елый башлады. Урта яшьләрдәге бер ир, әсәрдә телгә алынган саксофончы мадьяр Лайош Мештерхази, ул бит минем әтием, ди­мәсенме! Ул А.Галгоци белән элемтәдә торуын, татар китабы презентациясенә чакыруын, әм­ма әтисе турында өзек барлыгы турында әйтмәвен дә сөйләде. Күрәсең, А.Галгоци әнә шулай сюрприз ясарга булган. Шулай итеп, Аяз абыйның иң зур теләге чынга ашты: аның бу кешеләр онытылмасын дип язылган романы бик күп гаиләләрнең хәтерен уятты. Ә бит бу әсәрне язарга утырганда, аннан кө­ләләр, Солженицыннан соң нәрсә әйтә алырсың икән дип ярасына тоз салалар. Ул исә каләмен кулыннан төшерми. Аның үзе белгән кешеләрнең исемнәрен һәм матур эшләрен тарихта калдырасы килә. Очрашуда кызыклы мизгелләр шактый булды. Казан дәүләт университетында укыган мадьярлар да Аяз абый иҗаты белән кызыксынды. Чөнки язучының “Берәү” дигән, вакыйгалар нәкъ шушы вузда куерган әсәре дә бар. Алар КФУ тарихын өйрәнеп, совет чорында укыган мадьярлар турында фәнни мәкалә язып җибәрүемне дә үтенделәр.


– Әлеге сәфәрдән нинди хисләр белән кайттыгыз?


– Көчле әдипне кысаларга бикләп булмый, ул барыбер киртәләрне җимерәчәк һәм хак сүз Җир шарына таралачак. Иң беренче фикерем шул булды. Аннан Аяз абыйның әсәрлә­рендә яңгыраган тагын бер фикеренең никадәр хак булуына төшендем. Кеше нинди генә михнәтле тормыш кичерсә дә, үз илендә генә чын-чынлап бә­хетле була ала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 103, 14.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр