ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 176, 25.11.2017/

Авылга Габдриев кебекләр кирәк


Дәвамлы яңгырлар күп хуҗалыкларның тәгәрмәченә таяк тыгарга өлгерде. Аеруча терлек азыгы әзерләү буенча. Җәй уртасы җитеп килүгә карамастан, кайберләре сенаждан гайре берни әзерли алмый азапланды. Печәннең чабылган кадәресе дә яңгыр астында ятып, сөрси башлады. Тик Ходай җан биргәнгә җүн бирә ул. Кояшлы көннәр башланганга әллә ни күп вакыт узмаса да, авыллар печән әзерләүгә дәррәү күтәрелде. Нәтиҗәсе дә куанычлы: бүген республика буенча 1 миллион 560 мең тонна сенаж, 106 мең тоннадан артык печән әзерләнгән. Шәхси хуҗалык­лар да печән әзерләүгә нык­лап тотынды.

5-1
Кызыксындыру да кирәк


Кояшлы көннәрнең кадерен белеп, алтын вакытның һәр минутын тиешенчә файдаланып эшләргә омтылучылар арасында Балык Бистәсе районы хуҗалыклары да бар. Күрсәткечләрне көн саен арттыра барып, район хуҗа­лыклары бер баш терлеккә 9 центнер азык әзерли алган. Әмма озын кыш буена җи­тәрлек булсын өчен әлеге сан­ны өчкә тапкырларга ки­рәк шул. Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү ничек оештырылган? Максатка ирешү өчен районда ниләр эшләнә? Хәлне урынга барып белешергә булдык.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин әйтүенчә, терлек азыгы әзерләү барышына көн саен йомгак ясала. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар район башлыгы кулыннан акчалата премия һәм истәлек бүләкләре ала.


Матди кызыксындыру чаралары куллану уңай нәти­җәләр бирә, ди Рафаэль Рә­химҗан улы. Болай да вакыт белән исәпләшми, алны-ялны белми эшләгән механизаторларга күп тә кирәкми. “Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгының “Ягуар” комбайнчысы Илдар Кәримов, район җитәкчеләренең игътибарына, үзләренә карата булган мондый хөрмәткә җавап итеп, тагын да тырышыбрак эшлисе килә, ди.


“Логос” агрофирмасыннан Анатолий Кузнеченков белән “Кама – Агро” хуҗалы­гы механизаторы Илдар Нәҗ­миев та ярыш нәтиҗәлә­реннән канәгать. Терлек азыгын бүген әзерләп калу кирәк. Кыш көне бер кочагын да читтән китереп бирмәсләр дип, озак сөйләшеп тә тормый, комбайннары янына ашыктылар.


Эшлим дисәң, эш җитә


Район җитәкчесе Илһам Вәлиев соңгы елларда тер­лекчелектәге уңышларны авылны үз иткән, уңган-булган кешеләреннән күрә. Бүген кайсы гына авылга барып кермә, кемнәрдер нидер төзи, күпләп мал-туар асрый, авылда үзенә кулай эш-шөгыль таба. Күгәрчен авылы читендә яңа сафка баскан ит комбинаты тирә-як авыллардан 5 мең баштан артык терлек кабул иткән. Авыл җирлегендә йөзләгән кешене эшле һәм ашлы иткән әлеге комбинат 6 ай нә­ти­җәләре буенча 433 миллион сумлык продукция җитеш­тергән.


“Балык Бистәсе ВЗП”, “Урахча”, “Масловка” кебек эш нәтиҗәләрен елдан-ел яхшырта баручылар гына түгел, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар да заманнан артка калмаска тырыша. Шун­дыйларның берсе – “Габдриев” крестьян-фермер ху­җалыгындагы соңгы елларда булган үзгәрешләргә сөенми мөмкин түгел.


Дон-Урайны кем яңарта?


Район үзәгеннән әллә ни ерак урнашмаган бу кечкенә генә хуҗалык берничә ел элек ташландык хәлдә була. Тегер­мәнлек авылы фермеры Илмир Габдриев биредә 16 гектар җир алып эш башлаганда, күпләр биредә уңай үзгәреш­ләр булачагына ыша­нып та җитми. Әмма нык ялгышалар. “Габдриев” кресть­ян-фермер хуҗалыгы бүген игенчелектә дә, тер­лек­че­лектә дә шактый зур уңыш­лар­га ирешә. Югары белемле белгеч, бертуган абыйсы Данил, улы Айнур һәм бер төр­кем авылдашлары белән үза­ра ярдәмләшеп, һәр юнәлеш­тә киңәш-табыш итеп эшли­ләр.


Кем әйтмешли, үзем күрмәсәм, ышанмаган да булыр идем. Хуҗалыкның бүген мең гектардан артык сөрү җире, 380 баш мөгезле эре терлеге, 1200 сарыгы, дистәләгән заманча техникасы бар. Җимерек фермалар урынына бөтен уңайлыкла­ры булган өр-яңа терлек абзарлары калкып чыккан. Бу көннәрдә 200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзелеп җитеп килә.
Авыл хуҗалыгында һәр яңалыкны тотып алып, үз­ләрендә файдаланырга тырышучы тынгысыз Илмир Габдриев бер көн түгел, бер сәгать тә тик тора белми бугай. Хәзер тирә-яктагы егер­мегә якын фермер хуҗа­лыгын бергә туплап, аларны терлек азыгы белән тәэмин итүче кооператив оештырган. Бу эшләрне башкарып чыгуда һәрдаим ярдәмнәре өчен район җитәкчеләре, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәх­мәтле ул. Төрле программаларда катнашып, грантлар отып, быел гына да 20 миллион сумлык техника һәм җайланмалар алганнар. Район башлыгының: “Габдриев кебекләр күбрәк булсын иде”, – диюе тикмәгә түгелдер шул инде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 15.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112