ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Татар теле белән кая барып була?

 

Укучыларыбызга рәх­мәт, аларның “ВТ”га язганнары, бер яктан шәхси фикер кебек тоелса да, һәр хат күпмедер дәрәҗәдә җәм­гыять­нең бүгенге халәтен билгели.

 

1-1  

 

Мәсәлән, Чирме­шәннән Саимә апа Моратова татар телендә белем алып әллә кая китеп булмый, дигән фикердә. Ә бит мондый уй шактый күп ата-аналарның күңеленә ныклап кереп урнашкан һәм зур кеше бу­ласың килсә, урысча укырга кирәклеген җае чыккан саен әйтеп куючылар аз түгел. Саимә апа да урысча укый алмавына үкенә. Аннан соң, ул Дәүсо­ветның Разил Вә­лиев җи­тәк­­ләгән комитет утырышында милли кием­нәргә кагылышлы бер сөй­лә­шүне дә “буш” сүзгәрәк саный. Безнең әниләр, әби­ләр итәк­ләре җирдән сөй­рәл­гән күлмәк киеп, битлә­рен-баш­ларын каплап йөр­мә­гәннәр, ди.Саимә апаның хаты “ВТ”­ның 1 июль санында басылган иде. Аны депутатыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев тә укыган һәм хатта аның “бакчасына да таш атылганга” милләт, телебез язмышы хакында сүз куертып алуыбыз табигый иде.

 

– Татарча укып авыл капкасыннан ерак китеп булмый, зур кеше, зур нә­чәль­ник тә була алмыйсың, дигән сүзләрне мин балачактан ук ишетеп үстем. Ә бит иң атаклы шәхеслә­ре­безнең күбесе татар авылларында туып үс­кәннәр. Бу хакта сүз чыккан саен мин Минтимер ага Шәй­миевне мисал итеп китерәм. ­Ак­та­нышның Әнәк дигән кечкенә авылында туып үсеп, президент дәрәҗә­сенә кү­тәрелгән, илдә генә  түгел, халыкара абруй казанган Минтимер ага язмышы “Татар теле белән кая барып була?” дигән сорауга менә дигән җавап, – диде Разил әфәнде. Әле патша заманнарында ук авыл мәд­рәсәсе белеме белән Париж университетларында гыйлем эстәгән мил­ләттәш­ләребезне, дөнья­ларны айкаган Садри Максуди, Йосыф Акчураларны искә тө­шерде ул.  Алар бит мескен­ләнмәгәннәр, киресенчә, “мин – татар“ дип күкрәк сукканнар, үзлегеннән урыс һәм башка телләр өйрән­гән­нәр, белемнәрен арттырганнар. “Кеше шулай яратылган, кү­рә­сең, гаепне беркайчан да үзен­нән эз­ләми”, – диде әң­гәмә­дәшем.

 

– Шулай да, мәсәлән, югары уку йортларына керү өчен имтихан бир­гәндә татар баласы бераз кыенлык кичерәдер инде. – Бәлки, бәлки... Әмма шул ук вакытта бүген урысча белмәгән бала юк. Чөнки без урыс мохитендә яшибез, ра­дио-телевидение тәүлек буе урысча сөйләп, күрсәтеп тора, хакимият оешмаларында күбесенчә урысча сөй­лә­шер­гә мәҗбүрбез.

 

– Ә ни өчен “мәҗ­бүр­без”?

 

– Заманында Карл Маркс: “Дәүләт – мәҗбүрият органы”, – дигән. Татарча йомшаг­рак яңгырый инде, урысча “орган насилия”. Хакимият органнарында эш­ләү­челәр билгеле бер кысаларга кер­телгәннәр, шушы кысалардан чыгу өчен кыюлык җит­ми.

 

– Дәүләт телләре турында закон кабул иткән депутатларыбыз да татар телен санга сукмый.

 

– Депутатларның  урысча сөйләвен аңлату кыен түгел. Аларның күбесе – түрәләр. Урысча сөйләшү каннарына сеңгән, урысча чыгышлар ясау элекке заманнардан ук килә. Һәм шушы тәрбия алар өчен психологик киртә булып тора. Хәтерләсәгез, мин ул киртәне җимергән идем. Депутат булгач та татарча чыгышлар ясый башладым һәм миңа барысы да сәер­сенеп карадылар. Бер елны урысча чыгыш ясарга туры килде. Һәм ни гаҗәп, миңа янә сәер­сенеп карадылар. Янәсе, Разил Вәлиев гомер булмаганны ни өчен урысчага күч­кән соң әле! Депутатлар моны никтер кабул итә алмадылар.

 

Күптән түгел Разил әфән­де тагын бер “киртәгә” ки­зәнде. Дәүсовет утырышында ул, Конституция ни­ге­зендә Республика җитәк­чесе ике дәүләт телен дә белергә тиеш булгач, нигә әле дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимият органнарында эш­ләү­че­ләргә дә татар теле белү мәҗбүри түгел, дигән иде. Күпләр аны “эчтән генә” хуплады.  Ди­мәк, без әле һаман да “дәүләт кысасыннан” чыга алмыйбыз, үз сүзебездән үзе­без куркып яшибез. Разил әфән­де К.Марксны юкка гына телгә алмады, үзебез үк кабул иткән законнар га­мәлгә керсен өчен нәкъ менә дәү­ләтнең мәҗ­бүрият алымнарын куллану да кирәк. “Чыбыркы һәм прәннек” белән тәрбияләү, эшләтү бездә күптән яшәп килә лә­баса. Тик менә әллә чыбыркы, әл­лә прәннек куллану җитеп бетми.

 

Татар теле язмышына килгәндә, чыбыркы куллану зур тавыш чыгарачак. Ә прәннек бирергә телә­мибез. Заманында ике дәү­ләт телен дә белгән һәм үз эшендә кулланган хакимият кеше­ләренә хезмәт хакына 15 про­цент өстәп түләү турында карар кабул ителгән иде. Әмма өстәмә акча тү­ләнелергә тиешле хезмәт­кәр­ләрнең исемлеге тәки тө­зелмәде. “Татар теле бе­лән кая барып була?” – дип ике­ләнүләргә нокта кую өчен дәүләт үзенең “орган насилия” икәнен дә сиз­дерергә тиештер дип уйлыйм. Мин Разил әфән­де­дән: “Татар теле – дәүләт теле, дип авыз ач­саң, Рос­сиядә дәүләт теле – рус теле, дип авызны каплаячаклар. Бу очракта нишләргә, ниләр дип җавап бирергә? – дип сорадым.

 

Фикер сөреше кызыклы иде әң­гәмә­дә­шем­нең. “Бер урыс авылын дәү­ләт дип хис итик. Урамга чыккач, син урыс белән урысча сөй­ләшәсең. Ә үз өеңдә сине татарча сөй­лә­шүдән кем тыя соң? Татарстан да – дәүләт эчендәге дәүләт. Россия Конституция­сендә дә милли республикалар – дәүләт дип һәм алар үз дәүләт телләрен булдыра ала, дип язылган”, – диде. Инде дөнья тәҗри­бәсенә килсәк, мәсәлән, Швейца­риядә – 4 кантон һәм 4 дәү­ләт теле. АКШ штатлары да дәүләт статусына ия. Алар үзләре законнар да чыгара ала һәм аларның ил күлә­мендәге законнарга тәңгәл килүе мәҗбүри түгел. Гер­маниядә, Бавария җирлә­ренең үз мәгариф системасы бар, ә бездә бер генә стандарт. Финляндиядә шведлар халыкның нибары 6 процентын тәшкил итә, ә швед теле – дәүләт теле һәм аны мәк­тәп­ләрдә өйрә­тә­ләр.Ә Татарстанда татарлар халыкның 52 процентын тәшкил итә. Мондый мәгъ­лүматларны Разил әфәнде һәрчак мисал итеп, гыйбрәт итеп китерергә, ә без киң җәмәгатьчелеккә җитке­рергә тырышабыз.

 

Әмма “Та­­тар теле белән кая ба­расың, татар теле нәрсәгә кирәк ул?” дип мес­кен­ләнүләр бетми. Туфан абый Миңнуллин исән булса: “Татар теле синең ке­бекләргә “ахмак” дип әйтү өчен ки­рәк”, – дияр иде. Бу сүзне ул бер районның хакимият баш­лыгына әйткән булган. Ни кызганыч, мондый фикер “хакимият вер­ти­кален­дә” дә яши әле. Ә халык өстә­геләрдән үрнәк ала. “ВТ” аша халыкка туган телегезне яратыгыз, дип вәгазь укыйсы килми. Бер гыйбрәт язсак әйбәтрәк булыр. Аны Р.Вәлиев сөйләде.Берничә ел элек аның исеменә Мамадыш райо­нының бер авылыннан хат килеп төшә. Үзбәкстаннан монда яшәргә дип кайткан бер ана язган.

 

“Минем олы улым рус мәктәбендә укыды. Кече улыма да рус телендә белем бирәсем килә. Ә монда мәктәптә татарча гына укыталар икән. Татарча укып авыл башыннан да ерак китә ал­мыйсың”, – дигәнрәк сүз­ләр язган бу. “Туфан абый белән киттек шул авылга. Беренче сыйныфка баручы ата-аналар җыелышып безне көтеп тора. Хат язган теге ханымны да тыңладык. Шуннан соң Туфан абый сорау бирде: “Олы улыгыз урысча укыды, дигән идегез. Ул хәзер кайларда, кем булып эшли?”

 

– Аның белән кү­ңел­сезлек килеп чыкты шул. Ул хәзер бик еракта, Көнчы­гышта төрмәдә утыра.Туфан абый кызганып та, бераз көлемсерәп тә:

 

– Урыс мәктәбендә укып улыгыз бик ерак киткән икән шул, – дип куйды. Җыел­ган халык шундук без­нең якка авышты һәм, мәк­тәптә балаларыбыз татарча укырга тиеш, диделәр.

 

– Саимә апа Моратова хатындагы тагын бер җөм­лә искә төште әле. Ул: “Балаларны татарча укытып артист, язучы, шагыйрь генә әзерлибезме?” – ди­гән. Бер уйлаганда, әдә­бият, сәнгать өлкәсен­дәге шәхеслә­ребез мил­ләтне дөньяга таныта кебек.

 

– Ата-ана баласын нә­чәльник булсын, депутат булсын, артист, бизнесмен булсын дип укырга кертми бит ул. Кеше булсын дип укыта. Кеше булыр өчен исә яхшы тәрбия, итагатьлелек, белем һәм... милли рух ки­рәк. Әгәр син ата-анаңны, те­лең­не, халкыңны, тари­хың­ны хөр­мәт итмисең икән, ике аягыңда нык басып тора алмыйсың. Чөнки син – тели­сеңме-теләми­сең­ме үз мил­ләтеңнең дәвам­чысы. Син рухи яктан да бай булырга тиеш. Ә рухи байлык милли сәнгать, мәдә­ният, әдәбият һәм, әлбәттә, ана теле һәм ана сөте белән керә.

 

 

Татарның мең еллар буе килгән тәрбия системасы бар, без аны хәзер “халык педагогикасы” дибез. Татар мәктәпләрендә, лицейларда укыганнар тырыш, әдәпле. Рәсми статистика буенча, алар полициядә дә хисапта тормыйлар диярлек, араларында җинаять кылучылар да сирәк. Тагын бер генә мисал китерим әле, Казанда Ш.Мәрҗани исемен­дәге гимназия бар. Анда БДИ нәтиҗәләре, мин рус телен­нән имтиханны әйтәм, Рес­публика күрсәткеч­ләрен­нән югары. Мин ышанам, бу балалар ерак китәр, булдык­лылыгы, зыялылыгы, әдәп-әхлак сыйфатлары белән татарның абруен күтәрер әле.Әлбәттә, Разил әфәнде белән әңгәмәдә бөтен со­рау­ларга җавап бирүне максат итеп куймадык.

 

Сөйлә­гән­нәребез уйланыр өчен, ә уйланырлык бар. Мәсәлән, Россия Президенты В.Путин 2001 елның августында ясаган бер чыгышында “Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать род­ной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка...” дигән иде. Инде 15 ел вакыт узгач, 2017 елның 20 ию­лендә милләтара мөнә­сә­бәтләр буенча Совет утырышында: “Заставлять человека учить язык, который для него родным не является, так же недопустимо, как и снижать уровень и время преподавания русского”, – диде, төбәк җи­тәкчеләрен кисәтеп тә куйды. Владимир Владими­ро­вичның сүзләрен тәр­җемә ­итмичә бирдек, чөнки, бездә урыс телен белмәгән, аңла­маган кеше юк. Тик бер нәрсә генә аңлашылмый, мәсәлән, татар өчен урыс теле туган тел түгел. Димәк, аны мәҗбүри өйрәтергә тиеш тә түгелләр. Кыскасы, телебез язмышы турында бер­гәләп уйланыйк, кая барып җи­тәрбез икән?!


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 112, 01.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112