ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

 

“Кирәк икән, булам танкист, Ял иткәндә – гармонист...”

 

Соңгы вакытта гел шушы җырны көйләп йөрдем. Без үсмер чакта сәхнәдән төшмәгән “Бригадир җыры” ул. Авторлары истә калмаган. Сүзләре болайрак: “... Әй, бригадир мин, үзем – комбайнер һәм тракторист. Кирәк икән, булам танкист, ял иткәндә – гармонист”. Әлеге җыр ни өчен сәхнәдән төшмәде? Чөнки, бу – совет идеологиясен, тыныч хезмәт батырлыгын пропагандалауның бер чалымы иде. Авыл сәхнәләрендә куелган концертларда бригадир, шофер, уракчы кыз турында җырларны башкару мәҗбүри иде. 

 

n

“Бригадир җыры” исә Хәнәви Шәйдуллин башкаруында исемдә калган. Аңа ох­ша­тып, дачада җырлап йөри-йөри, хатыным Фәридәне туйдырып бетердем. “Башка җыр белмисеңмени?” – дип әйткәли башлады. Иң кызыгы: мин бу җырны җырлыйсы килүдән генә көйләп йөр­мим, күңелгә үзеннән-үзе керә. Әле тагын да кызыгы бар: өч көн җырлап йөргән­нән соң, ягъни дүртенче көн­не иртән иртүк “Арча хәбәр­ләре” гә­җите мөхәр­рире Исрафил Насыйбуллин шалтыратты.

– Берәр нәрсә булдымы әллә? – дим.

– Әйе, булды шул. Менә инде ничә көн Ильяс Фәтта­хов белән “Бригадир җыры”н көйләп йөрибез. Көйләп йөри торгач, башка бер уй килде бит әле. Ильяс военком белән басуларны урап кайтырга сөйләшкән. Уракта армия хезмәтен үт­кән, утлы нокталарда булган егет­ләр күп катнаша. Аларга рәх­мәт  хатлары тапшырмакчылар...

 

Исрафилны бүлдерми генә тыңладым да: “Мин дә инде өч көн буе шул җырны җырлап йөрдем бит”, – дидем. Башта аптырабрак калды Исрафил, аннан соң: “Якташлар галәмдәге бер үк мәгъ­лүматларны, уй-фикер­ләрне тотып алырга тиеш инде”, – диде.

 

Белмим, бу хәлне “мистика” дип атаргамы, әллә оч­раклылык дип кенә бәяләр­гәме... Һәрхәлдә, уйдырма түгел бу.  Арчага юл тотуым да “эш югында эш тапкан”нан гына түгелдер дип тә уйладым. Бер яктан, уракта катнашканнар арасында ар­миядә хезмәт иткән егетләр булуы табигый. Җитмәсә, Арчаның хәрби комиссары Алмаз Борһанов әйтүенчә, районда хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр юк. Алай гына да түгел, үзләре акча тү­ләп,  армиягә китәргә теләү­челәр дә бар. Монысы – бәлки, образлы итеп әйтергә тырышу гынадыр. Әмма шунысы хак: армиядә хезмәт итү Арчада зур абруй санала. Хәрби комиссариат, армиягә әзерли башлаган көннән алып хәрби хезмәтне тутырып кайтканчыга кадәр, һәр егет белән элемтәдә тора, аларның командирлары бе­лән хат алыша. Ул хатларны үземнең дә укыган бар. Инде менә егетләрне тыныч тормышта да күздән ычкындырмыйлар. Мин килешкә,  подполковник Борһанов ундүрт “танкист-тракторист-гар­монист” егетнең исемлеген төзеп куйган иде.

 

Иң элек “Игенче” агрофирмасы басуларына киттек. Ильяс шаярта: “Хәзер бераз совет чорында яшәп алачакбыз”, – ди. Аның “совет чорында яшәтүе” – безгә шифер түбәле кыйшайган өй­ләрдән, ташландык биналардан, җи­мерек чиркәүдән торган Венета авылын күр­сәтүе икән. Чыннан да, бу авылда шул чорның миз­гелләре катып калган кебек. Җирдә эшләр­лек кеше бар микәнни бу авылда? Бу сорауны район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Мансур улы Гатиятовка бирдем. Бездә хуҗа­сыз җирләр юк, диде ул. Венета басулары “Сервис-Агро” оешмасыныкы икән. Әлеге оешма башлыгы Габделхәй Кәримовны күптән беләм. Аның җирләре күп авылларда бар. Яңа Кырлайны да гөл итеп тота. Егетләр: “Мондый инвестор белән эшләү рәхәт, техника менә дигән! Хез­мәт хакын вакытында бирә, булдыра ул”, – диләр. Егетләр дигәнем, Закиров Ришат һәм Вилданов Хәлим иде. Хәлим минем күр­ше авыл егете, Югары Атыныкы булып чыкты. Сүзгә саран. Мәскәүдә спецназ отрядында хезмәт иткән бу егеткә “Бригадир җыры” ки­лешә кебек. 

 

Үзе – тракторист, үзе – машинист, үзе – комбайнер, үзе – эретеп ябыштыручы. Закиров Ришат исә Герма­ния­дә хезмәт иткән, комбайнда инде 11 ел эшли. Без килгән көнгә, ягъни 6 сен­тябрьгә ул 10 мең центнердан артык ашлык суктырган иде инде. Хәниф аннан азга гына калыша.

 

Мин шушы ике егеткә Рәхмәт хаты  тапшырганда, хәрби комиссар ниләр әйтер икән дип көттем. “Егетләр, сез, хәрби хезмәткә алынып, ил­нең иминлеген сакладыгыз. Инде менә бу фронтта илне азык-төлек иминлеге белән тәэмин итәсез”, – диде Алмаз Борһанов. Аның сүзлә­рендә әллә нинди зур фи­кер­ләр юк кебек. Әмма күңелгә, “кылт” итеп, бер җитәкченең сүзләре килеп төште. “Авыл хуҗалыгы – төпсез тишек, нәрсәгә азап­ланырга, бөтен нәрсәне чит илдән кайтартып була бит”, – дигән иде ул. Кире кайтканда,  моны юлдашларыма да сөй­ләдем. Кем ул, дип төпче­нә­ләр. Әйтмәдем. “Ул авыл ху­җалыгы белән бәйле зур кәнәфиләрнең бер­сендә утыра иде”, – дию белән генә чикләндем. Юлдашларым: “Үзе икмәк үстереп тә, ашый белмәгән халык буламыни?“ – дип сөйләнә-сөй­ләнә, чит илләр кулланган төр­ле санк­цияләрне, ягъни чик­ләүләрне искә төшер­де­ләр.

 

Азык-төлек иминлеге – шул ук бәйсезлек инде ул, кем, кайчан, нәрсә бирер икән дип кеше күзенә карап тормау, диделәр. Шөкер, Арча быел яхшы гына уңыш җыеп алды. “Алды” дияргә дә була, чөнки, моннан ике көн элек шалтыраткач, “Арча хәбәрләре” хезмәткәре Ильяс Фәттахов: “Соңгы гектарларны суктыралар, уңыш һәр гектардан уртача 30 центнер тирәсе булыр дип торабыз”, – дигән иде. Мин югында тагын бер­ничә хуҗалыкка барып, “Элек­ке танкист, бүгенге тракторист”ларга Рәхмәт хатлары тапшырганнар. Үзем баргач, егетләргә: “Кулга хат тоттырганчы, акча тыгылган конверт тоттырсалар, әйбәт­рәк түгелме?” – дигән идем, әллә ни исләре китмәде. Берсе: “Акча була да бетә ул, ә Рәхмәт хаты – күңелне кү­тә­реп җибәрә торган кадерле бер истәлек”, – диде.

 

Кеше хезмәтен күрү, басу-кырларга барып, игенче егет­ләрнең кулын кысып рәхмәт әйтү – нинди генә заман килсә дә искерми торган бер идеология, хезмәттәге батырлыкны пропагандалау, гомумән, авыл кешесен зурлау инде ул. Ә мин “Бригадир җыры”н һаман көйләп йөрим әле.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 132, 11.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр