ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Кисәргә ашыкмагыз!

 

Соңгы елларда бәби алып кайтырга ниятләп тә, теләкләренә ирешә алмаучы гаиләләр саны арта. Хатын-кызларның аналыгында үскән миома да шуның сәбәпчесе булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, миома (мускул тукымасыннан яралган шеш) бала тапмаган яшь кызларда да очрый. Әлеге чирне заманча медицина технологиясе ярдәмендә ничек дәвалый­лар, гомумән, ул дәвага бире­шә­ме? Бу җәһәттән Казан федераль университеты клиникасының (2 нче республика клиник хастаха­нәсе) рентген-хирургия тикшере­нү, дәвалау алымы бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Булат Шәрәфетдинов белән әңгәмә кордык.

s1  
– Хатын-кызларның аналыгында миома булганда өч төрле дәва үт­кәрергә мөмкин, – ди Булат Марс улы. – Беренче ысул – аның үсешен туктатыр өчен махсус дарулар куллану. Ул дәваны табиб-гинекологлар билгели. Икенче ысул вакытында лапароскопия операциясе ясап, тәндә тишекләр тишеп, миомалы төеннәр­не кисеп алалар. Операция наркоз ярдәмендә башкарыла. 1990 еллар азагында Россиядә яңа алым барлыкка килде. Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының әлеге алымны рөх­сәт иткән махсус боерыгы да бар. Безнең клиникада бу ысул – ана­лык артериясен эмболиза­ци­яләү (томалау) буенча дистә елдан артык эш алып барыла. Ул операцияне эндоваскуляр хирурглар ясый. Бу очракта нар­козның да, тәнне яру-кисүнең дә кирәге булмый. Ул кул чугындагы яки уң як боттагы кан тамыры аша кереп ясала. Махсус инструмент кертеп, миомага тукландыргыч матдәләр җиткерүче кан тамырын томалыйбыз. Шуннан соң шеш үсүдән туктый.


– Бу алым һәр очракта да көткән нәтиҗәне бирәме?


– Әлеге процедура 98,5 процент очракта әйбәт килеп чыга. Ул алым беренче тапкыр Европада 1970 елларда аналыктагы кан китүне туктату максатыннан кулланыла башлый. Безнең клиникада ел саен йөзләгән хатын-кызга шундый операция ясыйбыз. Киләчәктә әлеге сан тагын да артачак, чөнки ихтыяҗ бар. Әйт­кәнемчә, тән киселми, яра эзләре калмый, тиз аякка басасың, бер атнадан эшкә чыгасың. Күбесенчә кулдагы артерия аша микрокатетер кертеп ясыйбыз. Ул аналык артериясенә хәтле үтә. Ике яктагы артерия бер-бер артлы томалана. Әлеге процедура 20-30 минуттан да озакка сузылмый. Мондый операцияләр югары технологияле кабинетта ангиография өстә­лендә башкарыла.


– Аны бөтен хатын-кызга да ясарга ярыймы?


– Яшь буенча да, сәламәтлек ягыннан да зур чикләүләр юк диярлек. Тик шунысы бар: әлеге дәвалау чарасы яман булмаган шешләр вакытында гына билгеләнә. Шуңа күрә алдан онкомаркер анализы алына. Яман шеш табылган икән, андый хасталар белән онкологлар шөгыльлә­нә. Эмболизация вакытында ниге­зен­дә йод булган контраст матдә кулланыла. Шуңа күрә аллергия юкмы икәнен дә алдан тикшерәбез. Кайчандыр кан тамырларына операция ясалу да катетер аналык артериясенә үткәндә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Аякларда, башка әгъзаларда тромб юкмы икәнен дә карыйбыз. Булса, башта шул чирләрдән дәва­ланырга кирәк. Кыскасы, эмболизация ясалганчы пациент  гинеколог, терапевт һәм баш­ка белгечләргә күренергә өлгерә. Операция алдыннан яшәү урыны буенча дәвалау оешмасында анализлар тапшыралар.


– Булат Марсович, сезнең клиникага районда яшәүче гап-гади кеше эләгә аламы?


– Казан федераль университеты клиникасы поликлиникасында бел­гечләр консультатив кабул итү үт­кәрә. Анда Вахитов районы халкы, 2 нче поликлиникага тер­кәлгән ке­шеләр йөри. Юллама белән республика районнарыннан да киләләр. Аларга мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай хезмәт күрсәтелә. Тик бөтен кеше дә бу ысулдан хәбәрдар түгел. Кайбер гинекологлар да белеп бетерми яки, белсә дә, ышанмый. Андый белгеч­ләр, миома зур булып үскәндә шешне аналык белән бергә кисеп алырга киңәш итә. Кисәргә беркайчан соң түгел,  ашыкмасыннар иде. Чөнки ул чагында хатын-кыз бала таба алмаячак. Ә эмболизациядән соң аналыктагы шешләр алты ай эчендә кече­рәеп юкка чыга һәм берничә айдан бәби алып кайтуны да ниятләргә мөмкин.


– Сезгә кайсы районнардан килүчеләр күп?


– Заманча ысуллар хакында Казан халкы күбрәк белә. Чаллы, Бө­гелмә, Түбән Кама, Лениногорскидан килүчеләр байтак. Ә авыллардан, районнардан аз киләләр. Анда иске ысуллар белән дәвалауга күнек­кән­нәр. Гинекологлар дистә еллар дә­вамында пациентка дару яза. Ә безнең клиникада заманча техноло­гияләр белән башкарылган  опера­циядән соң пациент ул мәсь­әләдә  гинекологка башка әйләнеп кайтмый. Гинекологлар юллама бир­мәгән очракта кеше үзе безнең поликлиникага консульта­циягә языла ала. УЗИ тикшерүе ярдәмендә, операция ки­рәкме, әллә иртәрәкме икәнен ачыклыйбыз. Эшләү дәверен­дә меңнән артык операция ясадык. Безгә Ульяновск, Мари Иле, Удмуртия, Казахстаннан килеп, операция ясатучылар да байтак. Ул төбәкләрдә әлеге эш башкарылмый диярлек. Без исә зур тәҗ­рибә тупладык, бер үк вакытта тик­шере­нүләр дә алып барабыз, фәнни хез­мәтләр дә язабыз. Мин әлеге ысул буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Башта – Мәс­кәүдә, узган ел “Алгарыш” программасы буенча АКШтагы клиникада стажировка үттем. Безнең техноло­гияләр аларныкыннан бер дә калышмый. Кыскасы, чит илләр­дә, Мәскәүдә генә түгел, әлеге югары технологияле заманча ысул Казанда да киң тарала дип әйтә алабыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр