ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Ваемсызлык 

 

2009 елның 22 фев­раленнән 23 февраленә каршы төндә Ташкичүдә янгын чыкты: “Вамин-Мәрҗани“ инвестор хуҗалыгы идарәсе урнашкан контора бинасы, кирпеч стеналары гына калып, янып бетте. Ут нидән чыккан, ничек төнлә бар кеше дә татлы йокыда чакта үрләгән, бу хакта фаразларга була, имеш-ми­мешләр таратырга мөмкин, әмма өздереп берни дә әй­теп булмый. Күпсанлы финанс документлары, хуҗа­лыкта эшләүче бар кешенең хезмәт кенәгәләре (хуҗалык ярты районны үзенә йотканга күрә, алар шулай ук бик зур санда) төннең санаулы ми­­нутлары эчендә көлгә әй­лән­деләр.

 

1-1  
“Юк“ дигән җавап кына кабатлана  


 

Янмый торган сейфтагы акча гына сакланып калган, диделәр. Ни өчен хезмәт кенәгәләре сейфта сакланмаган, алар өчен кем җавап бирергә тиеш, бу хакта сораулар куеп мәшә­кать­ләнмәделәр. Уртак мал (дө­ресрәге, инде ниндидер серле юллар белән ин­вес­торныкына әверелгән мал) янганга беркем дә кайгырмады кайгыруын, ләкин озак та үтми, хуҗалыкта эш­ләү­челәрнең баш авыртуы башланды: хез­мәт кенәгәсе бе­лән бергә озак еллар буе эшләп җыел­ган стажлар да юкка чыккан, имеш. Беренче булып бу хакта пенсия яше килеп җит­кән­нәр белде. Үз­ләре алдына язмыш куйган төенне чишмәк булып, алар тегеләй талпындылар, болай тартылып карадылар, әмма төен җитәк­челәрнең ваемсызлыгы, бух­галтериядә эш­ләүче персо­налның җавап­сызлыгы нәти­җәсендә бик нык төйнәлгән иде. Кырык еллап авыр эштә эшләп кар­тайганнарның бай­тагы, стаж­ларын раслый алмыйча, минималь пенсия белән ки­лешергә мәҗбүр булдылар.

 

Илдә яшәп килгән законнар үтәлсә, янгын зур проблема китереп чыгарырга тиеш түгел иде. Доку­мент­лар­ның район архивында да саклануы каралган, шуңа күрә төп нөсхә янса, архивтан барып белешмә аласың да ста­жың­ны раслыйсың. Тик Ташкичү һәм Мәмсә авылларында яшәүче элекке кол­хозчылар бу мөмкин­лек­тән дә файдалана алмадылар, чөнки элекке Камил Якуб исемендәге колхоз, аннан соң “Мәрҗа­ни“гә әве­релгән хуҗалык, иң соңын­нан “Вамин“ тарафыннан кабып йотылып, “Вамин-Мәр­җани“ дигән гигант пред­­приятиенең үзәгенә әй­ләнгән бер бүлекчәнең бухгалтериясе бер тапкыр да район архивына документлар тапшырмаган. 1997 елдан башлап Пенсия фондына иминиятләштерү кертем­нә­ре түләп барылганга күрә, стаж­ның ул өлешен раслау мөм­кин, ә аңа кадәргесеннән җил­ләр искән, имеш. Инде вакыйгага сигез елдан артык вакыт үтсә дә, проблема әле һаман да кайтаваз бирә. Соңгы көннәрдә “Ватаным Татарстан“ хәбәрчесенә Чаллыдан шалтыраттылар һәм мәктәптә укыган чорда җәй­ге каникул вакытында колхозда эшләгән айлар өчен архивтан белешмә алыр­га булышуны үтенделәр. Сүз бар авыр эш кул хезмәте белән башкарылган алтмышынчы еллар ахыры – җит­мешенче еллар башы турында бара.

 

Капиталистик ил­ләрдә балаларны рәхимсез рәвештә эксплуатациялиләр дип дәреслекләрдән укып белгән үсмер бала, эссе көн­дә басуга чыгып, печән җый­ган, борчак чапкан, аны әй­ләндергән, йөк төягән, хез­мәте өчен түләнгән мескен тиеннәргә үзенә уку кирәк-яраклары сатып алган, гаи­ләсенең матди хәлен яхшыртуга үзеннән өлеш керткән, аннан соң шәһәргә китеп, аз түләүле эштә эшләп, пен­сиягә чыккан. Көннәрдән бер көн­не аңа әйткәннәр: “Балачакта эшләгән айла­рыңны раслап белешмә ки­терсәң, пенсия баллары өстәлә һәм бер чеметем күләмдә булса да пенсияң арта“. Күз алдыгызга китерегез: минималь пенсия белән ки­беткә чыккан пенсионерны, аның өчен йөз-ике йөз сумлык өстәмә дә бик мөһим бит. Һәм менә шул өстәмәгә өметләнеп, ул инде үзенә белешмә алып бирүне сорый. Район архивында исә газета хәбәрче­сенә: “Камил Якуб исемендәге колхо­з­ның архивы юк, документлар архивка оешма ликви­дация­ләнгәндә генә тапшырыла“, – диләр. Газета хә­бәрчесе ликвидациянең инде бер­ничә кат булуын, бүген районда бер генә колхоз да калмаганлыгын искә төшер­гәч, аптырыйлар, нәр­сә дип әйтергә дә бел­миләр. “Юк“ дигән җавап кына кабатлана.

 

Документлар архивта сак­ланмаган очракта да, “Хез­мәт пен­сия­ләре турында“гы Федераль закон­ның 13 статьясы шаһитлар күрсәтмәсе ярдәмендә стажны раслату мөмкинлеген карый каравын. Тик бу – шактый мәшә­катьле һәм катлаулы эш: си­нең белән бер чорда бергә эшләгән һәм эшләве турында кулында документы булган кимендә ике кешенең шаһитлыгы таләп ителә. Без сөйләгән очракта исә стаж турындагы мәгълүматлар бар кешенеке дә янып күккә төтен булып очты бит, кулында шаһитлыгының чын икәнен раслаган документы булган кешене табу – шактый кыен эш. Шуңа күрә әлегә төен төй­нәлгән килеш кала бирә. Бәлки, мондый проблемасы булган барлык фәкыйрь пенсионерларны бергә туплап, эшне судка биреп караргадыр? Монысы да – катлаулы һәм чыгымлы эш. Ярый, хуш, алтмышынчы-җитмешенче елларда колхозда көтү көт­кән, печән чапкан, сенаж салган балаларны үз проблемалары белән калдырыйк та бүгенге көнгә кайтыйк. 

 

Бүген пенсиягә чыгу проблемасы артык катлаулы түгел. Тәртипле оешмада эш­ләсәң, ул синең өчен иминиятләштерү взнослары да түләп барса, син пенсия турында кайгыра башлаганчы ук, Пенсия фондыннан сиңа шалтыраталар, итагатьле генә итеп килеп китүеңне сорыйлар, анда исә инде бар нәрсә дә әзер, имеш. Балачакта һәм студент чакта хезмәт кенә­гәсеннән башка гына те­гендә-монда эшләп йөргән елларыңны да стажга кер­түләрен сорамасаң, пенсия тиз рәсмиләш­терелә. Тик моның да кечкенә генә бер шарты бар: иминият­ләш­терүчеләрнең синең хакта мәгълүматны электрон фор­мада Пенсия фондына тапшырган булулары ки­рәк.

 

Бу бик гади әйбер: документны сканер ярдәмен­дә компьютерга кертәсең дә, төймәгә генә басып (утырган урын­дыгыңнан да кузгалмыйча), Пенсия фондына озатасың. Тик бух­галтер­лар­ның бик күбесе менә шушы гади операцияне дә башкармыйлар. Бү­генге көндә республика буенча йөзләгән ими­ният­ләштерүче пенсионерлар өчен кирәкле документны электрон рәвештә Пенсия фондына тапшырмаган. Алар арасында күбесе авыл хуҗалыгы предприя­тие­лә­ре, кече бизнес хуҗа­лары, хәтта мәктәпләр һәм балалар бакчалары да бар. “Вамин-Мәрҗани”нең варисы булган, әлегә тулысынча рәс­ми­ләштерелеп үк бете­рел­мә­гән хуҗалык та шулар исә­бендә. Ташкичүдә бухгалтерлар әле һаман да булачак үз пенсионерла­рының проблемаларына төкереп карыйлар, аларны чират торып Пенсия фонды белгече каршына барып утыргач та белешмә эзләп тагын чабып йөрү өчен чыгып китәргә мәҗбүр итәләр. Газета хә­бәрчесе бу хакта Пенсия фон­дының Арча һәм Әтнә районнары бү­лекчәсе җи­тәкчесе белән сөйләште, дис­циплинаны бозучыларга җәза биреп булмыймы икә­нен белеште. Җәза бирелми икән, Пенсия фонды белгеч­ләре ими­ният­ләштерүчеләр арасында бары тик аңлату эшләре генә алып баралар. Күп иминиятләштерүчеләр сканер юклыктан зарланалар, ди.

 

Быелның 18 июленә кадәр докуметларның электрон үрнәген Пенсия фондына тапшырмаган “Кырлай” агрофирмасының сканеры юкмы яисә инде юкка чыккан (ликвидацияләнгән) “Арча” агрофирмасында булмаганмы бу заман коралы? “Арча” агрофирмасына шалтыраткач, телефонны алган ханым инде пред­приятиенең юк ителгәненә берничә ай вакыт үтүе турында әйтте. Димәк, документларын электрон формада тапшырмый гына җан биргән предприятие бухгалтерлары аларны архивка да озатмаган булса, булачак пенсионерлар өчен мәшә­кать арта дигән сүз бу. Дөрес, 1998 елдан башлап эшләгән елларны Пенсия фонды үзе дә раслый икән, ә аңа кадәргесе белән нишләргә? Мин хәтерлим: Ташкичү урта мәктәбендә эшләгәндә, ул электрон документны бик җентекләп әзерләделәр: хезмәт ке­нә­гәсендә бар нәрсә дә язылганмы, дөрес язылганмы дип кат-кат белештеләр, исәпкә алып җиткерелмәгән нәр­сәләр булса, төзәтелде. Шуңа күрә мәктәптән пен­сиягә чыгу майлы коймак ашау кебек үк җиңел эш була гадәттә.

 

Арча районында уникеләп оешма (арада район ветеринария бер­ләш­­мәсе, “Лесхоз” мәктәбе кебек җитди оешмалар да бар) документларның электрон үрнәген Пенсия фондына тапшырган бүгенге көндә. Алексеевск районында андый тәртип бозучы берәү генә, мәсәлән, ул – Урта Тигәнәле мәктәбе. Әгерҗе районында Лилия Сәхипова атлы бер ими­ният­ләштерүче генә ка­гыйдәне үтәми. Бөгелмә районында электрон документлар бе­лән эшләүгә ваемсыз караган 11 ими­ният­ләштерүче оешма бар. Электрон документлар бе­лән бер үк вакытта кәгазь документларны да архивка тапшыру тиештер, минем­чә, чөнки компьютер хәте­рендәге мәгълүматның да йөз процент саклануы га­рантияләнә алмый. Ха­кер­ларның бер вирус үрчетеп җибәрүләре җитә бөтен электрон хәтернең астын-өскә китерү өчен. Шуңа күрә район оешмалары, җитәк­челәр хезмәт стажлары турындагы мәгълүмат­ның сак­ланышына тиешле игътибар бирсеннәр иде.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 08.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112