ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Туган йортта

 

Ирек әйләнеп кайтканда, Үр­кәй әби аның әйберләрен әзерләп маташа иде. Өй түрендәге сары буяулы иске агач диванда Ирекнең ачык чемоданы тора. Ул инде яртылаш тутырылган. Кара һәм кызыл шакмаклар төшкән тыгыз материя белән тышланган, чем-кара пластмасса тоткалы, йозаклары һәм почмаклары ялтыравык сары тимердән эшләнгән бу күркәм чемоданны Ирек Казан универмагында чират торып алган иде.

 

Үркәй әби улына дип бәйләгән ап-ак йон оекбашны ике пыяла банка арасына кыстырып куйды. Чемоданны бик тәфсилләп, әй­бер­ләрне тыгыз итеп тутыра Үркәй әби, аз гына да буш урын калдырмый. Менә ул Ирекнең калын, йөнтәс сөлгесен җәеп салды, кара пластмассадан шомартып эш­ләнгән зур сабын савытын сел­кенмәслек итеп чемодан почмагына кыстырды, аннары өстәлдән бал тутырылган ярты литрлы пыяла банка алды. Банка консерв капкачы белән ябылган, аның өстен­нән иске чүпрәк капланып, те­гәр­җеп белән кысып бәйләнгән иде.Ирек имән бусагадан өй эченә атлады, артына борылып, ишекне тыгызлап ябып куйды. Ишек шактый калҗайган иде – асты бусага уемына кереп тора, ә өстә бер бармак илле чамасы ярык кала.

 

– Ишегеңнең өстен бераз тарттырасы бар икән, әни, – диде Ирек, бармаклары белән ярыкны кап­шый-капшый.

 

– Әтиең үлгән елны тарттырып куйган идек тә, тагын калҗайды шул инде. Салкыннар башланганчы Темәпей останы чакырып тарттырырга булыр әле. Кышка чыпталыйсы да бар, – диде Үркәй әби.Ирек ательеда тектереп алган күркәм пальтосын, йөнтәс йонлы бүреген агач чөйгә элде дә, мич янына килеп, мех эчле ботинкаларын сала башлады.

 

– Ботинкаң җылы, ахры, эче йонлы, – диде Үркәй әби.– Җылысын җылы да, астындагы мехы юкарак. Подъемы биек үзе, Казанга кайткач, астына мамык түшәргә уйлап торам әле.Үркәй әби, мич янына килеп, бер ботинканы кулына алды һәм, бармаклары белән кунычын ике якка аерып, эчен карый башлады.– Ә төбенә сарык тиресе кисеп җәйсәң, ничек булыр икән, улым?

 

– Бик шәп булыр иде, әни.Үркәй әби чоланнан ак йонлы сарык тиресе алып керде дә лышт итеп идәнгә ташлады. Озын куе йонлы язгы бәрән тиресе иде бу.– Теге зур ак сарык бәрәненең тиресе, – диде Үркәй әби. – Ривал абыең балалары белән киленне кунакка алып кайткач суйдырган идем.

 

– Ул ак сарык һаман исәнмени әле, әни?

 

– Исән, һаман елына икешәр бәрән китерә.Үркәй әби обой ябыштырылмаган почмак як стенадагы кадактан зур кайчысын алып килде.

 

– Әни, без башта ботинка төбен үлчәп алыйк, аннары кисәрбез. Тире бик бозылмасын иде.Ирек башта тирене йонлы ягы белән аска әйләндереп салды, аннары ботинкаларны бер-берсенә янәшә куеп, тире өстенә бастырды.

 

– Менә ян-якларыннан карандаш белән сызабыз да шул эздән генә кисеп алабыз.Ирек, түр бүлмәгә кереп, имән өстәл тартмасын ачты, үзеннән, апасыннан, абыйсыннан һәм сеңлесеннән әнисенә килгән хатларны актара-актара, карандаш эзли башлады. Таба алмагач, әнисенә дәште:– Әни, берәр җирдә карандаш кисәге юкмы икән?

 

– Юктыр шул инде, балакаем. Сез киткән елларда дүртәү-бишәү аунап йөри иде, әтиең үлгәч, алары да югалып бетте бугай, – диде Үркәй әби, чемодан почмагына бал банкасын җайлый-җайлый. Ирек, алгы өйгә чыгып, пинжәк ке­сәсеннән берничә төсле кара белән яза торган шариклы каләмен алды.Каләм башындагы кноп­ка­ларның кызылына басып, карасы төшә микән дип, тирегә сызгалап карады. Кара әйбәт төште һәм Ирек, тире өстенә ботинка төп­ләренең сызымын сызып, зур кайчыны чикылдата-чикылдата кисә башлады.– Кайчың бик үтмәсләнгән икән, әни.

 

– Бер-ике ай элек Җәгүр дә­дәңнән үткенләткән идем дә, яңадан биреп аласы бар инде.Ирек, азаплана-азаплана кисеп бетергәч, ботинкаларына олтаннарны җәйде.

 

– Әй, йомшак та булды, әни, – диде ул, ботинкаларын кигәч, – аяк­ларга сразы рәхәт булып китте. Кара инде, фабрикадан ук тире олтан белән чыгарсалар, бөтен кеше рәхәтләнер иде. Казанга кайткач, спартаклылар белән сөйләшергә кирәк әле. Хәер, аларны алдан ук белеп торам инде мин, әйтсәң, мех җитми, ди башлаячаклар. Алар сүзендә дә хаклык бар шул – бер пар гына түгел бит ул, миллионлаган ботинкага уйма мех кирәк.Ирек, ботинкаларын салып, мич янына куйды, кайчыны стенадагы каралып беткән кадакка илтеп элде дә тирене төреп, чоланга чыгып китте.

 

***Ирек туган авылына узып барышлый гына тукталды. Район үзәгенә командировкага килгән иде – бер көнгә булса да әни янына сугылып чыгыйм дип уйлады. Ул гел шулай итә. Казандагы эш урынында аның кебек әллә ничә хез­мәткәрне еш кына районнарга командировкага җибәреп торалар. Ирек һәрвакыт үзенең туган районын яки күршедәге берәр районны сайлый. Район үзәгенә килеп төшкәч, эшлисе эшләрен берәр көн алданрак бетерергә тырыша һәм соңгы көнне әнисе Үркәй әби янына сугылып чыга. Шулай итеп, ул ел саен ике-өч мәртәбә әнисе янында була иде. Менә бүген дә, район үзәгендә эшен бетергәч, иртәнге автобус белән кайтып төште, һәр­ва­кыт­тагыча, кичкырын авылда эшләүче яшьтәшләренең өйләренә барып килде, инде менә әнисе янында төн куначак та иртән туп-туры аэропортка китәчәк.Ирек сарык тиресен чоландагы озын юкагач колгага элде дә өйгә керде.

 

– Әллә чәйне җылытып алыйммы? – диде Үркәй әби.– Эһе.Үркәй әби, мич янына барып, кулдан ясалган артсыз урындык өстендәге электр плитәсен тоташтырды. Калҗаеп, каралып беткән казан кунасы өстендәге соры бу­яу­лы зур калай чәйнекне плитә өстенә утыртты. Университетта укыганда Ирекләрнең тулай торагындагы чәйнек тә шушындый иде. Ә әнисенә бу чәйнекне Ирек командировкаларының берсендә алып кайтып бирде. Казанның “Кристалл” кибетеннән алган иде ул аны. Алгач-алгач, дип, берьюлы ике чәйнек сатып алды. Берсе – шушы, икенчесе – тутыкмый торган тимердән, өстенә матур бизәкләр сырлап ясалган ялтыравык ак чәйнек. Анысын ул өенә, хатынына кайтарып бирде.Ирекнең командировка саен әнисенә нәрсә дә булса алып кайта торган гадәте бар. Инде әллә ничә күлмәклек, кырлы, калын пыяла стаканнар, алюминий калаклар, төрле төстәге ситсы яулыклар алып кайтты. Ул беркайчан да, әни­гә нәрсә алып кайтыйм икән дип аптырап тормый, бу йортка нәрсә кирәген бик белеп, эшкә яраклы әйберләр генә сатып ала. Кайбер әйберләрне ул кибеттән дә эзләп йөрми, турыдан-туры үз фатирыннан гына монда кайтара. Әнә тәрә­зәләрдәге ак ситсы пәрдәләр­не үз фатирыннан алып кайтты ул. Үзләренә эре чә­чәкле капрон тюль алгач, әле ярты ел гына эленеп торган бу пәр­дә­ләрне ыргытырга яки чүпрәккә тотарга кызгандылар. Аннары килен аларны каенанасына биреп җи­бәрде.

 

Үр­кәй әбинең кечкенә тә­рә­зәләренә әнә ничек матур булып, килешеп тора алар. Әнә теге төрлесе төрле зурлыктагы аш тәлинкәләре дә – Казан бүләге. Үзләренә кыйммәтле зур сервиз алгач, Ирек, боларның барысын җыеп, әнисенә алып кайтты. Үркәй әбинең яньчелеп, кайнар аштан каралып беткән алюминий тәлин­кәләре урынына болар бик ярадылар, ялт итеп, табак-савыт киш­тәсеннән бөтен өйгә ямь биреп торалар.Ирек белән Үркәй әби әйбер­ләрне тутырып бетерделәр. Ирек ялтыр йозакларны чертләтеп япты да чемоданны сары диван астына тыгып куйды. Аннары ул, галс­тугын салып, түр стенадагы көз­гене тотып торган кадакларның берсенә элде һәм, көзгегә карап, үсеп килүче сары мыегын як-якка сыпыргалый башлады. 

 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112