ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Укучылар иҗаты

 

Татар булып тудым дөньяга

 

“Милләтең кем?” – диеп сорасалар,

“Татармын!” – дип бирәм җавапны.

Сөенәмен татар булуыма,

Горурланып әйтәм мин аны.

 
Тусам да мин үзем татар булып,

Хөрмәт итәм барлык милләтне.

Кире кагам татарын да,әгәр

Сөйләп йөрсә юкны, гайбәтне.

 
Татар булып килдем бу дөньяга,

Татар булып үстем, яшим мин.

Беркемнән дә анам теле булган

Татар телемне мин яшермим.

 
Татар булып килдем бу дөньяга,

Татар булып бары китәрмен.

Шуңа инде бабамнардан калган 

Бар гадәтне хөрмәт итәрмен.

 
Татар булып тудым бу дөньяга,

Уйларым да татар, күңел дә.

Кайгыларым, моң-зарларым – татар

Шатлыгым да татар йөземдә.

 
Татар булып тудым бу дөньяга,

Йөрәгем дә татар, каным да.

Үлгән чакта язмыш сукмагында

Татар булып чыгар җаным да.

Ярат илеңне

 

Үз телеңне яхшы бел син,

Өйрән кирәк дигәнен.

Булсын, дисәң, әгәр кабул

Синең хыял, теләгең.


Үз динеңә бул син тугры,

Хөрмәтлә калганнарын.

Синнән аны дәвам итсен,

Туганнар, балаларың.
Үз җиреңне ярат чынлап,

Илең белән горурлан.

Барлык җирдә үрнәк бул син,

Килсен, дисәң, уңыш, дан.

Ватаным Татарстан

 

Күп милләтле гүзәл и туган як,

Торган җире болгар бабамның.

Уйнап үскән болын, тугайлары

Әби-баба, ата-анамның.


Яши синдә эшкә уңган халык,

Белеп итә торган ялын да.

Элеккедән килгән барлык гадәт

Калган аның кайнар канында.


Казанышың шуңа бөек синең,

Җиһан үзе җырлый сиңа дан.

Мәңге яшә сүнми кояш кебек

Туган ягым минем – Татарстан.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр