ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Ватан ятка әйләнде

 

Моннан күп еллар элек “Ватан ятка әйләнсә...” дигән язма бастырган идек. Анда сүз Татарстан Хөкүмәте юлламасы белән чит илгә укырга киткән яшьләрнең кире илгә әйләнеп кайтмаулары турында барды. 1990 еллар башында бездән беренче тапкыр яшьләрнең күпләп чит илгә укырга китүе Төркиягә булды. Татарстан Хөкүмәте булышлыгы һәм инициативасы белән 100 бала Кара диңгез буе дәүләтенә юллама алды. 

5-2

Моңа татарның аналитик акылга һәм алдан күрү сәләтенә ия булган язучысы Нурихан Фәттах шул вакытта ук каршы чыкты: ул балалар кире әйләнеп кайтмаячак. Нурихан аганың фаразы рас килде: яшьләр ирекне сайладылар, туган җиргә кайтып, акыл көчен эшкә җигәргә теләүчеләр алар арасында булмады шикелле. Ул гына түгел, бездәге башбаштаклыктан читкә китеп котылырга теләүчеләр саны туксанынчы елларда дулкын сыман үсте. Ил бик күп акыллы башларын югалтты, сирәк квалифика­циягә ия булган белгечләр ят ил­ләрдә ватандашлык хокукы алды һәм шунда хезмәт итә башлады.

 
Чит илгә китүнең яңа бизнес-формуласы актив рәвештә тормышка ашырылды: мондагы хө­күмәттән грант алып, читтә укый­сың да мыштым гына шунда төп­ләнәсең. Бу традициягә әйләнә язды, “Акыллы эмигрантлар грант оталар”, – дигән канатлы гыйбарә дә тудырып өлгерде. Читтә тормыш дә­рәҗәсе дә икенче, хезмәткә түләү дә бөтенләй башкача, бизнес бе­лән шөгыльләним дисәң дә мөм­кинлекләр зуррак. Шуңа күрә икен­че Ватан сайлаучыларны га­епләп тә булмый кебек: кеше шәхесе ирек­ле булырга яратылган, кайда тели, шунда яши. “Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул” дигән әйтем инде искерде, яшь акыллар олтан булырга теләмә­деләр.

 
Хәзер инде вазгыять тә үзгәрде: еракта яшәсәң дә, җирсү хисен басу өчен Ватанга кайтып килергә санаулы сәгатьләр җитә. Бу хәлнең ил өчен тискәре ягы шунда: кеше капиталы дип аталган бик кыйммәтле ресурслар югала. Хәзер инде хөкүмәт тә айныды: чит илгә грант биреп укырга җибәргән улларын һәм кызларын түгелгән акчаны кайтарып алу өчен судка би­рә башлады. Килешүләрне үк шулай төзергә өйрәнделәр: кайт­мый­­сың икән, котылгысыз рәвештә тү­лисең. Миллионнарны кире кайтарып алырга өйрәнгән хөкүмәт ба­рыбер оттыра, чөнки киткән егет­ләр һәм кызларның ил казнасына кертергә мөмкин булган өлеш­ләре миллиардлар белән исәпләнә һәм башка илләр икътисадына эшли.

 
Кешеләр, билгеле, туган якта эшләргә дә каршы булмас иде. Тик бездә алар акылын һәм талантын эшкә җигәрлек мәйданнар ясалмады. Технологияләр һәм технологик җиһазларны чит илдән “кара алтын” акчасына сатып алырга га­дәтләнгән бюрократия үзебездә нәрсәдер тудырырлык шартлар бул­дырырга өйрәнә алмады. Борынлый башлаган технологик бизнесны салымнар һәм тикшерүләр белән будылар, ирекле икътисадый зона дип аталган “бизнес-теп­ли­цалар” эшләп китә алмады: алар­­ның да бугазыннан чиновниклар мәнфәгате һәм томаналыгы дигән ике чылбыр буып алган иде. Илгә кайтып, эш урыны эзләргә маташкан акыллы башлар күрде: талантка тиң эш урыны юк, булганына хезмәткә лаеклы түләү каралмаган.


Инновацион белгечлек алган яшьләргә ни эшләргә кала? Алар ерактан торып эшләргә, өйдә торган килеш чит ил компанияләренә ялланырга тырышып карый. Интернетны бугазлаган саен, бу мөмкин­лек тә чикләнә. Яшьләрнең монда торып чит илдә эшләүләре исә салым түләмәгәндә дә ил икътисадына файда китерә, чөнки хезмәт хакы күләмендә генә булса да капитал кайта. Акчаларның чит илгә миллиардлап качуы фонында бу ярыйсы гына файда бирә. Әмма тимер пәрдә ныграк төшкән саен, яшьләргә бер генә юл кала: күлмәк-ыштанны юл сумкасына тутырырга һәм бәхет эзләп, читкә китәргә. Һәм без мө­һаҗирлекнең куәтле яңа дулкыны алдында торабыз.


Американың Stratfor дип аталган хосусый разведка компаниясе ясаган аналитик доклад “Россия озакламый баш миләреннән бө­тен­­ләй колак кагачак” дип белдерә. Яңа мөһа­җирләр дулкыны читтә яшәргә ом­тылышның төп сәбәбе итеп хезмәт хакларын һәм югары тормыш дәрәҗәсен дә түгел, илдә гадел суд системасы булмавын, чиновник­лар башбаштаклыгын һәм коррупция камчысын атыйлар һәм “безгә монда юк ирек” дип белдерәләр.


Читкә китүчеләр агымының көчәюен Росстат та таный: 2012 елда 36 мең кеше юлга кузгалса, хәзер еллык агым 350 меңгә җитүен күрсәтә. Үзебездәге бәйсез экспертлар ук бу санның 3-4 тапкыр киметелүен әй­тәләр. Россия­нең чит ил станокларына һәм технологик җиһазла­рына мохтаҗ­лы­гы бүген 90 проценттан ашып китә. Димәк, океан артыннан чын-чын­лап кислородны ябып куйсалар, бөтен сәнәгать ел-ел ярым эчендә җимерелеп төшә­чәк. Соңгы көн­нәрдә генә Сухой Суперджет авиалайнерын җитеш­терүче корпорация, үз очкычларын Иранга сатарга рөхсәт сорап, Америка Финанс министрлыгына мөрә­җә­гать итте. Рос­сиянең суверенитеты ни дәрә­җәдә булуын күрсәтүче бу факт, Вашингтоннан торып без­нең икътисадны җиңел генә кон­трольдә тота алуларын да сурәтли. Менә шундый шартларда җәм­гыятьнең актив катлавы мөһа­җирлеккә китеп бетсә, безне урта гасырларга кайтарып ташлау­ның бер кыенлыгы да калмый бит инде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 122, 18.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112