ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Кеше бәхет өчен туа


Сентябрь аенда Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Та­тарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами­ның иҗат кичәсе гөрләп узды. Сәхнәнең заманча бизә­леше, тавыш яңгырашы, би­на­ның матурлыгы тамашачылар күңеленә хуш килде һәм һәр номер кайнар алкышларга күмелде. Колач җитмәслек чәчәк бәйләм­нә­ре, бүләкләр – болары автор­ның һәм артист­ларның иҗа­тына зур бәя. Кичә соңында ул: “Киләчәктә дә сезне юатырлык, сезне моңланды­рыр­лык җырлар язармын”, – дип, тамашачыга рәхмәтен белдерде.

 4-1
Тәслимә Низами берничә дистә артистны җыю-оеш­тыру сәләтенә ия. Ә җыр-көй язуга килгәндә, ул беренче конкурста ук гран-прига лаек була. 22 ел элек шушы җиңүдән соң Тәслимә Буадан Казанга килә. Иҗат дәрте, моң белән тулган күңеле аны башкалага – мәгърифәт-мә­дә­ният үзәгенә тарта.


Фикердәш сәнгатькәр­ләр, моңдаш дуслар аны үз мо­хитенә кабул итә. Казанга булган мәхәббәте аны “Нурлы Казан” дигән җыр иҗат итәргә этәрә, ә концертта бу җырны Асылъяр бигрәк тә нурлы итеп башкарды. Композиторлык дипломы булмаса да, Язучылар берлегенә алмасалар да, күп чараларга аны катнаштырмасалар да, аның җыр­лары яңгырап тора. Сәнгать­кәр дуслары бе­лән чит өлкә­ләргә дә үзләре чыгалар. Халык күңелендә “Тәсли­мә Низаминың җыр­лары матур” дигән кыю фикер яши. Концерт тәмамлан­гач, халыкның басып дәррәү алкышлавы – моның ачык дәлиле.


Аны яратмыйча мөмкин түгел. Нык ихтыярлы кеше, тырыш, үрнәк әни һәм дустанә булган өчен дә яраталардыр аны. Тәслимәнең җырлары кирәк чакта киңәш булып, син көткән вакытта ярдәм-шифа булып яңгы­рый­лар, яшәргә көч, дәрт, куәт бирәләр. Аларда фальш юк. Аларда – кеше язмышы.


– Тәслимә ханым, бу җә­һәттән һөнәри осталыкны үстерү мөмкинлекләре хакында фикерләрегезне иш­е­­тә­се килгән иде.


– Музыка грамотасын үз­легемнән өйрәнәм. Һәвәскәр композиторлар оешмасында торам. Рәисебез Татарс­танның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин ки­ңәшләрен бирә. Бөек шагыйребез Ренат Харис та: “Тәс­лимә, шагыйрә буласың кил­сә, фикерне тирәнәйтеп, үсте­реп, төбенә төшмичә тук­тама”, – диде. Талант булгач, кешенең бер-ике җөм­ләдән торган киңәше дә җи­тә. Залдагы тамашачы җыр­ны ничек кабул иткәннән чыгып та нәтиҗә ясыйм. Әмма күңелне борчыган нәр­сәләр дә юк түгел. Җыр­ларны радио-теле­видениегә чыгаручы дәрәҗә­ле комис­сияләр нәрсә эшләп утыралар икән дип, җан әрни. Популяр җы­рымдагы: “Кеше бәхет өчен туа, бәхет кирәк миңа да”, – дигәнне “Кеше бә­хет өчен туа, бәхетле булсын һәркем”, – дип тә әйлән­дереп язган берәве. Көй­ләрне әйт­кән дә юк инде! Урлашалар. Коточкыч. Ә бер җыр язучы-башкаручыга радиода тапшыру алып баручы: “Си­нең “Бәхет кирәк миңа да” җы­рың бик популяр инде“, – дип, минем җыр икәнен онытып, әң­гә­мәне башлап җи­бәр­де. Чөн­ки әле ул ханым­ның популяр җыры юк. Менә эш нәрсәдә!


Җырчыны җыр күтәрә. Заманында Габделфәт Сафин белән “Язмыш” (Гөлнур Айзатуллова шигыре),” “Яран гө­лем” (Фоат Мортазин шигыре), ”Оныттырма” (Азат Хә­нифәтуллин шигыре), ”Тор­мыш ул – карусель” (Рашат Ни­за­ми шигыре) бергә ижат иткән җырларыбыз халык күңелендә лаеклы урын алдылар. ”Әлдермешкә кайтам әле” Россия буйлап сәяхәт
итә. Җырчы Чәчкә авторларын әйтеп тормаса да, “Гомер синсез уза” (көе минеке) бик популяр. Популяр­лыкның югары ноктасында йөрүенә дә карамас­тан, Гү­зәл Уразова җырлар­ның авторларын атап уза. Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Эльвира Хәй­рул­лина да – шундый рәхмәтле җаннардан.


– Соңгы вакытларда татар дөньясында җыр­ның көче югала бара кебек тоелмыймы?


– Татар теле беткән оч­ракта да җыр калачак, җырда моң кала, җырда кала сүз, тел. Җыр – иң көчле корал. Яхшы җыр кешенең йөрә­гендә урын ала. Соңгы вакытта халык театрга, концертка йөри – уяна башлады. Чөнки бу дөньяга кеше эшкә барып кайтып, ашап, йоклар өчен генә тумаган. Кешенең рухи байлыгы, дуслары булырга тиеш. Әбиләр заманында, нин­ди генә хәер­челектә яшә­сәләр дә, көз-кыш көне мал суйганда өмә­ләр ясыйлар, туганнарын, дус-ишлә­рен җыя­лар иде. Хәзер күрше күршегә ишеген дә ачмый... Дөрес, минем күршеләрем Аллага шөкер!


– Концерт олуг мә­хәб­бәт хисе белән сугарылган. Бу дөньяны ярату, шатлана да белү, кайгыга да түзү, кичерү дә... Син сәхнәдә үзеңне бик гади тотасың, тамашачыны йө­рәгең бе­лән тоясың. Син бәхет­леме?


– Җырларым – тормыш җыры. Яшәү мәгънәсе, яшәү матурлыгы. Тамашачыга сәх­нәдәге гадилек, күктә очып йөрмәвең якынрактыр, кү­рәсең. Кирәк икән, көлә, күңеле тулса, елап та утыра ул. Ничек кенә булмасын, артист та, тамашачы да милли йөзе­безне сакларга тиеш. Без гаиләдә кечкенә генә шатлыкны зур итеп кабул итәбез. Бәхет ул – шатлана белү. Элеккеге киноларда кешеләрнең йөзләре балкып тора иде. Ә хәзер... Йөз­ләрдә киеренкелек, күз­ләрдә ачу чагыла. Юкса начар да яшәмибез бит инде. Менә ни өчен җыр сөюче дусларыма җырларым аша матурлыкны күрә белик, бер-беребезне хөрмәтлик, яшәү кадерен белик дип ишеттерәсем килә.

 

Концертның беренче бү­легеннән соң мин шагыйрә Нәҗибә Сафина белән сөйлә­шеп алган идем. Аның фи­керләре газета укучылар өчен дә кызыклы һәм гыйб­рәтле булыр дип уйлыйм.

 
– Тәслимә Низаминың җырлары кичәсенә бик канатланып килдем: берен­чедән халыкчан, икенчедән, Композиторлар берлеге әгъзасы булмаса да, көйләре үзенчәлекле. Күпчелек концертларда гел бер генә көй тыңлаган кебек булып кайтып китәсең. Әмма ләкин бу концерттан аерым-аерым отып алырлык җырлар кү­ңелдә кала. Контраст эшләр өчен Р.Яхин музыкасын да бирделәр – “Киек казлар” җыры ул. Чынлыкта ул композитор белән Т.Низами арасында да халыкчанлык дигән асыл үзәк бар икән. Тәслимә шикелле берничә генә кеше булсын иде һәм алар да аның шикелле берничә татар баласын, берничә татар оныгын һәм аларның балалары туган телле, безнең сәнгатькә гашыйк итеп тәрбиялә­сеннәр иде. Ә ул урыс балаларын да татар җырына тарта бит! Халык Тәслимәне ярата, зал тутырып килгән. Кул чабуларыннан күренеп тора: тамашачы шулкадәр сыйфатлы, шулкадәр рәхмәтле, шулка­дәр те­ләктәш! Зур оештыру сәләтенә ия икән ул! Мондый иҗат кичәсе оештырып, үзе өчен түгел, ә иң беренче чиратта татар халкы өчен бәйрәм ясап, “без бар, без бетәргә тиеш түгел!“ дигән фикерне алга куя. Чын бәхет, чын шатлык туган телдә генә, туган моңында гына була ала дигәнне исбатлый. Тәслимә Низами кебекләр аз. Аһ, күбрәк булсалар иде алар, без аларны күтәрә алсак иде!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 141, 02.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр