ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

//

Артист – татар кунагы белән бер ул

 

Мәңге картаймый торган артист. Мәзәк хәлдә калдыра, төп башына утыртырга да күп сорамый. Кешенең эчендә ни ятканын бер-ике сүз алышуда аңлый. Театрның мәзәк капчыгы, җаны, әкиятче бабасы. Болар барысы да – Татарстанның халык артисты, язучыларның А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены иясе Хәлим абый Җәләлов турында. Бүген хәйләкәр карашлы артист белән җитди проблемаларга кагылдык. Хәлим Җәләлов татар теленең дәрәҗәсен арттыруда үз тәкъдимнәрен җиткерде.

18-1

– Иң бәрәкәтсез нәрсә – адәм баласының гомере һәм вакыт дисез. Вакытны бәрә­кәт­ле итәр өчен нәрсә эшләп була?

 
– Мин аны һаман әйтә киләм: иң бәрәкәтсез нәрсә – вакыт. Аның узганын сизми дә каласың, үтә дә китә. Менә хәзер җитмеш җиденче яшем белән барам. Яңа гына мәктәпкә барган, театр училищесына укырга кергән, театрга эшкә килгән кебек. Вакытны бәрәкәтле итеп булмаса да, эчтәлекле, мәгъ­нәле итеп була. Яшь вакытта мавыгуларга бире­ләсең, мизгелнең кадерен бел­мисең. Акыл утыра башлагач, эшләп булган вакытта шушы эшне башкармаганмын дип үкенү­ләр дә була. Дөрес, эшкә бер­ва­кыт­та да салкын карамадым. Сәх­нәдә алак-шалак йөрүне яратмадым, кабул да итмәдем. Кечкенә генә рольдә дә күренергә, аерылып торырга тырыша идем. Бу – гомуми сүзләр, монда яңалык юк. Ләкин аларда ялган да юк. Театрда 52 ел элек эшли башлаган идем, хәзер дә үземә шул ук таләпләрне куям.

 
– Ярты гасырдан артык эш­ләгәч, рольләрегез дә шактый булгандыр.


– Уйнамадым дип зарлана алмыйм. Ләкин уйнамый калган роль­ләр бар. Артист бит ул – татар кунагы шикелле, өмет иткә­нен түгел, алдына килгәнен ашый. Ә сорап аласы килгән чак­лар була. Режиссер мөмкин­легеңне сиңа караганда күбрәк беләдер, миңа калса. Ширияздан абый Сарымса­ковның, артистны юкка чыгарасың килсә, үзе теләгән өч рольне бир, дигән сүзе бар. Дөрес тә шулай. Кайчак мөмкинлегеңне чамалап та куясың, роль исә сине урап үтә.


Яшь чакта Гоголь әсәрләрендә уйныйсы килгән иде, үкенечкә калды. Мин укырга 1961 елда килдем. Икенче курста укыганда, спектакльләрдә роль бирәләр иде инде. Шул заманнан бу көннәргә чаклы театрда Гоголь әсәрләре куелмады. Куелган очракта, сорап булса да, роль алган булыр идем. Яшь чакта көч күп, теләк зур була бит инде ул. Гомумән алганда, роль бирмәделәр, кыерсыттылар дип елый алмыйм. Зарланучыларны кабул да итмим.


– Шуклык аркасында мәк­тәп­тән куа яздылар, дип язгансыз. Хәзер холык үзгәрдеме?


– Бүре тиресе төсен үзгәртсә дә, холкын үзгәртми, диләр. Холык шул ук, ләкин басынкырак инде мин. Уналты яшьтә кыланганны хәзер кыланып булмый. Шушы яшьтә урамда тәмәке тартып, бераз чайкалыбрак барам икән, ул инде килешми. Яшь чакта мондый хәлләр гафу ителә әле. Шаянлык, шуклык табигатьтән килә. Тор­мыш­ның агын-карасын шаярып үткәрә белдем, беркемнән дә көн­ләшмәдем. Мактанып әйтүем тү­гел, дөресе шулай: кирәк булса, уйный, кирәк чакта җырлый, бии идем. Шулай булгач, нәрсәгә ке­ше­дән көнләшим? Укытучыларым әйбәт булды, мине төрле яклап ачтылар. Аларны телгә алмасам, гөнаһ булыр иде. Ширияздан абый Сарымсаков актерлык осталыгын ачты. Сәхнә телен Габдулла абый Шамуков укытты. Ул курс эшләре тапшыра торган иде. Минем бирем башкаларныкыннан алдан әзер булгач, ул, Җәлал, әйдә икенчене башлыйбыз, дия иде. Тын алырга ирек калдырмаса да, зарланмадым, киресенчә, бу миңа бик ошый, эшләргә ярата идем. Шуңа күрә барысы да: чит ил әдәбия­тыннан Татьяна Александровна Геллер, пластикадан укыткан Анна Федоровна Гацуллина да үз итте. Мин аларның фәннәреннән дә алда бара идем, кайсылары имтиханнарны тапшырмаган килеш тә яхшы билге куйды. Холкымдагы кызулык, шуклык училищеда минем файдага эшләде. Тамашачы да мине шук, шаян артист дип исендә калдырды.


– Үзегезне гел комик артист итеп кенә кабул итүләренә үп­кә­ләмисезме соң?


– Ул бит беренче рольдән үк шулай калды. Батулла аны хәзер дә көлеп сөйли. “Фаҗигале юлда” спектаклендә (ул вакытта мин икенче курста гына) Бу-Юнг дигән хезмәтче ролен бирделәр. Аның нибары 3-4 җөмләсе бар. Шуны әйтәм дә, йөгереп чыгып китәм, халык кул чаба иде. Аннары “Чаткы­лар”да (Таҗи Гыйззәт) Тимергалине уйнадым. Таштан су сыга торган кыю кеше, өздереп җырлый да, бии дә. Бу рольдә без икәү идек. Теге бер-ике уйнады да, рольдән баш тартты. Зимагур роле үземә генә калды. Дүртенче курста “Тормыш җыры”нда (Мирсәй Әмир) Каюм роленә билгеләделәр. Аңа артист озак кына табылмыйча торган. Җырлы роль ул. Режиссер Габдулла абый Йосыповка мине Һи­дият абый Солтанов тәкъдим ит­кән. Каюм –13-14 яшьлек малай, ә мин соңгы курста буйга да тартылганмын, рольгә билгеләнүем икеле иде. Ләкин гармун алып җырлап җибәрүем булды, Габдулла абый, алабыз, диде. Менә болар барысы да театрга алынганда роль уйнагандыр дип уйлыйм. Камал теат­рына Наил Әюпов белән икебезне генә кабул иттеләр. Аннары гел шундый рольләр китте. “Күк капусы ачылса” спектаклендәге Гайфи ролен Рәфкать Бикчәнтәев белән бергә әзерләдек. Берзаман Рәф­кать абый Мәскәүгә кинога тө­шер­гә китте, ә мин “Күк капусы...”нда Гайфи ролендә берүзем калдым. Җиде көн рәттән уйнадык, җиде көн аншлаг белән барды. Андый хәл башка спектакльдә бик булмады. Аннары Рәфкать абый кайтты, спектакльне килеп карады, канә­гать калды булса кирәк. Аның уйнар көне җиткәч, мин спектакльне карарга килдем. Ул исә, бүген син генә уйна, дип әйтте. Шатланып риза булдым инде! Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Аннары роль үземә генә калды. “Диләфрүзгә дүрт кияү”дә (Туфан Миңнуллин) Шәкүр роле минеке булды. Анда да шундый ук роль. Әле хәзер дә кайберәүләр килеп, нихәл, Шәкүр, дип иңемә кагып китәләр. Монысы мәгънәсезрәк тоелса да, үз иткән кешегә үпкәләп тә булмый. Шулай исендә калдырган бит инде ул мине, нишлисең.


– Моннан бик күп еллар элек язучылыкны хобби дип атагансыз. Хәзер инде Сез шактый китап чыгардыгыз. Язучылыкка карата фикерегез үзгәрмәдеме?


– Бер тамчы да үзгәрмәде. Гәрчә тәрҗемәләрем, әкият китапларым шактый басылып чыкса да. Әле менә тагын бер китабым чыгарга тора. Анысы инде – автобиографик әсәр, “Кала юлы” дип атала. Укыган кешеләр, сатуда тормас бу диләр, анысын күз күрер. Элеккеләре исә тиз таралып бетә иде. Шулай да, бу шөгылемне хобби дип әйтүдән ары китә алмыйм. Чөнки Зөлфәт, Кадыйр Сибгатуллин, Мөдәррис Әгъләм, Рәшит Әх­мәтҗановлар белән аралашып, әвә­рә килеп яшәдек. Алар янә­шәсендә үземне язучы дип атый алмыйм. Бу эш Туфан Миңнуллин тәкъдименнән башланды. Ул миңа тәрҗемәгә алынып карарга кушкан иде. Аптырап калдым, мин тәрҗемә итәрмен дә, ә басмасалар, дим. Туфан абый бер дә шаккатмады, басмасалар, 17 тиенлек каләмең әрәм булыр, шул гына, диде. Ул вакытта Вампиловның бик популяр чагы иде. Үзем өчен дүрт пьесасын тәрҗемә иттем дә, Фаил Шәфигуллинга әйттем. Ул, әйдәк­ләп, үзләренә алып керде. Мин генә түгел, Эльмира да тыңласын, ул да фикерен әйтер, ди. Икесе дә җылы сүзләр әйттеләр. Икенче елны нәшриятның өлкән мөхәррире Рәис абый Даутов Вампилов әсәр­ләрен минем тәрҗемәдә китап итеп бастырып та чыгарды. Те­гермән ташын ялаган күсе икенче юлы килмичә калмый, диләр бит әле, минем дә тагын язасым килә. Әкиятләрне шигъри ритмга салыйм әле, минәйтәм. “Корчаңгы тай”­ны Зөлфәт белән Мөҗәйгә (Мөдәррис Әгъләмне шулай дип йөртә идек) укыдым, икесе дә кабул итте. Әкият “Сабантуй” газетасында өч санда басылып чыкты. Моны Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе Гариф абый Ахунов укыган икән, бер аерылмыйча укып чыктым, дип шалтыратты. Сине берлеккә әгъза итеп кабул итәргә кирәк, ди бу. Ул вакытта, кеше көлдермәгез инде, дип баш тарттым. Аннан “Турай батыр”, “Пәриле күл буенда”, “Шәрә бүре” әкиятләре басылды. Беренче әкият китап булып та чыкты. Шуннан мине берлеккә әгъза итеп кабул иттеләр. Карт артист булып килеп кердем, яшь шагыйрь булып чыгып китәм, дидем язучыларга.


– Бүген иң борчыган мәсьәлә – тел мәсьәләсе. Татар теленең дәрәҗәсе бармы? Әгәр ул түбән тәгәрәде дисез икән, телнең абруен ничек күтәрергә?


– Бу – бик четерекле сорау, мо­ңа ике сүз белән генә җавап биреп булмый. Рәсүл Гамзатовның бер фикерен китерәм. Ул, әгәр иртәгә телең бетә дисәләр, мин бүген үләргә риза, ди. Милләтнең ике канаты бар. Аның берсе – тел, икенчесе – иман. Бу фикерне кешегә көчләп такмыйм, ләкин аның хак­лыгына иманым камил. Соңгы вакытларда бер нәрсә сөендерә: яшь артистлар татарча камил сөй­ләшә. Эмиль Талиповның сөйлә­менә тел-теш тидерерлек түгел. Фәннүр Мөхәммәтҗанов татарча бер дигән итеп сөйләшә. Элегрәк елларда телнең аһәңе, матурлыгы аксаган вакытлар була иде. Тагын бер мисал: театрда Айгөл Абашева дигән кыз эшли башлады. Ул рус мәктәбендә укыган, институтта рус бүлегендә белем алган. Ләкин шулкадәр тырыш, гаиләсендә, мәктәптә алмаганны хәзер алырга, татарча камил сөйләшергә тырыша. Аңа ихластан ярдәм итәм. Хәзер сөйләштереп карагыз, бик күпләрне бәреп ега, мәгънәви басымны белеп куя. Басымны дөрес куймау чире ул артистларда гына түгел, дикторларда да бар. Хәтта Мәскәү дикторлары да текстны дөрес укымый. Ә телне тоймау –сөйләмдә генә түгел, язуда да. Әдә­биятта да бу җәһәттән кимче­лек­ләр шактый. Тагын бер кат Мөхәм­мәт абый Мәһдиевне укып чыктым. Менә кайда ул үрнәк! Яки Әмир­хан ага Еники. Бүген андый аһәңле, “тәмле” әсәрләр юк дәрә­җәсендә. Бөтен бәла татарча фи­керләүдән бизә баруыбызда. Мәк­тәптә уку русча, БДИ русча булгач, нинди татарча фикерләү булсын. Урамда татар теле кирәкми, бик сирәк җирдә генә татар теле кулланыла. Күпме генә татар мәктәбе бар безнең? Казанда бер-ике татар мәктәбе калды, ә бүтән җирдә күпме? Җитәкчеләр, татар телен саклау өчен, гаиләдә ана телендә сөйләшергә тәкъдим итәләр. Бу гына җитми шул. Мин баланы, кодрәтемнән килсә, башлангыч сыйныфларда саф татарча укытыр идем. Мәҗбүри рәвештә! 1-4 сыйныфта татарча укыса, югары сыйныфка күчкәндә, аның милли үзаңы формалашкан була инде. Хәтта ки, татар мохитеннән ерак­лашса да, телен онытмас, милләтеннән бизмәс иде.


– Үзегезнең балаларыгыз татарча сөйләшәме соң?


– Кызларым татарча сөйләшә, шөкер. Алар балалар бакчасыннан ук татар мохитендә тәрбия­ләнделәр. Беренче оныгым татар мәктәбендә укыды, татар телен камил белә. Икенче, өченче оныкларым рус мәктәбендә укый. Кайчак мин алар белән, кыланып, русча сөйләшәм, алар, бабай, татарча сөйләш, дип мине туктаталар. Шул чакта әйтеп бетермәслек рәхәтлек кичерәм. Дүртенче оныгым бәлә­кәй әле, ул да ана теленнән бизмәс дигән ышанычым зур. Балаларда татарча сөйләшүдә ихтыяҗ бар. Димәк, сәбәпне бүтән кешеләрдән, югарыдан гына эзләү дә бик үк дөрес түгел. Юнәлеш бирүче, татар теле оеткысын салучы, ата-ана бит.


– Өлкән буын артистлардан, яңа театрны кабул итеп бетереп булмый, дигәнне еш ишетергә туры килә. Сез хәзерге театр турында нинди фикердә?


– Театр ул – җанлы организм, гел үзгәреп торырга, даими кан алмаштырырга тиеш. Башкача, театр юкка чыгачак. Шөкер, Камал теат­ры бер урында тормый. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең дә иң эшли торган вакыты. Илгиз Зәйни, Айдар Җаббаровларга өметләр зурдан. Дөрес, яшь­ләр­нең алымнары икенче, артистлар да башка төрле. Алар һәр көнне пластика, җыр буенча дәрес ала. Искиткеч бит бу. Мин театр үзгә­реп торырга тиеш дип саныйм. Ә инде театрны аңламый башлый­сың икән, эшелоннан төшеп кала­сың, шул гына. Камал театры заман сулышын нечкә тоя, шуңа күрә тамашачы монда тартыла да инде.


– Хәлим абый, Сез бит – әкиятче бабай да. Бәйсезлек турында әкият язсагыз, аның эчтәлеге нинди булыр иде?


– Эчтәлеге нинди генә булса да, өмет белән бетәр иде. Вакыйгалар нинди генә юнәлеш алса да, мин әле өмет белән яшим.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 127, 25.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112