ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 176, 25.11.2017/

И, авыл, син...

 

Күпме иҗат кешесенә илһам чыганагы булган, җырларда җырланган, шигырьләрдә лирик хисләр белән сугарылган, кемнедер гомерлеккә үзенә бәйләп куйган, кемнедер гомере буе җирсенеп, сагынып яшәргә мәҗбүр иткән авыл... Соңгы елларда ул да үзгәрде. Кайсыдыр шәһәрләште, яңарды, үсте, кайсыдыр бетүгә, үлемгә дучар ителде.

5-3

Кешеләр арасындагы мөнә­сә­бәтләр дә бөтенләй башка хә­зер. Әмма авыл, аның ке­шеләре – әле дә илһам чыга­нагы. Күңе­леңдә иҗат очкыны гына бул­сын, авыл урамын бер әйлән­сәң, һич арттырусыз, язар өчен берничә тема үзеннән-үзе ая­гыңа урала... Биредә бит һәр йорт, һәр тыкрык, һәр җансыз әйбер дә нидер сөйли. Ә ке­шеләре... аларның һәркайсы­ның күңел сандыгына мең дә бер гыйбрәт яшеренгән. Тың­лый, аңлый гына бел... Гомер буе читтә яшәп тә, гомерлеккә авылныкы булып калганнары да шундый.

 
Авылыбызда мәчет ачылу тантанасы бара. Күрше Сала­вычта яшәүче Суфия апа килде дә: “Апай кайткан иде, әниеңне бик күрәсе килә. Сезгә алып чыксаң буламы?” – диде. “Була, була”, – мин әйтәм. Ул чакта ашы­гып Суфия апаның соңгы җөмләсенә игътибар да бир­мәгәнмен. Өйгә кайтып, бераз вакыт үткәч, әлеге сүзләр ко­лагымда кабат яңгы­ра­гандай булды: “Йөри алмый инде ул, күтәреп кенә йөртәләр...” Яз­дан бирле хәле-кәефе минут­лап үзгәрә торган әни янына кү­тәреп авыру алып керсәләр (мондый тәэсирле очрашулар болай да авыр була бит), көн­дәлек укол-дару белән генә торган олы кешегә бик кыен булыр дип, Суфия апага хәбәр җибәрәм: “Ачуланмагыз...”

Әмма кунак апабызның әни­не күрү теләге шулкадәр көчле була, аптырагач, кызы белән кияве алып чыгалар. Кызганыч, мин бу очра­шуның шаһиты була алмадым. Кайтып керүгә, әнинең беренче сүзе: “Миңсынур булган ич ул, ә син әллә кем дигән идең...” – булды. Баксаң, балачак, яшьлек дуслары булганнар икән!

 
– Соңгы кайтуымдыр инде, сине күрмичә китә алмадым, шул­кадәр сагынган идем, – дигән Миң­сынур апа. Дөрес, яшьлек истә­лекләрен барлап, сөйләшеп утырырга икесенең дә сәла­мәтлекләре мөмкинлек бир­мәгән. Миңсынур апа да унҗиде ел элек инсульт кичереп, кеше ярдәмендә генә йөри икән, әнинең дә “стажы” унсигез ел...


Ә мине 85 яшьлек әбинең шушы хәлендә дә дусларын, туганнарын, авылын, туган нигезен җир­сенеп, Казахстаннан кадәр юлга чы­гуы, машинада меңнәрчә чак­рым юл үтәргә көч табуы гаҗәп­ләндерде дә, уйландырды да. Безгә генә түгел, Чапшардагы, Яңгулдагы туганнарында да, безнең авылдагы төп нигезендә дә булган, соң­гы­сында Коръән укытканнар икән. “Әй, сөендем, – дигән ул әнигә. – Безнең нигездә сеңлем Асиянең кызы белән кияве шундый матур итеп яшиләр, бар җирләре ялт иткән. Мәчеткә дә бик куандым, үзе матур, үзе әллә каян күренеп тора...”


Юкса инде Миңсынур апа­ның авылдан чыгып киткәненә бер­ничә дистә ел, авылда инде аны хәтерләүчеләр дә бармак белән генә санарлык, безнең кебек урта буыннар өчен дә ул инде чит кеше... Читтә тамыр җибәрсә дә (шунда гаилә корган, балалар үстергән ләбаса), туган нигез, туган авыл дигән әйбер адәм баласының бә­гы­рендә кала, балачактагы, яшь­лек елларындагы матур хати­рәләр аны оныттырмый, сагындыра, үзенә тарта икән. Әле кайтам дигән теләге көчле булганнарга шушы кадәр юлны үтәргә көч-куәт тә бирә! “Соңгы кайтуымдыр”, – дигән­нәргә дә...


“Безнең авылныкы түгел ул!”

Моннан берничә ел элек Балтачта бер бик тә күңелсез хәл булган иде. Гыйбрәт өчен дип булса да, аны искә төшерәсем килми, язмамның максаты да ул түгел. Әлеге шаккатмалы хәл булганнан соң берничә көн үтүгә, аны кылган “герой”ның элекке авылдашларын – танышларымны очраттым. Сүзе­без бу темага кагылуга, аларның берсе, шактый катгый итеп: “Безнең авылныкы түгел ул! – дип куйды. – Авылдан чыгып кит­кәненә егерме еллап бар инде...”


Уйлана белгән кешегә саллы җим иде бу сүзләрдә. Карале, мин әйтәм, кемнедер, вафатына фә­ләнчә ел үтсә дә, безнең авылныкы ул дип горурланып сөй­лиләр, искә алалар, күренекле шәхесләрне районнар, авыллар үзара бүлешә дә әле, ә кемнедер кырын бер гамәле белән авылдашлар исем­легеннән сызалар, дим. Әле бит соңгысы әллә кая, еракка китмәгән, районда гына яши... Барыбызга да ул безнең авылныкы дигән бәягә лаек булырлык итеп яшәргә язсын иде дә. Авылдагыларга да, читтә­геләргә дә. Гәрчә бу бәяне алыр өчен әллә ни хезмәт тә кирәк түгел, кемгәдер дәрәҗәсе, кемгә­дер гамәле, кемгәдер гадилеге, яшәү рәвеше дә сәбәпче була ала. Мәсәлән, безнең Ришат кебек.

Кечкенә буйлы, олы йөрәкле

Әлеге дә баягы шул мәчет ачылу тантанасында ветеран укытучы Рауза апа Зиннәтуллина җый­налган бар халыкны шаккатырырлык, сокландырырлык бер мәгълү­мат җиткерде. Мәчет төзелешендә эшләүчеләрне бү­ләкләгәндә, авылдашыбыз Ришат Камалиевны чакырды да: “Бе­ләсезме, шушы кеч­кенә генә егет мәчетнең бер эшен­нән читтә калмады, коймаларны берүзе корып чыкты, әле авылның югары очында бригадир ролен дә үтәде, бар халыкны эшкә чакырып йөрде”, – диде. Район җитәкче­лә­ре­нең дә, башкаладан килүче­ләр­нең, калган кунакларның да күзлә­рендә соклану иде бу минутларда.

5-1
Ә без, авылныкылар, Ришат­ның бу гамәлләренә инде ел буе шаһит булганга, бар халык алдында аңа шушындый бәя бирелгәнгә ихлас сөендек кенә. Мәчет бурасына дигән агачларны каезларга дигәч, Балтачка барып, яңа балта алып кайткан, кайратып, әзерләп куйган егет, дөрестән дә, бер генә эштән дә читтә калмады. Бураганда да, фундамент эшләгәндә дә, чис­тарткан­да, төзегәндә дә... гел төзүчеләр янында мәш килде (зиратта үткән өмәләрнең берсеннән дә калмый ул). Хәер, моңа кадәр дә ачык күңелле Ришат авылда олысына да, кече­сенә дә дус, һәркем белән сөй­ләшер тема, сүз таба, шуңа күрә барыбыз ярата, хөрмәт итә идек үзен.


Дөньяга килгәндә үк язмыш сынавына дучар булган (баласын шактый авырдан таба әни кеше – шунда буыннарына зыян килеп калганмы, әллә шулай яралганмы, монысына “язмыш” дип килешергә генә кала һәм килешә дә Әминә апа), үзенчәлекле – кечкенә буйлы булса да, олы йөрәкле шул Ришатыбыз. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, уен-көлке дә, үткенлек тә җи­тәрлек үзендә. Кая барса да, югала торганнардан түгел.


– Курыктым шул, бер җиргә дә җибәрмәдем, – ди Әминә апа. – Әле ярый, яшьтәшләреннән бераз соң­рак булса да, укырга биргәнбез, мәктәптә бик яратып укыды. Беркем үчекләмәде, кимсетмәде, сыйныфташлары бик яратты. Әле дә бөтенесе шундый якын итеп йөри. Туйларына-никахларына да чакыралар, очрашуларга да бара...


Дөресе шулай, сыйныфташлары гына түгел, алардан бер­ничә ел соңрак укыганнар да Ришатны үз тиңдәшләре саный, алар да, аннан соңгылар да “Ришат абый” дип аңа тартыла. Сәбәбе нидә икән соң дисезме? Билгеле, Ришатта. Аның ихласлыгында. Бала күңелен алдап булмый шул. Ихлас ярата ул аларны. Моннан берничә еллар элек тирә-якта иң беренче булып (әле Сабантуйларга да алып килмиләр иде) квадроцикл сатып алган иде Ришат. Әй, рәхәт­ләндерде бөтен авыл баласын шунда утыртып йөреп! Шуннан бирле бөтен бала-чага өчен дөнья­дагы иң шәп дус – Ришат абыйлары! Мәктәп яшендәгеләр өчен дә чит кеше түгел ул. Кечерәкләрне кыш буе Шушма елгасындагы бозны тәр­типләп, хоккей уйнарлык хәлдә тотып сөендерсә, зурраклары белән күрше Салавычтагы спорткомп­лекс­ка шөгыльләнергә йөри... Өл­кән­нәрнең дә хәл-әхвәлен белешеп тора. Шуңадырмы, безне­келәр генә түгел, авыл аша үткән биктәшле­ләрдән дә беркем дә Ришатка сәлам бирми үтми. Үзе дә әллә каян эндә­шә шул...


Әнисе Әминә апага иң ныклы терәк, ярдәмче, булышчы да Ришат. “Әле ярый читкә җибәр­мә­гәнмен, ничек үз янымда калдырганмын”, – дип сөенә ул бү­ген. Бер-берсен ярты сүздән аңлый, авыр чакларда бер-берсенә иптәш тә, фикердәш тә ләбаса алар. Тормыш иптәше Ринат абыйның фаҗигале үлеме, кечкенә авыру бала белән яшьли тол калу, авыру-сырхаулар, югалтулар... – тор­мыш юлы шактый сикәлтәле булды Әминә апаның. Чарасыз калган чаклары да, әрнү-сызланулары да күп булды. Әмма зарланмады, мо­ңын, йөрәк әрнүләрен эчкә йота белде. Бүген дә булганына шөкер итеп, улының яхшы гамәлләренә сөе­неп яши. Авылдашларының Ришатка булган хөрмәтенә, яхшы мө­нәсәбәтенә рәхмәтле булып яши...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 08.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112