ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

Шәфигуллиннар мәктәбе


Бу көннәрдә Казандагы Каюм Насыйри музеенда рәссам Шәүкәт һәм язучы Фаил Шәфигуллиннар иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә шәхси архив материаллары, кулъязма һәм куен дәфтәрләре, хатлар, диңгез күренеш­ләрен тасвирлаган картиналар, график сурәтләр, тарихи фотокадрлар һәм башка күп кенә экспонатлар урын алган.

4-2
Аерым иҗат әһел­лә­ре­нең вафатыннан соң, исеме хә­тер­дән җуелып, онытыла. Бу яктан арабыздан бик иртә киткән танылган сатирик язучы Фаил Шәфигуллин бә­хет­ле, аның иҗаты һаман да игътибар үзәгендә. Фаил абый­ның, фаҗигале үлемен­нән соң, хатыны, шагыйрә Эльмира апа Шә­рифуллина, барлык әсәр­лә­рен берәмтек­ләп җы­еп, күп кенә яңа китапларын чыгаруга ирешә. Шулай ук Фаил абыйның шәхси архивын туп­лап, Милли музейга тапшыра, күр­гәз­мә­нең нигезен шул әйбер­ләр тәш­кил итә. Күргәзмәне оештыруда Каюм Насыйри музее хез­мәт­кәр­ләре белән бер­лектә Фаил Шәфигуллин­ның кызлары – Раушания һәм Резеда, онык­лары зур тырышлык күр­сә­тә. Алар белән тантаналы ачылышта күрешеп, аралаштык.


Унтугызынчы гасыр мәгъ­рифәтчесе Каюм Насыйри белән ХХ гасыр вәкилләре Шәфигуллиннарның уртак­лыгы нидә соң, дип сораучылар да булыр. Иң әүвәл, алар – якташлар, ягъни Яшел Үзән районыннан (элеккеге Зөя өязе). Бөек мәгърифәтче Габделкаюм Габденнасыйри тумышы белән Югары Шырданнан, бертуган Шәфигул­линнарның туган авылы Карашәм шуннан ерак түгел. Моны Каюм Насыйри үзе сызып калдырган Казан губернасы картасыннан да күреп була. Әлеге картаның оригиналы Санкт-Петербург ки­тап­ханәсендә саклана икән.


Каюм Насыйри – төрле фән­нәр буенча дистәләгән гыйль­ми хезмәтләр язып калдырган галим. Шәүкәт һәм Фаил Шәфигуллин иҗа­тында да Каюм Насыйрилар дәве­рен­нән килгән көчле мәгъ­рифәт рухын тоябыз, иҗади мирасларының күп­кырлы, киң колачлы икәнен күрәбез. Фаил Шә­фигуллин – халыкка матур әдәби әсәр­ләр калдырып киткән шәхес. Аның юмо­рескалары бүген дә сәх­нәдән төшми. 1988 елда нә­шер ителгән “Кешелек тавы” җыентыгын кулга алам, кү­ренекле әдип Нурихан Фәт­тах китапка кереш сүзендә: “Татар юмористик хикәясен Фаил югары бас­кычка күтәр­де. Аның бу жанрны үсте­рүдәге хезмә­тен башка бер татар язучысы хезмәте белән дә чагыштырып булмый – ул аларның һәркайсыннан өс­тен”, – дип язган.


Фаил Шәфигуллинның бик күп куен дәфтәрләре сак­ланган. Аларда кыска-кыска язмалардан тыш, шаржлар, сурәтләр дә бар. Язучының уй-фикерләрен, күңел халә­тен шул рәсемнәр дә әйтеп бирә. Аның Язучылар берлеге таныклыгындагы култамгасы да үзенчәлекле: имза куелырга тиешле урында ул гарәп хәрефләре белән “Фаил Шафигулла” дип язып куйган. Бу рәсми документ Коръ­әнгә ишарә ясаган һәр әйбер тыелган дәвергә карый. Әле­ге адым аның совет системасы күрсәтмәләрен атлап чыга алган хөр фикерле әдип булуын күрсәтә. Гарәп язуы өй­рәнүенең тагын бер сә­бәбе – әнисенә хат язу өчен. “Әни хатны укытырга кеше­дән-кешегә йөреп мә­шәкатьлән­мәсен өчен гарәп­чә язарга тырыштым”, – дип аң­латкан Фаил абый. Язу­чының тыры­шып-тырышып, гарәп хәреф­ләре белән язган ул хатлары белән музей экспозиция­сендә танышырга була.


Фаил Шәфигуллин “Казан утлары”нда да эшли, “Идел” альманахын да чыгара, “Яшь ленинчы”, “Азат хатын”га, Социалистик Татарстан”га да яза. Төп хезмәт урыны – “Чаян”. Көн саен гади укучылардан, олпат язучылардан дис­тәләгән хатлар килгән. Ул елларда редакциягә килгән бер генә хат та җавапсыз калмый. Күргәзмәдәге һәр хат, һәр фотосурәт гөрләп торган иҗади дөнья турында сөйли. Бер-икесенә күз салыйк: Гамил Афзал: “Фаил мелла! Ме­нә тырыштым, җибәрәм, башка берни дә сорама инде, бер хәрефем дә юк”, – дип язган. Әгерҗедән Мансур Вәлиев­тән килгән телеграмма: “Социалистик Та­тарстан”да чыккан язмаңны укыдым. Бик шәп булган”. Күргәзмәгә кил­гән замандашларыбыз аның урындыкта торган эшләпә­сен, портфелен, шахматларын танып алыр. Фаил Шә­фигуллин иҗат­ка кереп чумганчы дөнья гизеп, үзе әйт­кәндәй, бә­хет эзләп йөри: Коми ­АССРда урман кисә, Казахстан далаларында чирәм җирләр­не күтәрүдә катнаша, Находка шәһәрендә слесарь һәм балык тоту флотилия­сендә матрос була.


Диңгез аның әдәби әсәр­ләрендә телгә алынса, абыйсы Шәүкәт Шәфигуллин исә әлеге күренешләрне рәсем­нәрендә чагылдыра. Ул диң­гезче була, 39 ел диң­гез­ләрне, океаннарны айкый. Картиналарында әйтерсең лә бөтен Җир шары географиясе чагылыш тапкан: Ерак Көнчыгыш ярларыннан йө­зеп баручы “Муса Джалиль” корабы, Куба утравындагы Гавана порты янындагы борынгы кирмән, Ла-Манш бугазындагы томанлы иртә, Япониянең Фусика порты тирәсендәге тайфун күрене­ше, Кытай диңгезендәге алсу җилкәннәр һәм башкалар. Күр­гәзмәдә Шәүкәт Шәфи­гул­линның 20дән артык рә­семе урын алган. Балачагы, яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән Шәүкәт абыйга сәнгать мәк­тәп­ләрендә, училищеларда белем алырга туры килми, үзлегеннән өйрәнә. Күп санлы дипломнардан күренгән­чә, бик күп күргәзмәләрдә катнашкан, үзенең шәхси күргәзмәләрен дә үткәргән.


“Шәүкәт һәм Фаил Шә­фи­гуллин иҗатлары зур тәр­бия­ви көчкә ия. Фаилнең бар­лык әсәрләре нәфис, зә­выклы, кү­ңелгә ятышлы”, – диде, күр­гәз­мәне карап чыккач, һөнә­ре буенча юрист Галишан Ну­риәхмәт. Язучы Камил Кәри­мов үткәннәрне искә алып: “Фаил Шәфигул­лин, Газиз Мөхәммәтшиннар чорын еллар узган саен күбрәк сагыначакбыз. Ул заман шәп мәк­тәп иде”, – диде. Музейда әлеге күргәзмә ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 12.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112