ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

“Беркайчан да соң түгел”

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәрләре дәвам итә. Казанда да эш җи­тәр­лек. Башкалада җәмигъ мә­чете төзү мәсьәләсе көн кадагында тора. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

 2-1
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскига эш сәфәренә барды. Аэропортта рес­публика башлыгын Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. “Сәфәрнең төп максаты – ике арада сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне арттыру”, – диде Лилия Галимова. Томскида Рөстәм Миңнеханов “Микран” инновацияле оешма эшчәнлеге белән танышты. Предприятие радиоэлектрон технологияләр уйлап табу белән шөгыльләнә. Ул телеком­муникацияләр, СВЧ-электроника, мәгълүмати-үлчәү системалары, робототехника, мехатроника кебек юнәлешләр буенча махсуслашкан.


Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Жвачкин бе­лән дә очрашты. Губернатор би­л­геләп үткәнчә, ике төбәкне күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. “Башкача була да алмый. Томск өлкә­сендә халык саны ягыннан татарлар икенче урында тора. Төбәктә 17 мең татар яши. Алар арасында эш­мәкәрләр дә, идарәчеләр дә шактый. Татарлар Томск өлкәсенең мәдәни тормышында мөһим урын алып тора. 2014 елда биредә федераль Сабантуй уздырдык. Быел исә Татар мәдәни үзәге 25 еллыгын бил­геләп үтә”, – диде Сергей Жвачкин.


Татарстан Президенты ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту телә­ген белдерде. Аның фикеренчә, ин­новацияләр өлкәсе – төбәкнең көндәшлеге һәм уңышлы рәвештә үсеше нигезе булып санала. “Безгә югары технологияләр, фәнни-тех­ник хезмәттәшлек һәм мәгариф өлкәләрендә элемтәләрне ныгытырга кирәк”, – диде Рөстәм Миң­неханов. Ул ике арадагы сәүдә әйләнеше үсүен дә искәртте. Әлеге күрсәткеч 1,7 миллиард сумны тәшкил итә. Очрашу ахырында Рөс­тәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин Татарстан белән Томск өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкә­ләрдә хезмәттәшлек турында ки­лешү имзаладылар. Томскида Рөс­тәм Миңнеханов милләттәшлә­ребез белән дә аралашты.


Бүген исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илбашы Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Петропавловскида узучы Россия белән Казахстан арасында төбәкара хез­мәттәшлек форумында катнаша. “Җыенда ике ил арасында туризмны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар, Татарстанның туризм мөмкинлекләрен тәкъдим итү дә каралган, – диде Лилия Галимова. – Былтыр Татарстанда 3 миллион 100 мең турист кунак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда, республикага илнең төрле төбәк­ләреннән килүчеләр – 11, чит ил туристлары саны 39 процентка арткан. Быел әлеге күрсәткечләр тагын да үскән. Футбол буенча дөнья чемпионаты узган айда гына да республикада 300 меңнән   артык  җана­тар кунак булган. Алар Татарстан бюджетына 11 миллиард сумнан да күбрәк табыш китергән”.


Президентның эш сәфәре киләсе дүшәмбедә дә дәвам итә­чәк. “12 ноябрьдә Рөстәм Миң­неханов Махачкалада узачак “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында катнашачак”, – диде Казан Крем­ленең рәсми вәкиле. Чарада дини экстремизмга каршы көрәш чаралары мәсьәләсе күтә­ре­ләчәк, дип фаразлана. “Быел пле­нар утырышта мәгариф һәм яшь­ләр белән эшләү турында фикер алышачаклар. Дини экстремизмга каршы көрәштә белем бирү факторын нәтиҗәле итеп куллану мөһим. Татарстан әлеге мәсьәләдә тәҗрибә уртаклашырга әзер”, – диде Лилия Галимова. Билгеле булганча, Владимир Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөнь­­­­­я­сы” стратегик күзаллау төр­ке­мен Рөстәм Миңнеханов җитәкли.


Лилия Галимовадан Казанда җәмигъ мәчете төзү турында да сорадылар. “Бу – бик җитди эш. Барысын да яхшылап уйларга, әлеге эшкә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәргә кирәк. Шуңа күрә бу хакта тәгаен сөйләргә иртәрәк. Әлегә барысы да    фикер алышу дәрәҗә­сен­дә. Казанда җәмигъ мәчетен төзү зарурилыгы мәсьәләсе өлге­реп җитте. Аны хәл итү кирәклеген дә аңлау бар”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Ул аның урынын әй­түдән генә баш тартты. “Моңа бәйле берничә тәкъ­дим бар, алар­ның барысы да шәһәр үзә­гендә”, – дип кенә чик­ләнде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 161, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр