ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Динне ничек итеп мәктәпкә кертәсе?

 

Күптән түгел Патриарх Кирилл “Диннәр мәдәниятләре нигезе” дәресенең атнага 1 сәгать укытылуыннан канәгать булмавын, киләчәктә  сәгатьләр санын арттырырга кирәклеген җиткерде. Ә яңа дәрес кертү ул hәрвакытта да икенче бер дәресне алып ату хисабына башкарыла. 

 15-1
Бүген илдә динне мәктәп системасына кертү эше зур бер кампания рәвешендә бара. Барысы да “Диннәр мәдәниятләре һәм дөнья­ви этика нигезләре” дигән дәрес кертүдән башланып китте. Татарстан мәктәпләрендә дә укытыла башлады ул. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге фәнне укыту эшен бу өлкәдә профессионал булмаган башлангыч  сыйныф укытучыларына йөкләделәр. Аерым курслар үткәннән соң да, кайбер укытучылар дини бәйрәмнәр белән милли бәйрәмнәрне бутап укытуын дәвам иттерә. Уйлап карыйк әле: мөселман яки христиан булган укытучы башка диннәр турында ничек сөйли икән, ул бөтенләй объектив булып кала аламы? Һәм үзеннән-үзе шундый сорау туа – бу фән кирәкме соң?  Чөнки дингә кагылышлы темалар тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен­дә җитәрлек чагылыш тапкан.

 
Күп кенә балалар православие юнәлешен безнең дәүләт дине дип саный. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки Рус православие чиркәве эшчәнлегенә ныклы “бишле“ куярга була. Дөресен генә әйткәндә, дини оешмалар ягыннан, бигрәк тә православие чиркәве тарафыннан балаларның рухи дөньясына йогынты ясауга юнәлдерелгән көрәш бара бүген. Күптән түгел Псковта балаларга мәҗбүри рәвештә “Православие нигезләре”н укыта башлаган иделәр. Әмма ата-аналар ризасызлык белдерде, зур тавыш чыкты.


Диннәр тарихы дәреслеген (10-11 сыйныфлар) ачып карасаң, христиан диненә – 37 параграф, исламга – 3, иудаизмга – 3, буддизмга 4 параграф бүлеп бирелгән. Конституциядә язылганча, бездә бар диннәр дә тигез булырга тиешме, әллә юкмы? Бәлки күпләр белмидер, ислам дине православиегә караганда (988 ел) Россия территориясендә иртәрәк (922 ел) кабул ителгән, һәм ул безнең дәүләт террито­риясендә традицион диннәрдән санала.


Совет чорындагы атеизмнан көчләп динне кертүгә күчү процессы бара һәм бу үз фикере булмаган балаларга юнәлтелгән. Дин сайлау бары тик ихтыяри гына булырга мөмкин. Укытыла торган фәннәр мәдәни характерда булып, дәреслекләрне дин әһелләре түгел, ә галимнәр, педагоглар һәм психологлар язарга тиеш. Язылган дәреслекләрдә темаларның объектив тәкъдим ителүенә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Укытучылар мәгариф системасында булган ялгышларга төртеп күрсә­тергә, бу уңайдан үз фикерләрен әйтергә курыкмасын иде. Безнең мәгарифнең көчле булуы – күбесенчә аның фәнни нигезләргә һәм фәнни концепцияләргә таянып эшләвендә.


Динар Шәмсетдинов,
Казан федераль университетының IT-лицей укытучысы, тарих фәннәре кандидаты

 

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:


– Һәр халыкның үз динен укыту яклы мин. Әйтик, Швециядә ничә конфессия бар, шуңа карап укыталар. Бездә кертелгән очракта да, белгечләр юк, дия башлаячак­лар. “Диннәр мәдә­ниятләре нигезләре” дә­рес­ләре башлангыч сыйныфларда укытыла. Дәреслекне караган идем, мәгълү­мат­ның 80 проценты – христиан, калганы ислам дине турында, анысы да бозып бирелә.

Фатыйх Сибагатуллин, Дәүләт Думасы депутаты:


– Мәктәпләрдә дин дәресләрен укыту ки­рәк дип санамыйм. Теләгәннәр укый ала, әмма башта аның программасы белән танышырга кирәк. Бу – бик четерекле мәсьәлә.

Гөлфия Вәлиуллина, башлангыч сыйныф укытучысы (Биектау районы):


– Белер-белмәс башың белән динне өйрәтеп булмый. Без “Дини мәдәниятләр ни­гез­ләре һәм дөньяви этика” фәненең  дөнь­яви этика юнәлешен сайлап алдык. Анда ислам, христиан дине юнәлешләрен, кыс­касы, барлыгы алты модульне сайлап алырга  була. 4 нче сыйныфта – 1 сәгать, 5 нче сыйныфта түгәрәк формасында оештырыла. Без, укытучы халкы, ничә сәгать кушсалар, шуны укытабыз инде. Әмма теләсә нинди яңалыкны керткәндә, башта әти-әниләр фикере исәпкә алына. Мәктәпләрдә барлык диннәрнең нигезләрен өйрәтү комачау итми дип уйлыйм. Әмма аерым динне өйрәтүне хупламыйм. Чөнки бу яшьтә балалар аңлап бетерми әле. Алар түгел, кайбер өлкәннәр дә  дини белем туплауны картлыгына калдыра.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 162, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр