ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Туйлар узмаган, туннар тузмаган

 

Быел Казанда унөченче тапкыр үткәрелгән халыкара мөселман киносы  фестивале күңел күзе    булганнарга үзенең чын йөзен – акча, мәгълүмат кем кулында булса, Рәсәйдә киноның да  шулар кулында булуын ачык күрсәтте.Журналистлар өчен ди­гән булып, бер ай алдан “Мир” кинотеатрында атнага бер мәртәбә фестиваль кысасында кино күрсәттеләр.

 

3  
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары – Нобель бүләге иясе Рәшит Сүнәев, Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина һәм язма авторы Фәния Хуҗахмәт  


 

Шу­ларның берсе “Горящие птицы” – “Янучы кошлар” дип ата­ла иде. Аны Шри-Ланка, Франция һәм Нидерланд ил­ләре куйган. Әле шул яше­мә җитеп шундый куркыныч кино күргәнем юк иде. Дөньяга сигез бала тудырган хатын һәм шуның күргәннәре турында бу фильм. Юк, юк, аның турында түгел икән, бу кеше­ләрнең, әгәр аларны кеше дияргә яраса, бигрәк тә ир дигән җенесле ике аяклы җан ияләренең кабахәтлеге, оятсызлыгы турында. Нинди мон­­да рәхим-шәфкать турында сүз булырга мөмкин?! Гаҗәпләндергәне анда түгел, бу фильмның менә бу фес­тивальгә якын җибәрелүендә. Без аны бик аз кеше карадык, иң исемдә калганы академик Индус абый Таһиров булды. Әлбәттә, яхшылыклары өчен аны кунак итеп чакырганнардыр. Ул исә – һәрвакыт үз фикере, акыллы сүзе булган кеше – кино беткәч тә, хәле китеп диимме соң, залда утырып калды. Фикерен бик бе­ләсем килсә дә, янына барырга көчем җитмәде.  Шулай да соңыннан фикер алыш­канда журналист Мөр­шидә Кыямова гаҗәпләнүен белдерде, сорау бирергә көч тапты. Бу фильмның мөсел­ман кино­фестиваленә нинди катнашы бар соң?

 

Һәм бу сорау әлеге киноны караган һәркемдә туачак.Җавап исә Татарстан кино белгечләренең, тәнкыйть­челәренең кем, нинди дәрә­җәдә икәннәрен күрсәтте. Җавап мондый булды: “Шри-Ланкада мөселман да яши”. Дөньяда мөселманнар яшә­мәгән бер ил дә юк, ләкин бу фильмда алар юк. Анда христианнар да, башка конфессия кешеләре дә яши, алар­ның үз фестивальләре бар. Шул шарт белән бу фильмны аларга тәкъдим итә күрмә­сеннәр. Сайлап алу турының үз шартлары бардыр бит. Тәкъдим итәрләр инде ул, ә сайлап алучылар нәрсә караган соң? Бүгенге кино ул – беренче чиратта сәясәт, бәлки акчадыр. Шул зәхмәт дөнья­ны бутый. Барысы да – иман да, намус та, вөҗдан да сатыла. Бүгенге кино сәнгать булудан туктый бугай. Сәнгать ул – беренче чиратта матурлык, күңел, җан матурлыгы, әдәп-әхлак һәм иман. Аллаһы Тә­галә матур һәм матурлыкны сөя. Моңа кадәр бит дөньяны матурлык коткара дип яшә­дек.

 

Ә бү­генге кино коткарамы?Быелгы фестиваль Мәһди Әхмәд Алиның (Мисыр) “Без­нең вәгазьче” дигән фильмы белән башланып китте. Һәм әйтер идем, бик күп каршылыклы фикерләр яңгырады. Автор ачылышта: “Сезнең илегездә ислам белән сәнгать арасында каршылык юк икән, минем бу фильмымны гарәп илләрендә күрсәтмәделәр һәм Мисыр­ның да кайбер шәһәрләрендә генә күрсәт­теләр, безнең ил­нең күпче­леге каршы”, – диде. Миңа да ошамады. Ошады дип сөйләп, язып чыгучылар аңламады. Киноны карагач, аңлаган булсалар, программада ялгыш китсә дә, про­по­ведникның пәй­­гамбәр түгел, бары тик вәгазьче генә икә­нен күрер­ләр иде. Сүзлек­ләргә күз салсалар да, беренче – дингә өн­дәүче, дин таратучы, икенче – вәгазь сөйләүче, вәгазьләүче, өченче – тәгъ­лимат (идеяләр, карашлар) таратучы. Киноны күрмәү­челәргә гафу ителә, нәрсә язып бирсәләр, шуны укыйлар бит инде. Ә “Безнең пәй­гамбәр” дигән киноны үзем күрдем дип телевизордан сөйләүче яулыклы кызга да, “Безнең остаз” дип язучы ханымга да килешми.Әнә бит сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Лаврентьев, географияне ки­ңәйтү өчен генә Нигер илен­нән Рәхмәтү Кейтаның “Никах балдагы” (мактауга лаек, яхшы кино) фильмын кер­түләрен аклап: “Бу кино аша күпләр дөньяда Нигер һәм Нигерия дигән ике ил барын белерләр иде”, – ди. Шулай булгач, Мисырның “Безнең вәгазьче” картинасын караган тамашачылар пәйгамбәр белән вәгазьчене аерырга өйрәнә алса, шулай ук кино­фестивальнең “зур үсеше” булыр иде.

 

 

Икенче зур үсеше дип сайлап алу комиссиясе рәисе Илшат Рәхимбайның 15 минутлык “Представь” – “Күзалла” фильмын мактый. Янәсе, мөселман кинофестивале татар киносы үсешенә йогынты ясаган. Соң шулай булмый ни  – бер йорттан, бер әти-әнидән туганнарның берсе – поп, берсе мулла булып киткән. Бер татар гаиләсен­нән бер поп үсеп чыкканга шатлана Сергей дәдәбез. Бер урыс малае мулла булып китсә, мин дә шатланыр идем. Юри генә әйтәм, Аллаһым сак­ласын, тәүбә, тәүбә, әстәгъ­фирулла, минем динемдә дә, Коръәнемдә дә ап-ачык, төп-төгәл әйтел­гән: аларның үз диннәре үзләренә булсын, минем – үз динем, үземнеке үземә, диел­гән. Аннан соң мин бер диннән икенче дингә күчеп йөрүчеләрне яратмыйм. Дүңгәләккә охшатам. Ком чүлендәге бер тамырсыз үлән, үсемлек ул.  Җил кая иссә, шунда бара. Бер хикмәте бар аның – исе дә, төсе дә юк, үзен ач дөя дә ашамый.Ә болар, жюри әгъза­ларын әйтәм әле, 11 илдән 20 әйдәп баручы кино белгече, хөкемдарлар килгән. Дөнья­ның бер генә фестивалендә дә мондый хәл юк икән, чыннан да, РФнең халык артисты Николай Досталь әйткәндәй, Гиннессның рекордлар китабына кертерлек күренеш, ди. Кунак ашы – кара-каршы, ди безнең халык. 20 илдән килгәннәр икән, инде менә, чакырып китерүчеләрне әй­тәм, үзләре барырлар, юллары ачылыр. Ләкин инде алар татар киносыныкы булмас, бәлки булыр да. Килсен­нәр, күрсеннәр, кем икәне­безне, нинди халык булуыбызны белеп, ашап-эчеп, бүләкләре­без­не төяп, кайтып китсен­нәр. Казан татарлары турында поп Петр Знаменский бик дөрес итеп яза. Мин аның “Казан татарлары” дигән китабын урысча-татарча бер китап итеп чыгардым. Быел өлгерә алмый калдым, киләсе елга һич­шиксез фестивальдә таратачакмын. Чистый мескен, басымчак итеп бетер­деләр татарны, ә бит бик күпләр Михаил Худяков, Карл Фуксның татарлар турында дөрес, матур итеп язганын белә. Петр Знаменский тарихчы да, доктор да, этнограф та түгел, ул – поп, христиан дине рухание, Казанга чукындырырга килгән, чукындыруның методикасын эшләгән. Ә Казанга килгәч, татарларны күргәч, өйрәнгәч, сокланып, матур итеп язарга мәҗбүр. “Татарлар укымышлы, барысы да, хәтта хатын-кызлар да башлангыч белем ала. Аларда күзгә күренмәс көч, энергия бар. Аларга вә­газьчеләр җибәрергә, аларны чукындырырга ярамый“, – дип яза 1910 елда чыккан китабында. Әлегә безне Якутия киносы белән чагыштырып, Татарстан киносы шытым хәлендә генә, диләр. Барып күрергә, шы­тымнарны үстерергә, фес­тивальләрне үткәрергә акча тапкан кебек, күп  итеп акча бирергә кирәк. Ач аю биеми, зур мәйданда бии алмый. Унөч ел буена Татарстанда дөнья мәйданына чыгарырлык, үз йөзе, үз сүзе булган фильмнар төшерелде, күр­сәтелде. Юрий Фетинг, Фәрит Дәүләтшин, Салават Юзеев, Илдар Ягъфәров фильмнары. Алар талантлы кинорежиссерлар, алар без­дә дә бар. Инде шуларны белгән хәлдә 15 минутлык кино төшергән режиссерны зурларга азаплану әллә ничек, килешми. Шулай булып чыкты да, сайлап алу рәисе Сергей Лаврентьевка ошаган бу 15 минутлык фильм  жюри әгъзаларына да ошады. Ул Мәскәү сәясәтенә бик туры килә, ә татарча: “Чукын, улым, урысның күңеле булсын”, – дигән кебегрәк яңгырады. Чукынсаң, бүләк бирәләр, кебегрәк килеп чыкты. Бир­деләр дә. Ләкин шунысы бар: бүләк алганнан соң да яшисе бар бит әле. Югыйсә быелгы фестивальдә күңелгә хуш килерлек матур эшләр байтак иде. Әле дә аңлый алмыйм: агыннан – карасыннан бер сүз әйтүче булмады, аларны күр­мәмешкә салыштылар. Беренчесе – Ренат Хәбибул­линның “Велохаҗ” дигән 21 минутлык кыска метражлы документаль фильмы. Казан егетләре Булат Насыйбуллин белән Марат Фәйзиевнең, өч ай эчендә җиде мең чакрым юл үткәндә каршылыкларга очрый-очрый, барысын да җиңеп, Мәккәгә – хаҗга барып, гамәл кылып, исән-сау әйләнеп кайтулары турында. Ул фильм шулкадәр матур һәм чып-чын, бик әйбәт, тө­гәл, сыйфатлы, яхшы аппаратура белән төшерелгән. Ә инде Ренатның фестивальдә киносын күреп сөендем. Гаҗәп дәрәҗәдә акыллы, фикерле, фә­һемләр­гә, уйларга, май­мыл­ланмаска өйрәтә торган фильм ул. Күренеп тора – егетләр бик булдыклы, акчалы, күп телләрне беләләр, бөтен дөнья буйлап сәяхәт итәләр. Булат хаҗга барыр өчен “Мерседес”ын сата. Самолетка утыр да оч инде. Егет­ләр­нең исә, борынгы заманнардагы кебек, бабалары узган юлны үтеп, чын хаҗ кыласылары килә. Алар шул сынауны лаеклы үтәләр, Мәккә, Мә­динәгә барып җитү генә түгел, хәтта Мәккә шәһәренең башлыгында кунак булалар. Менә бу инде – безнең яшь­ләргә үрнәк, гыйбрәт. Ренат Хәбибуллинның узган ел Исхак хәзрәт турындагы фильмын күреп тә сокланган идек. YouTube челтәрендә үзенең хаҗга баруы турында 20 минутлык киносы бар. Яратып, кат-кат карыйм. Ә бусын бөтен кеше күрүен телим, телевизордан гел күрсәтеп торсыннар. Күзгә яшь килә һәм горурлык хисе кайный.  Без­не­келәр чыннан да булдыралар. Булдыручаннар булдырырга тиешләр. Бу фильм куйган максатка ирешү һәм, Петр Знаменский әйткәндәй, бабаларыбызның дәүләт тоткан халык булуын хәтерләү, алар бөеклеген саклап, алар юлыннан бару һәм аның кире кайтуына ышану турында. Хәер, белмим шул, Рәсәй зур тарихлы дәүләт түгел, баш­лык­лары-җитәк­че­ләре дә кай­сы немец, кайсы калмык, хохол, яһүд дигәндәй, кино да шулар кулында. Ничек кенә булса да, күрмәсәләр дә, бир­мә­сәләр дә, бу кинофестивальне, хәтта мөсел­манлыгы булмаса да, сакларга кирәк.


Бүген дөнья күләмендә ике киноиндустрия ярыша. Берсе – Голливуд фильмнары, икенчесе Иранныкы. Берсе шартлату, җимерү, юкка чыгару турында булса, икенчесе – саклау, изгелек эшләү һәм матурлык, рәхим-шәф­кать, иман турында. Мо­ңа ка­дәр иранлылар бездә дә бик зур, дәрәҗәле дөнья фести­валь­ләрендә урыннар алган (без­нең фестивальдән соң да алганнары бар) кинолар күр­сәттеләр. Быел исә Ираннан яхшы фильмнар кү­ренмәде. Жюри бит 11 илдән килгән. 782 дән артык фильм арасыннан сайлаган. Иран дигәч, Әмир Пуринан­ның “Фальшивка” (программа ясаучылар “Ялган кәгазь” дип тәр­җемә иткән) киносын карагач, ялганчы, алдакчы икәнен күрәсең. Ислам илен­нән килгән бу киноны күргәч, аптырап каласың. Монда да бертуктаусыз үлән тарталар, зина кылалар. Һәм әле акланмакчылар. Режиссер нәрсә әйтергә тели? Ул гомер буе укытучы булып эшләгән, бу – аның беренче киносы. Мин аңламам да аңла­мам инде, әле бит хөр­мәтле коллегам Рәшит Әх­мәтов та автордан нәрсә әй­тергә теләгәнен кычкырып сорарга мәҗбүр булды. Ник автор үлән төтене суыручыларны да, корсактагы сабыйларны үтерергә йөрү­челәр­не дә безнең шәригать хө­кемнәре каршында гөнаһ­лары юк дип аңлатмакчы? Нәр­сә бу? Нигә? Нәрсәгә ки­рәк булды икән?Күп кенә киноларның географияне киңәйтү һәм кинолар санын арттыру өчен генә фестивальгә кертелүе кычкырып тора. Аларны бер төрле сыйфат берләштерә. Мөселманнарны, кайсы гына илнеке булса да, хәерче, шапшак, бәхетсез итеп күрсәтү. Әйтерсең лә хромосомасы артыграк йә кимрәк балалар да бары мөсел­ман­нарда гына. Ул сабыйларның теле дә, дине дә юк бит инде.

 

Очрак­лы, кемнеңдер кеме дигән булып, берсендә машина сытып киткән этнең гомерен озайтырга йөрүчеләр, икен­че­сен­дә сау-сәламәт этне “йоклатулар”, Пасха бәйрәме турында ниндидер өйрән­чек, курс эшләрен кино дип тәкъ­дим итүләр әллә ничек, килешми. Ярый, күр­сәт­сеннәр дә ди. Шуларга ук, кемнең кулында – шуның авызында дигәндәй, урыннар, бүләкләр бирү, бил­ге­ләп үтүләр... Олы абзарда ни булса, кечесендә дә шул була.Жюри рәисе Николай Досталь һәм Андрей Конча­ловскийның 2005, 1965, 1969, 1974 елда төшергән фильм­нарын аерым кино­театр­лар­да көннәр буена күрсәт­теләр. Бу урында, аралаштырып бул­са да, 13 ел буена Татарстанда төшерелгән, фести­вальдә катнашкан фильм­нар­ны күрсәтеп булмый идеме? Ник әле аларны һаман телевизордан булса да күр­сәт­миләр икән?Иранга баргач тыңлаган лекцияләремнән, күргән-ишет­кәннәремнән чыгып, бай­так мәкаләләр язылды. Ләкин нәсыйхәт полициясе турында бер сүз дә язганым юк. Үз җаем белән язармын.

 

Бүген Рәсәйдә иң куркыныч сыйфат – ялагайлану, ясалмалык, ялган, үз ялганыңа үзең ышану, кеше хезмәтен күр­мәү, күрәлмау чәчәк ата. Лә­кин ул вакытлыча гына. Бу сыйфатлар озак саклап тормаячак, бөтенләй таркалуга китерәчәк. Шуның өчен һәр кешедә каршы торучанлык кирәк, һәр нәрсәгә риза булып яшәргә ярамый. Бүген бер оешмада хөрмәтле коллегаларым, газета-журнал­лар чыгарып, 15-20 мең сумга эш­ләп йөри. Ә болар өс­тендә уты­ручы исәпсез-сан­сыз хезмәткәр­ләр 40-50 мең сум акча ала, диләр. Кыскартырга вакыт җитмәдеме икән? Байбулат Батулланың “Кыскарту” фильмы шул турыда дисәм, шул ук бик аз хезмәт хакына эшләп йөрүче коллегаларым “безгә җитә”, “безгә күп кирәкми”, дия­чәкләр. Бәлки шулайдыр, болар инде каршы тору халә­тен югалтканнар, шу­ның өчен аларга аз түлиләр­дер. Бәлки юктыр. Байбулат узган ел “Ноль һәм аның яртысы” дигән кино күрсәткән иде, әйбәт иде. Быелгысы гаҗәп, 9 минутлык уен киносына нинди зур мәгънә салынган, күп әйбер сыйдырган. Ул үзе кебекләр арасында һичшик­сез беренче урынны алырга тиеш иде. Чөнки бу фильмда каршы тору, көрәш һәм гаделлек бар. Начарлыкны, фальшны, гаделсезлек һәм имансызлыкны атып егарга иде. Хыялда, төштә генә булса да. Югыйсә бигрәк аздылар бит.

 

Шул ук халыкара мөсел­ман кино­фес­тива­лен­дә дә.Тугыз минутлык “Кыс­карту”да яңгыраган пистолет тавышы күңелләрдән татар киносы өчен хурлану ачысын гына бераз алып калмасын, куркакларны, ялагайларны, битарафларны уятсын (йокыдан гына түгел), татар киносы төшерәм дип зур эшкә алынырга теләүче­ләр­не уйландырсын, гыйбрәт­лән­дерсен. Нәрсә әйтергә телиләр?Юлия Захарова төшергән “Хәлимә” һәм Анар Аббасов­ның “Амун” фильмнары турында да язасым килгән иде дә соң. Әле бит туйлар узмаган, туннар тузмаган... Язарбыз, язарга язса иде.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 146, 26.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112