ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Тынычлыкны ник боздылар?

 

Берәүләр, соңгы вакытта килеп чыккан бәхәсләр уңаеннан, мәктәпләрдә татар телен укытмый башласалар, нишләрбез, дип аһ органда, Казанның Совет районындагы 140 нчы гимназиясе каршында оештырылган балалар бакчасында, җиң сызганып, быелгы уку елыннан татар теле дәресләре укыта башлаганнар.

15-1
Җәннәт почмагы

Яңалык түгел инде бу, диярсез, бәлки. Шулаен шулай. Әмма бу бакча үзе дә бәләкәй булганлыктан (аның ачылганына әле ике генә ел), бәләкәчләренә дә әллә ни күп түгел әле. Ул чагында өч төркем тутырып, ике яшьлек сабыйлар кил­гән бакчага, тагын берсенә өлкән­рәк яшьтәгеләре җыелган. Бүген әнә шушы дүрт яшьлек балалар хакында сүз бара. Бакча җитәкчесе Рәмзия Новикова – Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң гомерен балаларга багышлаган кеше. Беррәттән ул шушы ук уку йортында мәк­тәпкәчә яшьтәге бүлекне дә тәмамлый. Шуңа күрә дә мәктәптән балалар йортына, аннан балалар бакчасына күчү – аның өчен гадәти хәл. Чын мәгъ­нәсендә җәннәт почмагына әве­релдергән Рәмзия ханым бу балалар бакчасын. Хәер, бина үзе дә Дәрвишләр бис­тәсендәге урман ышыгында, табигать кочагында утыра. Күренеп тора: балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә, монда эшләүче хез­мәт­кәрләр өчен дә зур бер гаиләгә әверелгән бу йорт. Сораулары, үтенечләре булса, җи­тәкченең ишеге һәрвакыт ачык. Шуңа күрәдер инде, татар телен укыта башлагач та, бернинди проблема да килеп тумаган.


– Киресенчә, без моңа әти-әниләр белән бергәләп әзерлән­дек, – ди Рәмзия Ингель кызы.– Төрле бәйрәмнәргә чыгышларны гел ике телдә әзерлибез. Рус балалары шунда ук кызыксынып китә­ләр. Аларның да татар телен өйрә­нәселәре, сөйләшәселәре килә башлый. Үзләре теләп шигырь ятлый башлыйлар. Район, республика күләмендәге бәй­ге­ләр­дә дә катнашабыз. Узган ел, мәсәлән, Хлопунова Екатерина дигән кызыбыз “Сәләтле бәлә­кәч” дигән шәһәр конкурсында Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөй­ләп, финалга чыкты. Аннан “Балачак иле” дигән республика бәй­гесендә катнашты. Ярул­лина Иркә дигән кызыбыз татарча бик матур җырлый. Аннан күреп, башкалар­ның да җыр­лыйсы килә. Иң мөһиме, янә­шәдәгеләрне үз ар­тыңнан ияр­терлек үрнәк булды­ру кирәк. Әйтеп-аңлатып, вәгазь укып кына түгел, балалар теге яки бу күре­нешнең кирәк­легенә үзләре тө­шенсәләр әй­бәтрәк. Ә бездә татар телен өйрәнү өчен шундый вәзгыять тудырылган, шөкер. Шу­ңа күрә дә татар теле дәресләрен барыбыз да күтәренке рух белән каршы алдык.


Рәмзия ханым – бакчада гына түгел, гимназиядә дә үз кеше. Ул анда рус сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә укыта. Шуңа да без аның белән татар теле укыту проблемаларын җиңел генә гимназиягә күчердек.

Милләтпәрвәрләр

Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәния Шәй­хетдинова җитәкчелегендә рус сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы кыз­лар – Рушания Мөхетдинова, Надилә Шакирова, Фәнсия Мирзакреева йөзендә мин чын милләт­пәрвәрләрне күреп кайттым. Алар­ның берсе дә мәктәп эскә­миясеннән татар теле укытучысы булырга хыялланмаган. Берсе – рус теле укытучысы, икенчесе – башлангыч сыйныфларныкы, өчен­чесе бөтенләй инженер-тех­нолог... Узган гасырның 90 нчы елларын хәтерлисездер. Нәкъ менә шул вакытта мәктәпләргә татар теле укытучылары җитешмәде. Төр­ле һөнәр ияләре, курслар тә­мамлап, телебезне саклап калу өчен дәррәү көрәшкә күтә­релде. Менә шундый кызлар алар. Шул көннән бирле һө­нәрләрен дә, эш урыннарын да алыштырмаганнар диярлек. Төш­кән урыннарында таш булып, бер йодрыкка төй­нә­леп, белемнәрен күтәрә-күтәрә, йө­­рәк кушуы буенча эшләп йөргән көннәре. Тик бүген алар җавап таба алмаган сораулар арта гына бара.


...Без 25 елдан артык бернинди хилафлык китермичә эшләп йөри­без, хәзер тикшерү артыннан тик­шерү килә, безнең бит бернинди гаебебез дә юк. Рус бала­ларының беркайчан да: “Татар телен укымыйбыз”, – дигәннәре булмады. Хәтта безнең белән коридорда күрешкәндә дә татарча исән­ләшергә җай эзлиләр. Әти-әниләр каршы килү түгел, кире­сенчә, балаларыннан үзләре татарча сөй­ләшергә өйрәнә. Матур гына эшләп ятканда, тынычлыкны ник боздылар икән?..


140 нчы гимназия – рус этно­мәдәнияте компоненты белән укы­тыла торган белем йорты. Аң­ла­шыла ки, монда рус теленә күбрәк дәресләр бирелгән. Беренче сыйныфтан башлап, атнага өч – татар теле, бер әдәбият дәресе керә. Дә­ресләр белән беррәттән, телне төрле чаралар аша өйрәтүгә дә зур игътибар бирә укытучылар. Бәй­рәмнәргә, төрле бәйгеләргә үз өлешләрен кертми калмыйлар. “Карга боткасы”, “Сөмбелә”, “Тукай оныклары”, “Мин бит татар малае” кебек татар телендә үткәрел­гәннәре дә җитәрлек. Балаларны татар концертларына, театрларга йөртәләр. Сәид-Галиев исемен­дәге мәдәният йортындагы китап­ханәдә дә еш кунак алар. Китап­ханәче Рузилә ханым белән язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән очрашулар уздыралар. Күп­тән түгел генә килгән Нәҗибә апалары Сафинаны балалар бигрәк тә яратып калган. Милләт, туган тел турында бик файдалы һәм кызыклы әйберләр сөйләгән ул. ТНВдагы “Тамчы-шоу”да да җиңеп кайтканнар. Ко­манданың капитаны Эльмир Ибраһимов татарчаны су кебек эчә икән. Әйтергә кирәк, бу чараларда укучылар барысы да үз теләге белән, дәрес­ләрдән соң катнаша.

Без – бер бөтен

Гимназия директоры Венидикт Красильников сүзен фәл­сә­фәдән башлады.
– Телләрне тирәнтен өйрәнүче уку йорты буларак, 1992 елдан бирле без шактый гына тәҗрибә эшләре алып барабыз. Фәнни эш­ләрне үз эченә алган биш җыен­тыгыбыз бар инде. Икесе нәшер итәргә тәкъдим ителде. Менә шул фәнни эшләргә таянсак кына да, телләрне бер-берсеннән аерып өйрәнүнең дөрес түгел­леген күрәбез. Ә инде башка тел­ләрне өйрәнгәндә туган телне читкә тибәрү бөтенләй аңлашыл­мый. Телләрнең кайсын гына алсак та, рус телеме ул, инглиз яки татар телеме – уртаклыклар бик күп. Бу ахыр чиктә мантыйк дигән тө­шен­чәгә барып тоташа. Чыннан да, логик фикерләүнең теле юк бит. Ул барыбыз өчен дә уртак. Асылда телләрне бер бөтен итеп караганда гына ниндидер зур уңышларга ирешергә мөмкин. Бу яктан безнең Татарстанда татарлар белән янә­шә яшәвебезнең бик зур уңай ягы бар: татар теле төрки дөньяга юл ача. Менә сез дөнья, рус классик­ларының әсәр­ләрен искә төше­регез әле. Алар­ның барысы да иҗат юлының теге яки бу чорында башка телләргә, гореф-гадәтләргә мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән Пушкин, Лермонтов, Толстой, Достоевский һәм башка язучы-ша­гыйрь­ләрнең вакыт-вакыт татар илендә, татарлар белән аралашып яшәп алулары да юкка булмаган дип уйларга кирәк. Ә без шундый мөмкинлекне файдаланмыйбыз гына түгел, читкә тибәрергә маташабыз.


Әйтергә кирәк, соңгы вакытта калкып чыккан бәхәсләр 140 нчы гимназияне дә читләтеп үтмәгән. Әлбәттә инде, җитәкче кеше буларак, Венидикт Евгеньевич әти-әниләргә үз фикерләрен җиткер­гән.


– Безнең гимназиядә бик тот­рыклы коллектив, – диде ул бу җәһәттән. – Татар телен укытуга каршы булган биш әти-әнидән гариза керде. Бер гимназия өчен бик күп түгел дип уйлыйм. Кеше күп җирдә шаукымга иярүчеләр булмый калмый. Бу – табигый күре­неш. Шул ук вакытта без барысын да инандыра алмаска да мөмкин. Бу бит һәр кешенең эчке культурасына бәйле. Ә менә әти-әниләр күтәргән проблемаларны, чыннан да, хәл итәргә кирәк. Күбесе татар телен укыту методикасы белән килешми. Балаларга авыр бирелә, өй эшен эшли алмыйлар, безнең яр­дәм итәр мөмкинлегебез юк, дип зарланалар. Татар әдәбиятына карата тәнкыйть сүзләре бар. Дә­рес­лектә бирелгән текстлар аңла­шылмый, диләр. Менә безгә бүген, кулга-кул тотынышып, нәрсә өс­тендә эшләргә кирәк!

Дәү әни, татарча сөйләшәбез!

Бу хәлләрдән әти-әниләр дә аптырашта. Эльмира Николаеваның оныгы Альберт шушы гимназиядә укый.


– Оныгым бәләкәй чакта татар телен бераз белә иде. Бакчага кит­кәч, урамда уйный башлагач, бө­тенләй русчага күчте. Туган телендә юньләп сөйләшмәс инде бу бала дип бик кайгырдым. Ходайның рәхмәте, 1 нче сыйныфтан Рәмзия Новикова укыта башлады. Ул шул дәрәҗәдә туган телгә мәхәббәт уятты ки, хәзер инде, русча берәр сүз кыстырсам, оныгым кисәтү ясый: “Дәү әни, өйдә татарча гына сөйләшәбез!” – ди. Әти-әнисе белән дә, хәтта телефоннан да гел татарча сөйләшә, безнең ялгышларны төзәтә. Шатланып туя алмыйм. Татарстанда яшәп, нинди татар телен укытмау инде ул, йә. Анысын бөтенләй аңламыйм. Русчасын да, инглизчәсен дә, татарчасын да, башкасын да яхшы итеп белсеннәр. Тел белү беркемгә дә комачаулык итми.


Светлана Радионованың кызы Александраны Фәния Фоат кызы укыта.


– Бервакыт шулай дүртенче сыйныфта укыган кызым бик кү­ңелсезләнеп кайтты. “Әни, безгә нишләп татар теле керми соң?” – ди. Укытучылары авырып киткән икән. Димәк, шул дәрәҗәдә телне, укытучыны ярата дигән сүз бит инде бу. Кызыма укып китү авыр булмады. Балалар бакчасында да татар теле укыттылар чөнки. Мин татар телен укытуга каршы килгән әти-әниләрне, гомумән, аңламыйм. Татар телендә сөйләшкән балалар янында берни аңламыйча “ала карга” кебек басып торса, әйбәт буламыни инде? Аннан килеп, без, әти-әниләр, нишләп әле бала­лар­ның киләчәген чикләп куябыз? Бәл­ки, нәкъ менә минем кызым яки бүген татар телен укытуга каршы килеп йөргән әнинең баласы һөнәрен төрки телләр белән бәй­ләр?


Бу җәһәттән Фәния Фоат кызы да бер вакыйганы искә алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү” күрсәтмәсе нигезендә гимназия укучылары рус телен яки татар телен ирекле сайлап алганнар. Шунда бер укучы укытучы апасы янына килгән дә: “Әнием кушуы буенча рус телен сайлаган идем. Ә минем татар телен өй­рәнәсем ки­лә. Әниемә сиз­дермичә генә татар теленә йөр­сәм ярыймы?“ – дигән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 06.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112