ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Авыр чакта, эх тә, дими...

 

Сиксән яшьлек Фәйрүзә апаның гомер юлы башкаларныкыннан аерылып тора. Аны документларына ике елга яшәртеп язганнар, пенсиягә дә соңрак чыккан. Хәер, аермалык ул гына да түгел. Фәйрүзә апага картаерга һич кенә дә ярамый, аның әле 15 яшьлек оныгын кеше итәсе, мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына кертәсе, кияүгә бирәсе, оныкчык­ларны күрәсе, аларны үстерешә­се бар.

i1

Ул – оныгы өчен әни дә, әти дә, әби-бабай да. Кызы белән кияве юл һәлакәтенә очрап вафат булган. Бәләкәй кызчык яшь ярымнан әбисе тәрбиясендә. Фәйрүзә апа боларны сөйләгәндә ник бер сыкранып, уфтанып карасын. “Минем дөньям шундый хикмәтле инде”, – дип кенә куйды.

 
Фәйрүзә апаның 42 яшеннән уразаның бер көнен дә калдырганы юк икән. Быел ураза вакытында бик кызык та, хикмәти дә хәлгә тарый. Аны моңа кадәр беркем­гә сөйләмәгән, безгә генә ачылды. Рамазан аенда авыз ачарга Казандагы бер мәчеткә йөргән. Шунда җыелып тәравих намазы да укыганнар.

 
– Ул көнне дә барлык сүрәләр­не укыдык, дога кылдык. Тәмам­лап урыннан кузгалганда сәгать уклары уникене күрсәтә иде, – дип сөйли Фәйрүзә апа. – Имамыбыз бик әйбәт кеше, кемнең кая кайтканын белә. Безне – карт-карчык­ларны шул якка кайтучы машиналарга утыртып җибәрә. Тегеләр, рәхмәт яугырлары, безне өй янында төшереп калдыралар. Өйгә кайтып җиткәнче бер тулып маташа иде. Икедә сәхәр ашала. Шуңа кадәр ризык әзерләп аласым бар. Карыйм: газны кабызырга шырпы юк, кабы бар. Берәр таяк шырпы килеп чыкмасмы, дип эзли башладым. Өстәл асларын карадым, озын чыбык табып, газ миче астын да кармаладым. Юк инде, юк, сы­ңар шырпы да табылмады. Бу йортка яңа гына күченеп яши башлаган идек, күршеләрне дә белмим. Таныш-белеш булса да, иманлы бәндә төнге бердә кешене татлы йокысыннан бүлдереп, шырпы сорап йөрми.


Кабат намазга утырдым. Үзем нәфел намазы укыйм, үзем Аллаһы Тәгаләгә: “Көне буе ач тора алмыйм ич инде. Башка бер әйбер дә сорамыйм, берәр шырпы табарга яр­дәм ит”, – дип ялварам. Күпме укыганымны да хәтерләмим. Торып бас­тым да тагын шырпы эзлим. Ходайның рәхмәте, юк булгач, юк инде. Тәрәзә почмакларын да карап бетердем. “Әй, Раббым, рәх­мәт, миңа шулкадәр куанычлар бир­дең, ә бер шырпы табылмады. Үзеңә тапшырдым”, – дидем дә башны кыйблага куеп йокларга яттым. Уйланып ятам шулай, ярар инде, түзәрмен, сугыш вакытында ач яшәдек, бер бөртек бодай тапсак та сөенә идек, ачтан үлмәдек, хәзер дә үлмәм әле, дим. Ун яшем­нән комбайнчы булып эшләгән кеше бит мин, сөбханалла, машалла... Шулай йокылы-уяулы ята идем: үткән, кергән кеше дә булмады, каршымда вак тишекле, кургаштай ак түгәрәк таба тора. Ул таба – чел­тәрле, бик матур. Шунда – өч зур тәбикмәк, читләре чәчәк­ле, яңа пешкән кебек, мае да се­ңәр­гә өл­гермәгән. Ул тәбикмәк дөнья­лыкта без әзерли торган кебек түгел. Аңа кул сузганымны да, ашаганымны да белмим. Икенче караганда таба буш иде. Иртән йокыдан тордым, кичке тугызга ка­дәр уразамны ачмадым. Ник бер тәгам ризык ашыйсы, ник бер тамчы су эчәсе килсен?! Көнне бик җиңеллек белән үткәр­дем, очып кына йөрдем. Төрле кеше бар, ничек кабул итәрләр, ничек юрарлар, белмәссең, дип бу хакта беркемгә дә сөйләмәдем...


Фәйрүзә апага биш яшьләр ти­рәсе булганда әтисенең 100 яшьлек әнисе аларга кунакка килә. Фәйрүзә апа аны: “Ап-ак киемнән, язып бәйләгән ак яулыктан йөри иде, – дип сөйли. – Яз көне ишегалдыбызда су җыела иде. Әни әбине урамга алып чыгарга кушты. Әбинең бер кулында таяк, икенче кулы белән миңа таянган. Ишегалдындагы җыентык су яныннан үткәндә әбинең таягы чокырлы урынга тиеп китте дә өстебезгә су чәчрәде. Әбинең намаз укый торган ак киеме пычранып бетте. Шул чакта, әй, әби ачуланыр инде, дип уйладым. Ә ул йөзендә бернинди үзгәреш чыгармыйча тыныч кына: “Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-ра­хи­им, сөбханаллаһу”, – диде. Беренче тапкыр ишеткәнгәме, аптырап, әбидән: “Нәрсә дидең?” – дип сорадым. Ул миңа: “Бу сүзләрне мең еллар элек мең кешелек әйт­кән, онытма”, – диде. “Сөб­ханал­­лаһу” сүзе башыма кереп калды. Әби дөньялыктан китәр алдыннан Коръән бирде. Борынгы китап. Гарәп имлясы белән язылган, тәҗвидсез. Шул китапны саклый алмадык, юкка чыкты”.


Фәйрүзә апа озак еллар дәва­мында әлеге изге китапны эзли. Китапханәләрдән дә сораша, тик табылганы юк. Быел Хаҗның бишенче көнендә мондый төш күр­гән: “Йокылы-уяулы ятам шулай, каршымда картина сурәте пәйда булды. Анда әби Коръә­ненең чагылышын күрдем һәм колагыма бик матур азан тавышы ишетелде. Ул тавыш Мәккәдән ишетелә, имеш. Кара әле, әби китабы Хаҗда икән бит, дидем...”


Ә Хаҗга барырга күптәннән хыяллана. Районда яшәгәндә хыялны чынбарлык итәргә җай чыга. Тик кая инде, ул елларда ирен тәрбияли. Ире инсульт кичереп, алты ел урын өстендә ята. Фәйрүзә апа вакыты булуга мәчеткә ашыга, анда укучыларны ашата, үзе дә укырга, язарга өйрәнә. Мәчет имамы бер елны аңа Хаҗга бару мөм­кин­леге булуын әйтә. Хатын, авыру иремне кем карар, дип баш тарта. Аннары кызы белән кияве юл һәлакәтенә очрый, 2010 елда ире җан тәслим кыла.


Оныгы беренче сыйныфка укыр­га керер алдыннан, авыл бе­тү­гә таба бара, баланың киләчәген уйларга кирәк, дип Казанга чыгып китә. Оныгы сигезенче сыйныфта, бик яхшы укый, олимпиадаларда катнаша. Әбисенең үҗәтләнеп, авылдан бер сумка әйбер белән бер белмәгән кешеләр янына чыгып китүе юкка булмаган. Фәйрүзә апа сөйләгәндә әледән-әле йөзенә күз салам да шаккатам, елмая, көлә, бәхетсезлекләрне искә тө­шергән­дә дә ник бер ачу, киная булсын. Авырлыклар аның ябык иңен ничек басып китмәгән, әллә елап бушана микән? “Авыр чакта беркайчан еламыйм, эх, дип әйткәнем дә юк, – ди ул. – Җыр­лыйм, биим, до­галар укыйм һәм әбидән калган гадәт буенча “сөб­ханаллаһу” дим. Ә сөенечләр, уңыш­лар булганда: “Аллаһыма мең шөкер, бик күп куанычлар бирдең”, – дип әйтәм дә елап җибәрәм. Бик озаклап, тәмләп елыйм...”

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 154, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112