ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Һәр нәрсәнең үз вакыты

 

Өлкән буын кешеләрен язмыш ничек кенә сынамаган. Ятимлекне дә, ачлык-ялангачлыкны да күрә алар. Әмма шуңа да карамастан, тормышка сөенеп, шөкер итеп яши беләләр. Азнакай районының Камышлы авылында туып үскән Зөлхәбирә апа да – нәкъ менә шундыйларның берсе.

17-2
Аның да әтисе яу кырында башын сала. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, колхозларында – исәпче, аннан сыер савучы булып эшли. 1963 елда Мәндәй авылына Миңне­галиевләр гаи­ләсенә килен булып төшкәч тә, эшкә туп-туры фермага барып керә. Ясир абый да төшеп калганнардан түгел, лаеклы ялга чыкканчы тракторда эшләде. Алар дүрт малай үстерделәр. Айдарлары – Чаллыда, электрчы да, эретеп ябыштыручы да, балта остасы да. Кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк. Әфган сугышларын урап кайткан Хәйдәрләрен генә 46 яшендә яман чир алып китте. Кызы Каринаны үз канатлары астында тәрбияли әби белән бабай. Ул хәзер район юлламасы буенча Казанда табиблыкка укый.


Маратлары – шулай ук Чаллыда, янгын сүндерүче. Төпчек­ләре Айрат Азнакайда яши. Барысы да – көрәшчеләр, авыл Сабан туеның йөзек кашлары. Айратның кечкенә чагы гел күз алдында тора. Туп кебек тере малай, егылса да еламый, берни булмагандай торып чабар иде. Шул чакта ук спортчы сыйфатлары булган үзендә.


1979 елда Мәндәйдә мәктәп ябылгач, Миңнегалиевләр күр­шедәге Чубар Абдулга күчен­деләр.  Зөлхәбирә апа каенанасы белән матур яшәде.


– Әни белән бергә 40 ел тордык, һәрчак икебез бер сүздә булдык. Әни каты холыклы булса да, төпле усал иде. Мин эштән кайтмыйча, өстәл янына беркемне дә ашарга утыртмады, – дип искә ала аны килене.


Дүрт дистә ел фермада сыер сауганда рәсеме мактау тактасыннан төшми Зөлхә­бирә апа­ның. Аның  уңганлыгына хәзер дә сокланып туймаслык. Төс-кыя­фәте генә түгел, күңеле дә матур. Ишегалдында җәй­ләрен аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Берәр­сенә кунакка барса, иң беренче бакчасын әйләнеп чыга. Ятрак гөл күрсә, үзендә булдырмыйча тынычланмый. Хәлләре бар чакта өчәр сыер асраганнар. Ниш­лисең, яшь үзенекен итә. Әмма абзар-кура буш түгел: тавыклар кытаклый, үрдәкләр бакылдый, куяннар тын гына үлән чемченә.


Зөлхәбирә апа күңел түреннән ташыган хисләрен шигырь юлларына сала, авылда узган төрле чаралар турында газеталарга мәка­ләләр яза.


– Элегрәк концертларда да катнаша идем. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Хәзер Ясир абыең белән намазга бастык. Мәчеткә укырга йөрим, – ди ул.


– Рәхәт яшибез, Аллага шөкер. Кибеттә ни теләсәң, шул бар. Пенсияне вакытында биреп баралар. Бәйрәм саен искә алып, хөрмәтләп торалар. Безгә хәзер күп кирәкми: күңел тынычлыгы, балалар-оныклар исәнлеге, ил-көннәрнең иминлеге. Өч студент оныгым бар, шуларның туйларын күрә алсам иде, – дип дога кыла Зөлхәбирә апа.


Резеда ШӘРИПОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112