
/№ 21, 13.02.2019/
Кайда син, матур төш?
Төш – чынбарлыгыбызның чагылышы ул, дип бик еш ишетергә туры килә. Тик ник менә бае һәм ярлысына да, Нобель премиясе лауреаты һәм “икеле” капчыгына да шул бер үк төрле төшләр керә? Ә инде иң гаҗәбе: социаль баскычның төрле басмаларындагы кешеләр генә түгел, бәлки әле төрле мәдәниятләр һәм расалар вәкилләренең дә төшләре бер-берсеннән аерылмый диярлек.
Канада, Германия һәм Кытай галимнәре бу җәһәттән кызыклы тикшеренүләр үткәреп, Җир шарындагы барлык кешеләргә барыннан да элек артларыннан кемнеңдер кууы яки үзләре үк кемнедер куып тотарга тырышуы, әмма тота алмавы; егылуы яки очуы; каядыр ашыкканда (мәсәлән, поездга) яки имтихан тапшырганда үзләрен көчсез тоеп, ни эшләргә белмичә гаҗизләнүе турында төшләр керүен ачыклаган. Моннан тыш мәктәп еллары һәм эротик кичерешләрнең дә еш кына төш сюжетына әйләнүе билгеләнгән.
Ни өчен соң без бик төрле булсак та, һәммәбезгә башлыча әнә шундый бер үк төрле диярлек төшләр керә? Атаклы психоаналитик Зигмунд Фрейд, кешенең башлыча шикләнү-куркулары, теләк-хыяллары төшкә керә, дип санаган. Ә менә Германиянең бер университеты психологы Райнер Шенхаммер, Фрейд ялгыш фикердә торган, бу сорауга җавапны нейробиология өлкәсеннән эзләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән.
“Күпер” ыгы-зыгысы
Әлеге профессор аңлатканча, башлыча без “җәһәт йокы” стадиясендә төш күрәбез. Бу гаҗәеп халәт кеше йокыга киткәннән соң 70-90 минут чамасы узгач барлыкка килә: баш мие активлыгы уяулык халәтендә ничек булса, шундый ук дәрәҗәгә җитә. Баш миендә кан әйләнеше көчәя, йөрәк ешрак тибә, күз алмалары ябык күз кабаклары астында, уңны-сулны “белештермәстән”, тиз-тиз хәрәкәтләнә башлый. Шул ук вакытта мускуллар эшләүдән туктап, гәүдә тулысынча параличлана.
Йоклаганда, баш миенең “Варолий күпере” дигән хикмәтле бүлеге (арка миеннән баш мие бүлекләренә сигнал тапшыруга җаваплы) бөтенесен үз “кулы”на ала. Кешегә “торырга” яки әле берникадәр вакытка “Морфей кочагында калырга” дигән командалар биреп ятучы нейроннар бәйләме нәкъ менә шунда урнашкан. Әмма болардан тыш “күпер”дә әле тагын безнең вестибюляр системадан (монысы гәүдәбезне тоеп, аумыйча-түнмичә, тигезлекне саклап йөрүебезне тәэмин итә) сигналлар алып торучы нейроннар “яши”.
Шул рәвешле баш миебезнең йоклау һәм уянуга “җитәкче” өлеше, ирексездән, “вестибюляр цех”тагы күршеләрен тынгысызлый. Аптырашта калган нейроннар гәүдәнең булдыксызлыгы халәтен аңлап, баш миенә “отчет” җибәрә. Ә баш мие, уянып китеп, бу “отчет”ны авырлык югалту, очу яки су астында йөзү кебек сәер тойгылар белән “тасвирлап” бирә. Төштә, йөгереп, качып котылырга маташу яки нәрсәнедер эшләргә теләп тә (әйтик, киенергә яки әйберләрне җыярга), берни майтара алмау әнә шулай баш миенең гәүдәдән аерылу халәтенә бәйле.
Китап актарудан ни мәгънә?
Әмма ни өчен соң безгә бәхетле хис итү мөмкинлеге биргән матур төшләр сирәк керә? Төшләр дөньясында гадәттә курку-борчылу, шомланулар хөкем сөрә бит! Профессор Шенхаммерның бу сорауга да җавабы бар. Эш шунда: йоклаганда һәм бигрәк тә алда телгә алып үтелгән “җәһәт йокы” стадиясендә организмда серотонин матдәсе (бәхет гормоны) бик нык кими. Шуңа күрә, иртән торгач, Ходаем, бу начар төш нәрсәне аңлата икән, дип калтыранган куллар белән төш юрау китабын актарырга керешүдән мәгънә юк. Төнге “мәхшәр”нең сәбәбе әнә шул гормонга гына бәйле, ди галим.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 20, 12.02.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: