ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Телсез күке озак сайрыймы?!

 

Тарих фәннәре кандидаты, Казандагы IT-лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Динар Шәмсетдинов татар мәктәпләренең үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксына. Кукмара егете Динар белән милли мәгариф  турында сөйләштек.

4-2
– Динар, тарих кабатлана, диләр. Туган телләрне укытуда һәрвакыт каршылыклар бул­ган. Иң авыр вакытлар ничәнче елларга туры килгән?


– Милли мәктәпләр 1918 елда тиешле закон чыккач барлыкка килә, анда укыту милли телдә алып барыла. Бу боль­шевик­ларның үзләре ягына җәлеп итүе белән аңлатыла. 1930 нчы еллар уртасыннан “команда-админис­тратив система” урнашып беткәч, милләтләрнең милли һәм сәяси хокукларын кысу башлана. 1938 елда рус телен бөтен милли мәктәпләрдә мәҗ­бүри рәвештә укытырга дигән закон чыга. Миңа калса, милли мәктәпне юк итү һәм милләт­ләрне руслаштыру сәясәте Хрущев заманында иң югары ноктасына җитә. “Без ни­кадәр тизрәк рус телендә сөй­ләшә башлыйбыз, шуның кадәр тизрәк коммунизм төзеячәкбез”, – дигән ул. “Милли телләрдә күпме укытып була?! Күптән рус телен белергә вакыт”, – дигән сүзләр дә аныкы. 1950 елда милли мәктәпләрнең кимүе күзәтелә. Ләкин күпләп ябу 1958 елны чыккан законнан соң башлана.


Брежнев заманында ”барча совет халкы рус телендә сөйлә­шергә тиеш” дигән идеология тор­мышка ашырыла. 1959 елда терминология буенча бөтенсоюз киңәшмәсе уздырыла. Анда тел­ләрне өч төркемгә бүлеп карыйлар. Нәтиҗәдә күп кенә халык­ларның тел хокуклары чикләнә. Шуна күрә татарча терминология тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган. 


Шулай ук әйтеп узарга кирәк: 1950–1960 еллар ул – шәһәрләшү вакыты. Татарларның – рус, русларның татар милли-мәдәни кырына кергән чор. Рус телендә барган күп санлы радио һәм телевидение тапшырулары, кинофильмнар милли мәдәният чик­ләрен җимерә башлый. Шуның нәтиҗәсе буларак, татарда этнонигилизм, ягъни үз милләтеңнән, телеңнән читләшү башлана. Хәтта кайбер татарлар татарлыгыннан ояла. Татар телендә уку дәрәҗәле булмый башлый. Укытучылар да  туган телгә икенче сортлы әйбергә караган кебек карый. Ата-аналар балаларына күпләп рус мәктәпләрен сайлый. Мәсәлән, 1947-1948 елларда Татарстанда 95 процент татар балалары туган телендә белем алса, 1957-1958 елларда – 70, Казанда исә барлыгы 16,8 процент бала гына туган телендә укый. Бу, үз чиратында, татарларның үз татар телен туган тел буларак танымавына ки­терә. Мәсәлән, 1926 елда татар­ларның  йөз процентка якыны  үз туган теле дип татар телен күр­сәтсә, 1989 елда андыйлар 83 процент тәш­кил итә. Нәтиҗәдә татар теле “кухня” теленә әйләнә, мәга­риф системасы башка телләрдән кер­гән алынмалар белән туа.

 
– Сез өйрәнгән чорда татар мәктәпләре нинди хәлдә булган?


– Мин 1950–1970 еллардагы татар милли мәктәбе тарихын өй­рәндем. Бу чор татар мәк­тәпләре тарихында – иң авыры. Күп нәрсә республика җитәк­челегеннән дә торган. 1944 – 1957 елларда, Зиннәт Моратов идарә иткән чорда, татар мәктәпләре бик авыр хәлгә төшә. Ул татар мәктәпләрен саклау перспективасыз, шуңа рус мәктәпләренә күчәргә кирәк дигән фикер яклы булган. Татарча укучылар саны ике мәртәбә кимегән. Бу чорда кыю ректорлар да була. Мәсәлән, Казан педагогия институты ректоры Туишев 1955 елда бөтен факультетта да татар телен укытуны оештыра, ә 1957 елда физика-математика факультетында татар балалары өчен төркем барлыкка килә. 1957 елда Моратовны башка эшкә күчерәләр, аның урынына С.Игнатьевны куялар. Бик көчле сәясәтче, киң эрудицияле, акыллы кеше буларак тарихка кереп калган ул. Игнатьев татар телен үстерүгә, татар мәк­тәпләрен торгызуга җиң сызганып тотына. Шулай татар җи­тәк­челәре эшли алмаганны рус кешесе башлап җибәрә. Яңа мәга­риф министры итеп татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә чиста сөйләшкән, КДУ укытучысы  Мирза Мәхмүтов куела.


1958 елда Татар обкомында татар мәктәпләренә багышланган зур пленум уза. Шушы пленум булмаса, бәлки татар мәк­тәпләре бөтенләй юкка чыккан булыр иде. Бу чорда татар мәк­тәпләрендә укыту системасын яхшырту буенча күп эшләнә, татар мәктәпләре яңа­дан торгызыла башлый. Ләкин бу озакка сузылмый, беренчедән, 1959 елда Хрущевның алда әйтелгән законы ТАССРда да тормышка ашырыла башлый. Мәхмүтов искә алганча, бу чорда аңа Мәскәүдә татар мәктәпләрен яклап чыгыш ясарга туры килә, ләкин катгый кисәтү ясыйлар. Тагын бер нәрсә: Моратов Коммунистлар партия­сенең Үзәк комитетына татар мәктәпләрен яклап уздырылган пленумны тәнкыйтьләп хат яза. Әйтергә кирәк, Моратов 1980 елларда чыккан мәкалә­ләрендә дә русча укытуга күчүне бердәнбер дөрес юл дип санаган. С.Игнатьевка Мәскәүдән кисәтү ясалгач, 1960 елда яңадан пленум җыеп, 1958 елгы пленум хаталы дип табыла. Шул ук елны Игнатьев эшеннән азат ителә. Яңа беренче секретарь итеп Фикрәт Табеевны куялар. Ул идарә иткән заманда яңадан татар мәктәп­ләре кимү, русча укытуга күчү башлана.


Күп кенә татар зыялылары аңында Мәхмүтов та, Табеев та милли мәктәпне бетерүчеләр буларак истә калган. Ләкин Мәх­мүтовның эшчәнлеге белән якын­­нанрак танышсаң, татар мәктәпләрен үстерү буенча шактый эшләр башкарганлыгы кү­ренә. Соңрак Табеев татар мәк­тәпләрен бетерүне Игнатьевка сылтый. Ләкин, алда әйтеп узганча, бу тарихи чынбарлыкка туры килми. 1980-1981 уку елында 2377 мәктәптән 995е татар мәк­тәбе булган. Мәктәпләрдә 562,7 мең бала укыган, шуларның 104,4 меңе, ягъни 18,6 проценты татар телендә белем алган.


– Татар теле укытуда нинди кимчелекләр бар дип уйлыйсыз?


– Телне укыту алымнары, дә­реслекләрнең эчтәлеге дә күптән искерде. Кызык өчен татар теле һәм инглиз теле дәреслеген алып карагыз. Инглиз теле дә­реслеген кулдан да төшерәсе килми. Татар әдәбияты, бигрәк тә борынгы заман әдәбияты рус балаларына гына түгел, татарларга да җиңел бирелми. Татар  укучылары аңлап җиткерә алмаган “Кыйссаи Йосыф”ны рус балаларына өйрәтергә тырышалар. Дәреслекләр югары уку йорты галимнәре тарафыннан язылган. Алар мәктәптә бер дәрес булса да укытып карады микән, белмим. Мәктәптә эшләп карамыйча, дәреслек язуны дөрес дип санамыйм. Укытучы, дәрес бир­гәндә, балаларда фәнеңә карата кызыксындыру уятырга тиеш. Атнасына бер дәрес биреп тә баланы кызыксындырып була, аннан ул үзе дә өйрәнә башлый.  Укытучыларга караш үзгәрсә, аларга ирек бирелсә, безнең мәгариф системасы да үсәр иде. Моны Финляндия мисалы күр­сәтте. Укытучыны укытудан тыш төрле эшләргә җигү, ачык дәресләр күрсәтү һәм эшен катгый тикшереп тору булганда, аннан ничек итеп яхшы укытуны көтеп була?!         

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 01.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112