ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 26, 21.02.2018/

Онытылмас бу җәүһәр


Нарасыйларын ач үлемнән алып калу өчен, алъяпкыч кесәсенә салып, бер уч икмәк алып кайткан Җыракайны кулга алалар.  Әнисе үлгәннән соң апасы тәрбиясендә калган Әлфияне балалар йортына җибәрәләр. Бөтен татар дөньясына билгеле җырчы буласын белсәләр, апасы төрмәдән кайтканчы, берәрсе сыендырган булыр иде үзен. Тик сугыш чорында кем кайгысы кемгә кирәк. Заманасы башка иде бит. Тамакның ипигә туймаган чорлары. Шөкер, бүген бөтен нәрсә бар. Бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәр көннәр  юкса.

1-2
– Күренекле шәхесләр­нең исемнәре онытылмасын өчен, якташларга да битараф булмаска кирәк, – ди “Актаныш” якташлык җәм­гыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов. 


Шул максаттан Әлфия апаның юбилеена берничә ай кала, якташлары районнан чыккан талантлар катнашында бөек җырчыны искә алу чарасы үткәрү теләге белән төрле оешмаларга хат юллый. Аларның бу фикерен филармония дә хуплый. Искә алу чарасын ике көн үткәрергә дигән карарга киләләр. Беренче көнне Әлфия апа белән бергә эшләгән артистларны чакыруны филармония үз өстенә алса, икенче көнне Актаныштан чыккан иҗат әһел­ләреннән торган концерт оештырырга килешә­ләр. “Әлфия Авзалова дә­вам­чылары булган актанышлылар барлыгын зур сәхнәдән күрсәтәсебез килде, алар аз түгел, саный китсәк, кул бармаклары да җитми. Араларында атказанган, халык артистлары да күп”, – ди Вәсим Вахитов. Репертуарны сайлаганда да, Әлфия апа башкарган җыр­­ларны яң­гы­ра­тырга тырышканнар. Яр­мин­­кәләр оештырып, ки­лүче­ләрне Актаныш ризык­лары белән сыйлаганнар. “Ар­тист­ла­ры­бызның кай­бер­ләре ерак илләрдә гас­трольдә булу сәбәпле катнаша да алмады”, – ди Вә­сим абый.


 Әлфия апаның да иҗат юлы авыл сәхнәсендә башлана. Районның мәдәни чараларында катнашып, үз сәләтен күрсәтә. Аннан Казанга юл ала. 1951 елда Җыр һәм бию ансамбленә эшкә алалар. Авыл кызына “Кәк­күк” җыры зур популярлык алып килә, чит ил сәхнә­лә­рендә чыгыш ясый. Дәрә­җәле исемнәр ала. Татарча гына түгел, фин, тө­рек, башкорт, үзбәк, казах һәм башка телләрдә җыр­лап, халык күңелен яулый. “1980 елларда төшкән язмаларын табып, шуларны карап утырдык, – ди Вәсим абый. – Бернинди фонограмма юк. Сәхнә түренә баскан да, ан­самбль­гә кушылып, рәхәт­ләнеп җырлый. Зә­выклы сәхнә кешесе икән­­леге күренеп тора. Авыл­лардан авылларга йөреп, ягылмаган клубларда концерт куеп та тавышы югалмады бит аның. Салкын сәхнәдә микрофонсыз җырлавын да хәтерлим әле. Ул килсә, клубта басып торырга урын булмый иде. Менә шулай халыкны үзенә карата белүче халыкчан җырчы булды, шуңа күрә халык җырчысы булып таныла алды”.


Аның исемен туган җи­рендә мәңгеләштерү ния­теннән, узган елның ноябрь аенда Актаныш район мә­дәният йортына Әлфия Авзалова исемен биргән­нәр. Хәер, олпат җырчыны олылау якташлары тарафыннан үзе исән чагында ук башлана. Җирле талантларны бар­лау максатыннан, районда Әлфия Авзалова исемендәге җыр бәйгесе уздырырга керешәләр. Әле­ге чара район кысасыннан зона бәйгесенә әверелә. Хәзер исә, Мәдәният министрлыгы белән сөйләшеп, республика, Россиякүләм дәрәҗәгә чыгару уе белән йөриләр.


Кызганыч, мәшһүр җыр­чы туган һәм үскән нигезләр сакланмаган. “Әлфия апа­ның балачагы бик тетрән­дергеч, – ди Вәсим әфәнде. – Биш яшендә әнисе үлеп китә, аны әнисенең апасы тәрбиягә ала. Апасы төр­мәгә эләгә. Әлфия апаны 10 яше тулганда балалар йортына җибәрәләр. Бик авыр тормышта яшиләр, йортлары начар гына була”. Алар Актаныштан китеп берничә ел үткәч, йорт сүтелә. Ул нигезгә башка кешеләр килеп урнаша. Бүген Әлфия апаның үскән йорты сакланмаса да, үзе исән чакта ук район музеенда бер бүлмә булдырганнар. Бөек җыр­чыбыз шәхси әйбер­ләрен үз куллары белән тарихи ис­тәлек буларак тапшырган.


Вафатыннан соң, актанышлылар район үзәген­дәге яңа бер урамга Әлфия Авзалова исемен биргән­нәр. Казанда Әлфия Авзало­ваның урамы барлыкка киләчәк. Бу хакта инде матбугат чаралары бер шаулап алган иде. Баксаң, бу тәкъ­дим белән якташлары чыккан икән. Күренекле шә­хесләрдән имза җыеп, рәсми хатны Казан мэрия­сенә юллаганнар. Спартак урамын Әлфия Авзалова исеменә үзгәртергә дигән фикерне җиткер­гән­нәр. Мэриядә әйтүләренчә, алдагы сессияләрнең бер­сендә киң җәмәгатьчелек фикерен депутатларга да чыгармакчылар. Ни өчен Спартак урамымы? Соңгы елларда җырчы Луковский белән Спартак урамнары киселешендә яшәгән. Моннан тыш, әлеге урам филар­мо­ниядән ерак түгел. Татар­ның бөек уллары Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миң­нуллин исемен йөртүче урамнар да янәшәдә генә. “Әлфия апа – респуб­лика­ның һәр авылында, Рос­си­янең һәр почмагында булган кеше. Казан, Актаныш белән генә чикләнмичә, рес­пуб­лика­ның башка җир­лекләрендә дә Әлфия Авзалова урамнарын булдырырга иде”, – ди Вәсим абый.


Якташлары гомер буе башкалада торган җырчыга “Казанның мактаулы гражданины” дигән исем алу турында да уйлана. Актанышлылар Әлфия апа бу исемгә лаек дип мэриягә тагын бер хат юллаган. Әлеге дәрә­җәле исем дә бирелер дип өмет итә алар.


Аның тормыш юлына багышланган китап чыгарунияте белән янып йөриләр. Әлфия Авзалованы күреп белгән, аралашкан кеше­ләрдән истәлекләр тупларга керешкәннәр. Җыр­чы­ның кызлары Гүзәл һәм Зөл­фия белән очрашып, алар үзлә­рендә булган мәгъ­лүматны барлый башлаган. Соңгы елларда гомер иткән йортына истәлек тактасы урнаштыру буенча да эш бара.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 10.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр