ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 100, 18.07.2018/

Дастанчылар


Плетцензее төрмә­сендәге биш мең сәяси тоткын арасында гильотина белән башлары киселгән унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак. Биш мең тоткын. Алар­ның күбесе – фюрерга һөҗүм ясаган һәм империягә каршы заговорда гаепләнгән немецлар белән немец антифашистлары. Зур хәрби чиннар, дәрәҗәләр яки фашизм­ның җан дошманнары – коммунистлар.

3-1
Һәм менә шулар арасына татар халкының унбер улы да килеп керә. Елмаеп...
Гильотина иң авыр җәза саналган. Чех Юлиус Фучикны шушы ук төрмә тирында атканнар ”гына”. Иң авыр җәзага тартыр өчен җәлил­челәрне өченче рейх газ­раил­ләре ни дәрәҗәдә кү­рал­маска тиеш булган соң?!


Фашизмга сатылмау кеше өчен иң кадерле нәрсә – җан белән түләнгән. Хәер, җәлилчеләргә иң кадерле нәрсә җан булмаган, ә халык пакьлеге, хәрби антка тугрылык, Ватанга бирелгәнлек, илдәге туганнарны ярату.


”Безнең бик күп язган һәм язарга уйлаган нәрсә­ләребез үзебез белән бергә китә”. Абдулла Алишның тоткынлыктан туганнарына юлланган соңгы хаты җәлил­челәрнең иң зур фаҗигасен чагылдыра. Алар үз көрәш­ләренең нәтиҗәсен күреп һәм аңлап, инде үзләренең җиңүче икәнлекләрен белеп үлгәннәр. Мин аларның го­мерләре киселүгә караганда да зуррак бер фаҗигаләрен күрәм: ”...кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М. Җә­лил”.
Шагыйрь өчен язганы­ның үзе белән бергә югалуын күрүдән һәм сизүдән дә авыррак, хәтәррәк, моңсурак фаҗига бар микән? ”Мин үзем өчен берни теләмим, Сездән бер генә нәрсә сорыйм: Мусаны коткарыгыз. Ул бөтен татар халкына ки­рәк”, – дип язган Абдулла Алиш Шәфи Алмазга. Шагыйрь үзенә дә, Мусага да берни теләми, ул халыкка шагыйрь Мусаны кире кайтарып бирүне таләп итә. Ә Җә­лил үзе бөтен немец халкы өчен кирәк булган бер шагыйрьне халыкныкы итәсе килә: ”...Гейне кайтсын иленә”.


Аяныч һәм соклангыч тү­гелмени: сүзләрен һәм кө­рәшләрен фашизм бары тик башларын кисеп кенә тоткарлый алган унбер тоткын­ның алтысы – шагыйрь! Хәер, аларның һәркайсының гомере – өзелгән җыр, әмма ул унбер гомернең һәркайсы – ахырынача җырланып бет­кән илаһи бер җыр.
Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Рәхим Саттар, Муса Җәлил, Зиннәт Хәсәнов – унбернең иң әүвәл шушы алты шагыйрен җәзалыйлар.
Нәрсә соң бу? Инде борыннарына үз үлемнәре исе керә башлаган җәллад­лар­ның элек сүзне, язылган һәм язылачак шаһитларны юк итәргә ашыгуымы? Әллә бу гади очраклылык кына микән?


Юк, минем җәлилчеләр­нең тоткынлыктагы беренче көннәреннән башлап соңгы сулышларынача бер генә очраклылык та күрәсем килми. Алар арасында бер генә дә очраклы кеше, алар көрәшендә бер генә дә оч­рак­лы гамәл, алар иҗатында бер генә дә очраклы сүз юк. Чөнки ятьмәсенә илле миллион корбан эләктергән фашизм үрмәкүче очраклылык түгел. Аларның ярсу диңгез­дәй көрәшләренә, алсу алмадай матур гомер­ләренә төш­кән кортлар гына очраклы. Ул хаиннәр халкыбыз нәф­рәтенең мәңгелек туңлы­гын­да күмелеп калды. Хыянәт мамонтлары...


Җәлладлар башта ша­гыйрьләрне кискән. Алар­ның шагыйрь икәнлекләрен фашистларның белмәве дә ихтимал. Алар иң алдан ”Идел-Урал” легионындагы яшерен оешманың җитәк­челәрен юк итәргә ашыкканнар. Ул вакытта биш ша­гыйрь­нең оешмадагы төп җитәкчеләр булганлыгы бө­тенләе белән аңлашыла. Сугыш чоры татар поэзиясенең фашизм белән көрәшнең иң үзәгендә торуы очраклылыкмыни? Очраклылык икән, татар әдәбияты әһелләре арасыннан кулына корал тотардай кайсы ир-егет тылда шигырь ”генә” язарга калган?! Сугышка кадәрге тормышта бер-берсен белгән әлеге шагыйрьләрне язмыш бу зур планетада фашистлар өне­нең үзе – Берлинда ничек очраштырган икән? Серле табышмак. Ләкин җавабы гап-гади – ипи кебек: зур планета кан саркып торган бөтен яралары белән бергә, яңасына сөенгән яшь баладай, бу биш шагыйрьгә дә сыенган һәм аларның уртак йөрәгенә әйләнгән. Һәммә кешеләрнең дә йөрәгендәге теләге, уе, хыялы уртак икән, аларның кайда, ничек очрашуы әһәмиятлемени?


Әгәр Җәлил дәфтәрләре немец фашистлары импе­риясенең сакчы этләре кулына килеп эләксәләр, аларны, тәгаен, аерым хөкем карары чыгарып, иң зур, иң дәһ­шәтле крема­торий­лар­ның берсендә яндырган булырлар иделәр. ”Моабит дәф­тәрләре”ндәге шигырь­ләр – милли әдәбиятыбыз­ның алмаз ташлары. Алар­ның һәркайсы, һәркайсының һәр сүзе килешмәс ике идеология – фашизм белән коммунизм идеологияләренең кис­кен көрәше үзәгендә иҗат ителгән. Гомумән, Муса Җә­лил иҗаты ике чакма ташы бәрелешеннән мәңге сүн­мәскә чәчрәп чыккан очкыннар көлтәсен хәтерләтә. Ялкынлатыр өчен ул очкыннарны йомшак мамыкка ти­дерү хаҗәт түгел – кеше йө­рәгенә якынайту җитә. Җә­лил иҗатының бөтен дөнья кешеләре арасында теләк­тәшлек уятуы, мәхәббәт казануы сере шунда. Күрәсең, шагыйрьнең рухы шулкадәр кысылган, йөрәге нәфрәттән шулкадәр ургыган, каны агудан шулкадәр кайнаган, җаны сагынудан шулкадәр өзгәләнгән – аның һәр шигыре алмазга әверелгән. Гади генә сүзләр белән язылганнар югыйсә. Тик җир астындагы янар­таулар кайнарлыгына һәм басымына килеп эләккәнче, алмазлар да бары тик кара таш – графит кына була лабаса.


Алар – ач, хокуксыз әсир­ләр – үзләрен дошманнан көч­лерәк сизгәннәр. Нык алмаз – көл, көчле әсир кол булмас. Көчен сизгән әсир кө­рәш­чегә әйләнә. Моны тарих­та бер мәртәбә Спартак исбатлап күрсәтте инде. Кеше­лекнең язмышы шундыйдыр, күрәсең, моны тагын бер мәртәбә җәлил­че­ләргә дә исбатлап күрсәтергә туры килде. Фашизм төрле халыкларны, төрле мил­ләт­ләрне үзе­нең колларына әверелдереп, аларны үзара сугыштырырга, талаштырырга – аларны ХХ гасыр гладиаторлары итәргә исәп тоткан иде.
Легионерлар киеме кигән татар совет солдатларыннан халыкларга каршы бер генә ядрә дә атылмады, бер генә сүз дә аталмады. Бу – җәлилчеләр үлеме, бу – җәлилчеләр үлемсезлеге. Бу – Җәлил шигыре һәм аның дүрт шагыйрь дустының тантанасы. Бу – татар һәм бөтен совет халкының аналарча горурлыгы.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 13.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Зәйдә 12 яшьлек кызны көчләгән ир-атны 17 елга утыртканнар

 

Куркыныч вакыйга быелның 12 апрелендә була.

Заинская городская прокуратура поддержала государственное обвинение в отношении 31-летнего мужчины. Суд признал его виновным в совершении преступлений, предусмотренных п. «б» ч. 4 ст. 131 УК РФ (изнасилование), п. «б» ч. 4 ст. 132 УК РФ (насильственные действия сексуального характера), ч. 1, п. «г» ч. 2 ст. 161 УК РФ (грабеж). В суде установлено, что вечером 12 апреля 2018 года мужчина, будучи в состоянии алкогольного опьянения, обманным путем заманил в свою квартиру ранее незнакомую девочку, 2006 года рождения, которую удерживал там до следующего утра. При этом мужчина избил и надругался над ребенком. Кроме того, злоумышленник отобрал у потерпевшей планшетный компьютер и золотые серьги, причинив ущерб на общую сумму 9 тыс. рублей. В судебном заседании подсудимый полностью признал свою вину. Суд, согласившись с мнением государственного обвинителя, назначил виновному наказание в виде 17 лет лишения свободы с отбыванием в исправительной колонии строгого режима, с последующим ограничением свободы сроком на 1,5 года. Приговор в законную силу не вступил.

Источник:
https://prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/12924/
© Прокуратура Республики Татарстан
Заинская городская прокуратура поддержала государственное обвинение в отношении 31-летнего мужчины. Суд признал его виновным в совершении преступлений, предусмотренных п. «б» ч. 4 ст. 131 УК РФ (изнасилование), п. «б» ч. 4 ст. 132 УК РФ (насильственные действия сексуального характера), ч. 1, п. «г» ч. 2 ст. 161 УК РФ (грабеж). В суде установлено, что вечером 12 апреля 2018 года мужчина, будучи в состоянии алкогольного опьянения, обманным путем заманил в свою квартиру ранее незнакомую девочку, 2006 года рождения, которую удерживал там до следующего утра. При этом мужчина избил и надругался над ребенком. Кроме того, злоумышленник отобрал у потерпевшей планшетный компьютер и золотые серьги, причинив ущерб на общую сумму 9 тыс. рублей. В судебном заседании подсудимый полностью признал свою вину. Суд, согласившись с мнением государственного обвинителя, назначил виновному наказание в виде 17 лет лишения свободы с отбыванием в исправительной колонии строгого режима, с последующим ограничением свободы сроком на 1,5 года. Приговор в законную силу не вступил.

Источник: https://prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/12924/
© Прокуратура Республики Татарстан

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр