ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

 “Син мине аңламадың, мин дә сине туйдырганмындыр”

 

“Комендант сәгате”н кертү үсмерләрне төнге урамнан биздерә алдымы? Яшьләр арасында элеккеге кебек урам бүлешү дигән нәрсә бармы? Бүгенге буын тәртипсез булып үсмәсме? Татарстан прокурату­расының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов белән әнә шул хакта сөйләштек.

2-1

– Җәүдәт Хәмзинович, соңгы елларда үсмерләр арасында суицидлар саны кимесә дә, ел башы күңел­сез хәбәрләрдән башланды...

 
– 2016 елда – 11, 2017 елда 13 үсмер үз-үзенә кул салды. Аларның күбесе элмәккә керә, биеклектән сикерә. Ел башында ук шундый өч кү­ңелсез хәл күзә­телде. Бу адым­га баручыларга – 14 яшь. Биеклектән сикергән кыз исән калды, хастаханәдә дәвалана. Ип­тәш кызлары аны акча урлауда гаепләгән. Шуңа хурландым, дигән. Икенче очракта әнисе эштән кайтканда кызы ишек тоткасында асылынып торган. Баш­калардан начаррак яши­без, чит илләргә сәя­хәткә чыга алмыйбыз, дип зарланган. Әнисе белән генә яшәүче кыз: “Син мине аңламадың, мин дә сине туйдырганмындыр”, – дип язу калдырган. Ә аңа кадәр әнисе белән кибеткә барып, киемнәр сатып алганнар. Киемнәрен ошаткан үзе. Үз эченә бик­ләнгән булган. Үзе гел “5ле”­гә генә укыган, олимпиадаларда катнашкан. Яңа ел алдыннан булган хәлгә кил­гән­дә, малай әтисе белән бер­гәләп кар көрәгән. Аннан әтисе әнисен каршыларга кит­кән. Менә шул вакытта үс­мер гомерен өзер­гә өл­гергән. Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан би­рә алмаган булган. Га­дәттә, гаи­ләдә, мәктәптә, дуслар ара­сында проблемалар, җавап­сыз мәхәббәт арка­сын­да якты дөнья бе­лән хушлашалар. Әти-әни­ләр балаларның үз-үзен тотышына игътибарлы булсын иде. Аларны яшәргә өй­рәтергә кирәк. Кечкенә­дән хезмәткә тарту, спортка җә­леп итү файдалы. Саф һава­да күбрәк йөрсеннәр. Мәк­тәп­ләрдә психологлар да җи­тешми. Укытучылар да артык таләпчән булмасын иде.

– Россия мәктәплә­рен­дә кан коела башлады. Уку йортларын ничек имин итәргә?


– Мәктәп кебек изге урынга пычак тотып керер­ләр дип кем уйлаган? Бесландагы хәлләрдән соң уку йортларына видеокүзәтү җайланмалары, хәвеф төй­мәләре урнаштырылды, сак хезмәте булдырылды. Тик соңгысы бөтен җирдә хәл ителмәгән. Бүген кайбер вахталарда әби-бабайлар утыра. Хосусый сак хезмәте бушка эшләми. Казан мәк­тәпләре өчен 192 миллион сум кирәк, диделәр. Моны әти-әниләр көче белән генә хәл итеп булмый. Дәүләт ярдәме кирәк.


– Бүген “Казан фено­мены” чорында төрмә­ләр­гә эләккән кешеләр иреккә чыга. Алар безнең яшәешебездә ни дәрәҗә­дә куркыныч?


– Төрмәдән чыгучылар күзәтүгә алына. Алар белән участок полицияләре эшли. Хаталарын аңлап чыгучылар да бар. Әмма кем өчендер бу сабак була алмый. Кабат җинаять юлына басучы үсмерләр 30 процентны тәшкил итә.
Узган ел республикада үсмерләр арасында җина­ять кылу очраклары 24 процентка кимеде. Былтыр 861 җинаять теркәлгән. Шуның 70 проценты урлау очрагына бәйле. Биш ел элек телефон урлау очраклары күп була иде. Хәзер телефон бар кешедә булгач, әлеге күре­нешләр бик сирәк була. Үсмерләр машина куарга ярата. Бу, алар өчен кызык тоела. Әмма җавап­лы­лыгы урлашуга караганда да көчлерәк. Хулиганлык, үз­ара сугышу ди­гән нәр­сәләр дә күзәте­лә. Бүген 18 үсмер наркомания чире белән исәптә тора. Тик былтыр әфьюн куллану нәтиҗә­сендә агуланучылар булмады. Балаларга карата кылынган җинаять­ләр, көчләү очраклары арта бара. Узган ел бу сан 2 мең 504кә җитте. Шул ук вакытта җинаять­ләргә карата җаваплылык та катгыйланды. Су коенганда үсмер кызны су коену костюмы аша капшаган 29 яшьлек егет 12 елга ире­геннән мәхрүм ителде. Бу, бер караганда, кырыс җәза да кебек, әмма мондый оч­рак­ларга юл куя алмыйбыз.


– Үсмерләр арасында оешкан җинаятьчел төр­кемнәр бармы?


– Бар, ләкин алар элеккеге кебек криминаль хәлдә түгел. 1990 нчы елларда яшьләр урам бүлешә иде. Бер елны Компрессор тукталышында ике төркем трамвайны туктатып сугышты. Хәзер андый нәрсә юк. Элек эчке көчләр алай ук көчле түгел иде. Бүген омоннар килеп, бөтенесен төяп китә­чәк. Футбол фанатлары бе­лән дә эшләргә өйрән­деләр. Элеккеге хәлгә кайтыр дип уйламыйм, ләкин тынычланырга ярамый. Мин бу кү­ренешне йокы хәлендә дияр идем. Хәзер үсмерләр чаткы кебек: очрашуга тиз җыела һәм шулай таралып та бетә. Бу заманча техникага бәй­ле. Телефоннан бер смс язу җитә. Элек рация бары полициядә генә иде. Хәзер, алар уянганчы, төр­кем­нәр таралып бетәргә мөмкин. Соңгы елларда Ка­занның Совет, Киров, Идел буе районнарында үсмер­ләр үзара сугышты. Бер “стре­лка”га 60 кеше җыелып, 15 минутта таралышырга өлгергән иде. Сәбәпләре дә акчага бәйле түгел. Бер-берсенә кырын караган, ялгыш машина кырдырып киткән өчен, кызлар бүлешү кебек юк-бар сәбәпләр аркасында җыелалар. Әти-әниләре – штрафка, 9 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.


– Моннан берничә ел элек республикада үсмер­ләрне төзәтү колониясе ябылган иде. Җинаятьләр саны кимегәч, аны кабат торгызу ихтыяҗы юк, ди­мәк...


– Ябылганда анда 30 үсмер исәпләнә иде. Хәзер безнекеләрне читкә җибә­рәләр. Аз кеше өчен тоту ­отышлы түгел. Бер яктан, колониянең булмавы яхшы. Җинаятьләр саны кими ди­гән сүз. Махсус тәрбия уч­реждениеләре бар. Аларга урлау, талау очраклары буенча эләгәләр.


– Әти-әниләре белән аңлаша алмаган үсмерләр аз түгел. Өйдән чыгып ки­түчеләр дә очрыймы?


– Андыйлар да очрый, лә­кин бу сан кимеде. Авиа­төзелеш районында прокурор булып эшләгәндә, бер үсмерне гел әңгәмәгә чакыра идем. Асрамага алынган малайга бер чегән хатыны: “Синең әниең – чегән, ул исән”, – дип юраган булган. Шуннан соң Яшел Үзәндәге чегәннәр янына бара башлаган. Чегән биюләренә ка­дәр өйрәнгән. Үзе кыяфәте белән аларга бөтенләй охшамаган инде. Тәрбиягә алган гаилә бик әйбәт. Икенче бер хәл. Кызы әнисенең, башка иргә кияүгә чыгып, бала алып кайтуын кабул итмәгән. Ачудан үзеннән ун яшькә олырак егет янында кунарга кала икән. Өйдә тавыш чыкса, бөтенләй кайтып тормый. Мондый очраклар күбрәк имин булмаган гаиләләрдә күзәтелә. Өйдән чыгып кит­кән үсмерләр ике-өч көннән табыла. Кайбер­ләре әти-әни­ләренә үпкә­ләп, телефоннарын сүнде­реп куя. Үзләрен­чә, миннән башка яшәп карагыз әле, дип каршылык бел­дерергә тели. Бу очрак­ларга бик җитди карыйбыз.


– “Комендант сәгате” кертелгәнгә алты ел вакыт үтте. Әлеге чикләү бераз булса да тәртип кертә алдымы?


– Башта гына шау-шулы булды ул. Кайбер инспекторлар подъездда бала­лар­ның түгәрәкләрдән кайтуын сагалап тора иде. Андыйларга, нишләп төнлә тотмыйсыз, дия идек. Гадәттә, күпчелек җинаятьләр төнлә кылына. Әлеге чикләү кер­телгәч, бу сан күпкә кимеде. Хәзер үсмерләрнең күбесе кичен соңга калырга ярамаганлыгын яхшы белә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 14.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр