ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 26, 21.02.2018/

//

Африкада – Баруди коесы

 
Көнбатыш Африканың Нигер дәү­ләтендә (территориясенең сиксән проценты Сахара чүлендә урнашкан бик ярлы бу ил халкын нигездә мөселманнар тәшкил итә) биш кое казып, аларга бөек татар галимнәре исемнәрен биргәннәр. Ник дигәндә, коелар Россиянең төрле почмакларында яшәүче мөселманнар җыйган акчага казылган. Хәзер алар би­редәге берьюлы берничә авылны су белән тәэмин итеп торачак ди.

 
Татарстан мөселманнарының Диния нә­зарәте матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, әлеге изге ниятне илебездәге рәхим-шәфкатьле мөселманнар, Halal­starter дигән хәйрия проекты волонтерлары (интернет аша мәчетләр төзү, мох­таҗ мөселманнарга ярдәм итү белән шөгыльләнә) һәм Россиянең ВАКФ фонды тырышлыгы белән тормышка ашыруга ирешелгән.

 
Медицина хезмәтенең, электр уты һәм суүткәргечләрнең ни-нәрсә икәнен белмәгән ярымчүл авылларында яшәү­челәр көн саен үз торакларына су алып кайту өчен берничә сәгать вакытын исраф иткәннәр. Менә хәзер үз авылларында коелар казу, әлбәттә инде, алар өчен галәмәт зур шатлыкка әйлән­гән.

 
Инде әйтеп үткәнебезчә, бу кое­лар­ның һәммәсенә бөек татар галимнәре исемнәре бирелгән. Шулай итеп, хәзер Нигер авылларында яшәүчеләр Галим­җан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Әб­де Ән-Нәсир Курсави, Ризаэддин Фәх­ретдин һәм имам Шамил коеларыннан су эчә.


Африка халкының коелы булуына сөенергә кирәк, әлбәттә. Тик җәйге эссе көннәрдә безнең Татарстанда да сусыз утыручы бистә-авыллар бар. Гәрчә чүлдә түгел, ә Идел елгасы буенда урнашсак та. Әйтик, менә мин туып үскән Казак Чаллысы авылында (Балык Бистә­се районы) яңгырлар яумый башласа, эш харап: краннан су килми. Заман уңайлыкларына ияләшкән халык кер юа алмый, көянтә-чиләк асып, авылдан ике чакрым ераклыкта урнашкан чишмәдән су алып кайтырга мәҗбүр. Әле тагын терлеген ашатырга-эчертергә, бакчасына да су кирәк бит. Югыйсә авылны эчәр су белән тәэмин итеп торган чишмәнең су башнясын зурайтып, яңартып, куәт­ләндереп яки теге Нигер дәүләтендәге шикелле тирән кое казып буладыр. Мо­ның өчен бөтен Россия күләмендә акча җыеп мәшәкатьләнергә дә кирәк­мидер.


Валентина Семенова

 

Остаздан башка булмый

 
Совет чорындагы остазлык системасын кире кайтармакчылар. Россия Пре­­зиденты администрациясе җи­тәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко элек гамәлдә булган тәҗ­рибәне яңадан эшкә җигәргә тәкъдим иткән.


“Безнең бурыч – совет чорында бар­лыкка килгән үзенчәлекле остазлык системасын яңадан кайтарудан гый­барәт. Әлеге юнәлештә эш даими алып барылсын иде. Нәтиҗәсе буларак, остазлык мәктәпләре меңләгән балага файда китерәчәк”, – дигән беренче урынбасар. Аның әйтүенчә, бу хакта Илбашы Владимир Путин да еш телгә ала. “Президентның, бөтен кеше дә сәләтле, дәүләт исә һәркемгә сәләтен ачарга ярдәм итәргә һәм уңайлы шартлар тудырырга тиеш, дигән сүзләрен беләбез. Кайсы гына тармакны алсаң да, куйган максатларга ирешү өчен остазлар кирәк”, – дигән Кириенко.


Билгеле булганча, СССР чорында остазлык системасы профессиональ-техник белем бирү өлкәсендә киң кулланылган. Гади итеп кенә әйткәндә, ул – тәҗрибәле остазның яшь белгечкә эшкә өйрәнергә булышуыннан гыйба­рәт. Ә мондый ярдәм чыннан да бик кирәк. Югыйсә  бүген кулына диплом алучылар үз белгечлеге буенча, үзе теләгән урынга эшкә урнаша алмый дип сөйләп хәлдән тайдык. Эш бирү­чене белемнән бигрәк, тәҗрибә кызыксындыра. Ә яшь белгечтә ул юк, билгеле. Алга таба остазлар “яңа эш шартларына ияләшергә һәм хезмәт күнекмәсе алырга” булышачак, дип фаразлана.


Моны күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашыра башладылар инде. Илдә тәүге тапкыр “Остазлыкның иң яхшы үр­нәкләре” бәйгесе узды. Җиңүчеләрнең һәркайсы берәр миллион сум акчалата бүләктән тыш, бер ел дәвамында танылган шәхесләр белән киңәшеп эшләү мөмкинлеген дә алды. Остазлар арасында министрлар Сергей Шойгу, Антон Силуанов, Сергей Лавров, беренче вице-премьер Игорь Шувалов, Россия Президентының ярдәмчесе Андрей Белоусов һәм башкалар да бар. Былтыр илнең зур компанияләре дә ил Хө­күмәтенә остазлык үрнәген кире кайтарырга тәкъдим иткән иде. Ул вакытта Премьер-министр Дмитрий Медведев министрлыкларга әлеге мәсьәләне тикшереп өйрәнергә кушты. Ни дисәң дә, һәр яңалык ул – онытылган искелек.


Эльвира ВӘЛИЕВА

 

Кунаклар  шаккатсын!

 
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов футбол җанатарларын тынычландырган. Аның әйтүенчә, дөнья чемпионаты вакытында республика кунак­х­анәләрендә төн кунып чыгу бәяләре “тешләмәячәк”. Бу җәйдә Казандагы бер бүлмәле фатирны аена 8 миллион сумнан да кыйммәтрәккә арендага бирергә җыенучылар турында ишет­кәч, түрә сүзенә ышанасы гына кала.


Февраль мәгълүматларына нигезлә­неп, Ростуризм футбол буенча дөнья чемпионатыннан явызларча файдаланырга теләүче кунакха_нәләрнең “кара” исемлеген бастырды. Әйтүләренә караганда, биредә төн кунып чыгу бәясен бермә-бер арттырганнар. Исемлектә барлыгы 69 кунакханә бар. Намуссыз рәвештә эш итүчеләр Санкт-Петербург һәм Краснодар краенда күбрәк. Беренче өчлеккә Мәскәү дә эләккән. Алардан соң Свердловск һәм Түбән Новгород өлкәлә­ре бара. Исемлектә Татарстан кунакха­нәләре юк. Ростуризм вәкил­ләре әйтү­енчә, аерым төбәк кенә түгел, илгә бәйле мөнәсәбәт кунакларны ничек кабул итүебездән дә тора. Шуңа күрә сынатмаска кушканнар.


Татарстан йөзгә кызыллык китер­мәячәк. Һәрхәлдә, тармак министры әнә шулай дип вәгъдә иткән. Аның сүзләренә караганда, дөнья беренчелеге көннә­рендә республика кунак­ханәләрендә төн кунып чыгу мәсьәләсе игътибар үзәгендә тора. Әлеге уңай­дан махсус эшче төркем төзегәннәр. “Казанга бернинди дәгъва юк. Барысы да тәртиптә. Турнир вакытында Татарстанда чын бәйрәм булачак дип уйлыйм”, – дигән Леонов. Билгеле булганча, Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Казан алты матчны кабул итәчәк. Форсаттан файдаланып акча эшләргә теләүчеләр бездә дә җитәр­лек. Күптән түгел интернет сайтларның берсендә шәһәр үзәгендәге 36 квадрат метрлы фатирны тәүлегенә 384 мең сумга арендага бирүләре турында игълан пәйда булды. Чемпионат вакытында әлеге торакта яшәп тору аз да түгел, күп тә түгел 8,5 миллион сумга төшәчәк. Кем әйтмешли, сораусыз тәкъдим булмый. Футбол җанатар­ларының кесәсе бигрәк калын икән ләбаса!


Сүз уңаеннан, дөнья чемпионаты алдыннан республикада яңа туристик маршрут та пәйда булачак. Ул “Мең дә бер рәхәтлек” дип аталачак. Туристларга автобуска утырып кына түгел, ә велорикша, ягъни арбалы велосипедларда йө­рер­гә дә тәкъдим итмәкчеләр. Түләү­чесе булганда...


Эльвира ВӘЛИЕВА

 

Төзүче кирпеч ясамый бит...

 
Мәгариф түрәләре ел саен укытучыларны “кәгазь боткасы”ннан  арындырырга вәгъдә итә. Әмма ул сүздә генә кала. Хисап тутырып, укытырга вакыт калмый, дип зарланучы педагог­лар саны кимеми. Татарстанның мә­гариф һәм фән министры Рафис Бор­һанов та  мөгаллимнәрне артык эштән мөмкин кадәр азат итәргә тырышачагын әйтте.

 2-2
– Кирәкмәгән кәгазь эше күп инде ул. Төзүченең берсе дә кирпеч тә,  измә дә ясамый. Аңа әзер материалны бирәләр. Укытучы да, баш катырып, эш программасы төзеп утырырга тиеш түгел дип уйлыйм. Һәр дәреслеккә бердәм программа булдырырга кирәк. Олимпиадалар вакытында да хисап күп сорыйлар. Безнекеләр чит илләр­дәге укыту тәҗрибәләренә таянырга яраталар бит. Бераз укытучыга уңай­лысын да  сайласыннар иде. Әйтик, Австриядә  программа тутыру дигән нәрсә юк,  – ди  урыс теле укытучысы Сания Батыршина.


Кайбер мәктәп директорлары, мәктәпләрдә кәгазь эше күп, дигән фикер белән килешми. Бу җитәкчедән тора, диләр. Әгәр төрле министрлык, оешмалардан ишелеп килгән  хатларга җавап биреп утырсаң, башың мәңге кәгазьдән арынмаячак. “Мәктәп җи­тәк­челегенең  хисап эше күп. Аннан башка булмый. Сыйныф житәкчелә­ренә дә бу яктан авырракка туры килә.  Әмма башкаларның эше алай күп дип әйтмәс идем. Электрон журнал тутырасы, көндәлек эш планы язасы... Соңгы елда кәгазь эше барыбер 15-20 процентка кимеде, – ди татар теле укытучысы, директор урынбасары Әлфия Гайзатуллина.


Уку белән мавыгып, рейтинглар артыннан куып, мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсе онытылды. ”Бүген укучылар хуҗасызга әйләнде. Укытучыларга ни белән генә шөгыльләнергә туры килми. Беренче чиратта укучылар белән шөгыльләнергә кирәк. Шул вакытта гына аларны тәрбияләп була. Без аларны мәктәп программасына гына өйрә­тергә тиеш түгел” , – ди баш педагог Рафис Борһанов.


Сәрия Мифтахова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 14.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр