ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 84, 15.06.2019/

//

Рәхмәт әйтә беләсезме?

 

Бүген Халыкара рәхмәт әйтү көне билгеләп үтелә. Бу сүзне көн дә кабатлыйбыз. Ә белгечләр фикеренчә, рәхмәт әйтүнең дә үз кагыйдәләре бар. Ихлас булсын өчен, аны күзгә карап әйтергә кирәк. Күбрәк әйткән саен – яхшырак. Рәхмәтнең артыгы булмый, ул кешеләрне якынайта. Ә сез рәхмәт әйтә беләсезме?

3-4  

Әнәс Хисмәтуллин, “Мәйдан” телеканалы режиссеры:

 
– Рәхмәт әйтә беләм дип саныйм. Чөнки “рәхмәт” “рәхәт” сү­зен­нән барлыкка килгәндер. Рәх­мәт диюгә, күңелгә рәхәт булып китә. Кеше ярдәмен, игътибарын рәхмәт әйтмичә калдырырга ярамый. Берәр эш башкарган кешегә акча биреп тә рәхмәт әйтмәсәң, эш тәмамланмаган кебек тоела. Рәх­мәтле булу кешенең тәрбия­ле­леген, башкаларга булган мөнәсә­бәтен күрсәтә. Бер рәхмәт  мең бәладән коткарса, мең рәхмәт сине бәхетле итә ала!

Гөлнур Айзат, шагыйрә:

 
– Мин рәхмәт сүзен бик еш һәм күп әйтәм. Мәктәптә укыткан елларда үземнең укучыларыма дө­рес җавап бирсәләр, дөрес җөмлә төзесәләр, сыйныфташларына, ип­тәшләренә җылы мөнәсәбәттә булсалар да рәхмәт әйтә идем. Иҗат­таш дусларыма, тормышымда булган һәр кешегә рәхмәтле мин. Кечкенә генә уңышыма да сөенеп, рәхмәт  әйтәм. Рәхмәтле эшләр башкарырга яратам. Башкаларны сөен­­дерү, аларның тормышын мәгъ­нәле итү өчен, кулымнан килгән  бар эшне дә башкарам. Элек укытучы, музей җитәкчесе, хәзер инде иҗат кешесе буларак. Ке­ше­дән дә күп рәхмәт ишетәм. Бу мине яңа иҗади үрләргә әйди. Ә иң зур рәхмәтем, билгеле ки, Аллаһы Тә­галәгә. Чөнки барысы да Аның рәхмәте белән барлыкка килгән.

Гөлфия Сафиуллина, кибетче (Апас районы):


– Белмичә?! Мин сәүдә өл­кәсендә 20 елдан артык эшлим. Элек кешеләр ягымлырак иде, хә­зер тупаслана баралар. Рәх­мәтне кат-кат әйтүчеләр дә, бө­тенләй әйтмәүчеләр дә бар. Бу олысына, кечесенә генә карамый. Сатып алу­чыларга карата җылы мөга­мәләдә булырга тырышам. Ачык йөзле булсаң, кешеләр дә  тәмле телен кызганмый. Күбесе үзе­без­дән тора.

Нария Хисмәтуллина, лаеклы ялдагы укытучы (Чүпрәле):


– Без  балаларны да, оныкларны да “Алланың рәхмәте яусын” дип әйтергә өйрәтеп үстердек. Кунакка килгән оныкларым: “Дәү әни, ашларың бик тәмле булган, рәх­мәт”,  – дигәч  тә күңел була. Рәхмәт сүзен ишетү рәхәт бит. Әмма бүген балалар арасында  аны  әйтә бел­мәүчеләр дә бар. Бу гаилә тәрбия­сеннән килә. Үзем дәрестә җавап биргән өчен  укучыларыма “афә­рин” дия идем. Бөтен укытучы да моны әйтмәскә дә мөмкин.    Сыйныф сәгать­лә­рен­дә тәрбия мәсь­әләсе турында сөй­ләшә идек. Мәк­тәптән кит­кәнемә бер ел булды. Татар теле дәрес­ләре саны кимегәч,  татарча рәхмәт дип әйтүчеләр булырмы? Авылда  хәзер күбрәк  “спасибо” дип әйтәләр.


Галимҗан Гыйльманов, язучы:


– Рәхмәтне әйтергә кирәк. Шаһинур Мостафинга: “Син рәх­мәт догасын уйлап чыгардың”, – дип әйтәм. Ул рәхмәт әйтергә ярата чөнки. Аллага  шөкер, дип әйтәбез икән, без Аллага рәхмәт әйтәбез. Әти-әнигә, якыннарыбызга, дусларыбызга, илебезгә шөкер дип әйтәбез икән, ул да начар түгел. Ләкин мин рәхмәтне барыбер дә гамәл дип саныйм. Изге эш белән җавап бирү. Менә, мәсәлән, авылдан 90 яшьлек әнием килде. Аны карап, дәвалап, тәрбияли алсам, минем  рәхмәтем шушы. Рәхмәт дип әйтүдән генә дөнья да җы­лынмый кебек, күбрәк рәхмәтле гамәл кирәк. Андый гамәл кылу – савап та бит әле ул. Дөрес, рәхмәт ишетү өчен генә ясалма игелек кылып йөрүчеләр дә күбәйде. Рәхмәт әйтү дә, гамәл кылу да ихлас булырга тиеш. Бүген әнә шул ихласлык җитеп бетми.

Камил Гыйльманов, Аксубай районы башлыгы:


– Без көн дә рәхмәт әйтәбез һәм ишетәбез. Район халкы салынган юллар, тирә-якны яктырткан утлар, балалар бакчасы, мәктәпләр өчен рәхмәт укый. Авылларда саз ерып йөргән кешеләр хәзер туфлигә күчте. Алар өчен моннан да зур сөенеч юк. Бөтен район халкы элеккеге белән бүгенгене чагыштырып карап, шөкер итә, рәхмәтен укый. Мин дә район башлыгы буларак, шушы җирдә яшәүче халкыма рәхмәтле. Үземнең бергә эшләгән хезмәттәшләремә җае чыккан саен ихтирам күрсәтәм. Без төрле авырлыкларны бергәләп җиңәбез. Әй­тик, 2010 елда корылык булды. Ул вакытта эшләр җиңел бармады. Әм­ма бердәм булу, бер-береңне аңлап эшләү безгә көч бирде. Ел ахырында район үсешенә өлешен керткән кешеләр белән матур очрашу уздырдык. Әнә шул вакытта бер-беребезгә булган хисләрне җиткердек.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко