ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 84, 15.06.2019/

Без белгән һәм белмәгән БДИ

 

Быел бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кергәнгә 10 ел тулды. Шушы вакыт эчендә сынаулар нинди үзгәрешләр кичерде, алда тагын нинди яңалыклар көтә? Без әнә шуларны барларга булдык. Имтихан үткәрүдә катнашкан укытучылар өчен дә яңалык бар. Аларга өстәмә акча түләнә башлаячак.

5-2  
Яңа имтихан кертү реформасы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгын Владимир Филиппов җитәкләгән заманда башланган иде. Безнең мәгариф системасы да Кытай, Америка, Германия, Франция һәм башка илләрдән калышмасын, диделәр. Тестлар аша белемне тикшерү беренче чиратта мәк­тәпләрдә, вузларда коррупцияне бетерүне күздә тотты. 2001 елда БДИны беренче булып Чуашия, Мари Иле, Якутия республикаларында, Самара, Ростов өлкә­ләрендә сынарга булдылар. Имтиханда ул чакта барлыгы 30 мең укучы катнашты. Тагын җиде елдан аны тапшыручылар саны миллионнан артып китте. 2009 елда исә ул барлык укучыларга да мәҗбүригә әйләнде. Аттестат алу өчен урыс теле һәм математикадан БДИны уңышлы бирү кирәк. Югыйсә мәктәптән белешмә белән генә чыгасың. Вузларда БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итү авыл балаларына да илнең дәрәҗәле уку йортларында белем алу мөмкинлеге ачты.


Дөрес, имтиханнар җиңел генә бармады. Төбәкләрдә укучылар өчен биремнәр эшләгән укытучылар да, җавапларны телефон аша хәбәр итү очраклары да булды. Министрлыкта кимчелек­ләр­не бе­терү, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка кебек биремнәрдән баш тарту, аны камилләштерү юлларын эз­ләделәр. 2013 елда исә  БДИ хурлыкка калды: биремнәр интернетка чыгарылды. Шуннан соң һәр сәгать поясы өчен имтихан вариантлары булдырылды. Таләпләр дә катгыйланды. Укучылар имтиханны видеокүзәтү ас­тында бирә башлады.


Ел саен  сынауларга үзгә­реш­ләр өстәлеп торды. 2015 елда чит телләр имтиханына “сөйләм өле­ше” өстәлде, имтиханга кертү-керт­мәүне хәл итү өчен әдә­бияттан инша яза башладылар. Математиканы бөтен бала да бертигез  белә алмый, дип зарлануларга да нокта куйдылар. Бу сы­нау­ны “база” һәм “профиль” өле­шенә бүлделәр. Вузга техник фән­нәр юнәлешенә керү өчен “профиль” имтиханы кирәк. Әмма хәтта чыгарылыш укучылар арасында бу ике сынауның аермасын аңлап бетермәүчеләр дә бар. Кемнәрдер математиканың җи­ңел өлешен биреп, университетка керергә хыяллана. Тик андыйларга соңыннан кире борылырга туры килә. Соңгы елларда имтихан кагыйдәләрен бозучылар да, “2ле” алучыларның да саны кими бара. Белгечләр укучылар имтихан бирергә өйрәнеп бетте дип саный. Республикада да хәлләр яхшыра: күп кенә фәннәрдән ур­тача күр­сәткечләр илнекенә караганда югарырак. Йөз балл туплаучылар саны арта. Былтыр аны 99 укучы туплаган.

Имтихан безне дә шаккатырды...

Шушы еллар эчендә үзебезгә дә БДИның төрле якларын күрергә туры килде. 2014 елда газетабыз хәбәрчесе Чуашстанда узган сы­нау­ларда федераль инспектор булып катнашып, аның “эчке кухнясы” белән  танышып кайтты. Чабаксар шәһәренә сәфәр имтиханда ке­сә телефоны белән тотылган егет, сынау тәмамланырга чамалы минутлар калганда “ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән кыз бала, имтихан барышында букчаларын күтәреп, “бәдрәфкә ашарга барабыз” дигән укытучылар, укучының чүп чиләгенә ыргыткан шпаргалкасын күреп тә, бу хакта оештыручыларга әйтмәгән педагогның җавап тотуы белән истә калды. Үзебездәге Апас районында булган гаугалы очрак та истә. “БДИ биремнәрен фотога төшерәләр дә, флешканы урамга чыгарып, җавап көтәләр. Андагы хәлләрне видеога тө­шер­дем. Ата-аналар, җыелып, балала­рының имтиханны уңышлы би­рүен, дөресрәге, флешканың исән-сау чыгып, мәгълүматның бинага керүен көтәләр”, – дип хәбәр иткән иде бер укучыбыз. Вакыйга урынында булып кайткан журналистка һәркем үз хаклыгын расларга тырышты. Кызык, бу эшкә хәтта мәктәптә ат караучы булып эш­ләүче ирнең дә катнашы барлыгы ачыкланды. Аның кулында табылган кәгазьләр, шпаргалка да шау-шу куптарды. Мәгариф белгечләре бу хәлне, күчермәгән балаларга яла ягу дип, кире кагарга тырышты. Ә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында, оперативниклар 40 флешка алуга ирешкән, дип җавап бирделәр.


БДИ – 2019

Быел әллә ни үзгәрешләр булырга охшамаган. Әмма алтын медаль ияләренә таләпләр артачак. Алар белемнәрен БДИ нәтиҗәләре белән дәлилләп күрсәтергә тиеш. Чөнки моңа кадәр алар арасында имтиханда түбән балл җыючылар да булды. Математиканың “профиль” һәм “база” өлешләреннән икесенең берсен генә сайлап булачак. Әлегә кадәр икесен дә тапшыру мөмкин иде. Җәмгыять бе­ле­меннән кечкенә инша язарга, план төзергә кирәк булачак. Инша дигәннәре чит телләргә дә кагыла. Быел укучылар белемен кытай теленнән дә сынап карый алачак. 2020 елда чит телдән мәҗбүри имтихан кертү буенча тәҗрибә башланып, тагын ике елдан аны мәҗбүри итмәкчеләр. Чит телләр буенча да “Минем фикер” дигән инша-фикер алышу кертелде. Шулай ук тарихтан да мәҗбүри имтихан билгеләү турында  сүз бара.


11 нче сыйныф укучылары БДИ­га кертелү өчен инша язса, 9 нчы сыйныф укучыларына исә урыс теленнән әңгәмә узарга ки­рәк. “Зачет” алу өчен өстәмә көннәр дә бар: 13 март һәм 6 май. Хәзерге вакытта чыгарылыш укучыларына аттестат алу өчен урыс телен – 24 баллга һәм математикадан база өлешен “3ле”гә тапшыру да җитә. Вузга керү өчен математикадан “про­филь” сынавы – 27, урыс теленеке 36 баллдан кимрәк булмаска тиеш.


11 нче сыйныф укучылары 1 февральгә кадәр нинди имтихан бирәсен хәл итеп бетерергә тиеш. Тугызынчы  сыйныф укучы­лары­ның исә гариза язу өчен ике айлап вакыты бар. Соңыннан, их, фәлән вузда җәмгыять белеме, йә булмаса, физика кирәк икән, дип терсәк тешләргә туры килмәсен. Укучылар арасында андый хәлләр дә очраштыргалый.


БДИны үткәрүдә катнашкан укытучылар, оештыручылар өчен яңалык бар: аларга өстәмә акча түләргә вәгъдә итәләр. Бу 9 нчы сыйныф укучыларына да кагыла. Укытучылар имтихан пунктында иртәдән кичкә кадәр тәртип өчен җавап бирә. Ел саен БДИ үткәрүдә илдә 300 мең педагог катнаша. Төбәкләрдә түләү күләме төгәл билгеләнәчәк.


БДИны алдан бирү этабы 20 марттан башланып, 10 апрельгә кадәр аерым дәвам итә. Төп этап – 27 майдан 1 июльгә, өстәмә этап 3–20 сентябрьгә билгеләнгән. Урыс теле яки математика сынау­ла­рының берсен “2ле”гә тапшырган очракта аны сентябрь аенда биреп булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко