ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 42, 23.03.2019/

Йөрәк авазы – Алсу моңы


Бу көннәрдә хезмәттәшебез, журналист Алсу Хәсәнова истәлекләре белән яшибез. Казандагы Тукай клубында аңа багышланган “Дога” исемле кичә булып узды. Хәер, аны уйламаган, искә төшермәгән көн бөтенләй юк та бугай. Хәтта тәрәзә төбенә ак күгәрчен ияләшкәч тә, Алсуыбыз кайткандай булды. Ак күгәрченнең күз карашын Алсуныкына охшаттык. Хәзер күгәрченебез дә күренми, Алсуыбыз да юк, аннан калган истәлекләр белән яшибез. 

2-5
Алсуның кичәсе алдыннан әтисе Хәмит абый белән сөйләшеп алдык.  Аның моңа кадәр журналистлар белән аралашканы булмады, ничектер читтәрәк калуны кирәксенә иде. Бу юлы ачылды һәм йөрәк серләре белән бүлеште. “Төнлә белән кисәк уянып китәсең дә, ике көрәк тешен күрсәтеп, елмаеп, авызын ерып, күз алдына Алсу килеп баса, колак төбендә аның тавышы яңгырый. Менә дүрт ел инде шулай, – ди Хәмит абый. – Дөньяда яраткан балаңны югалтудан да авыррак фаҗига юк икән. Алсу уртанчы кызыбыз иде, 37 яшендә китте. Безнең өчен коточкыч фаҗига булды, алай гына да түгел, балаңны җирләү бүтән бернәрсә белән дә чагыштыра алмаслык катастрофа икән. Андый хәсрәтне дошманыңа да теләмисең. Дүрт ел дүрт көн кебек тиз үтте. Әле кайчан гына бөтен авыл халкы, иҗатташ дуслары җыелып, аның белән хушлашкан идек... Яшерен-батырын түгел, өч кызыбыз арасында  ул иң яратканы иде. Үзе дә мине якын итте. Берәр нәрсә булса, әнисе белән сүзгә килсәк тә, әтигә берни әйтмә, дип мине яклый иде. Азагын уйлап тормыйча, утка-суга керде, күзеңә карап турысын әйтә иде. Беркайчан да хаксызлыкны яратмады, аны кабул итә алмады. Андый холыклы кешегә яшәү җиңел түгел.  Ничә ел авырды, әллә нинди вакытлары булды, ничә операция кичерде, ләкин  борчуларын беркайчан сөйләмәде, сер бирмәде, сыгылып төшмәде...”


Питрәч районының Шәле авылында Хәсәновлар йортында Алсуның музее бар. Анда фотолар, хатлар, язмалар, башка истәлекләр саклана. Ул бүлмәдә – Алсу рухы. “Анда сирәк керәм, чөнки барысы да искә төшә,  яңара, –  ди Хәмит абый. – Әнисе Минзифа да ул бүлмәдән елап чыга. Миңа  авыр, әнкәсенә тагын да кыенрак. Алсу кешеләрне, тормышны яратты. Табигать кочагыннан кайтып керми иде. Мәктәптә укыганда спорт ярышларында малайларны да уза иде. Бәйрәмнәр уңаеннан газета чыгарырга кирәк дисәләр, аны да чыгарды, текстын да язды, рәсемнәр дә ясады, бизәде. Үзе артыннан башкаларны да ияртә иде. Аш-су пешерергә дә өлгерде, утын да кисте, печән дә өйде, машина да йөртте, аның килмәгән җире юк иде”. 


Алсуыбызның тагын бер яраткан һәм бик якын иткән кешесе – ире Ләвәнт Булут. Ул да бүген истәлекләр кочагында. “Алсу минем өчен бала кебек иде,  авыр чакларда килеп иркәләнергә яратты. Шул ук вакытта ул мине аналарча кайгыртты, аркадаш һәм ышанычлы юлдаш булды, – ди Ләвәнт. – Алсуның кирелеге, үзсүзлелеге дә бар иде, сүзеннән кайтмый иде. Кешеләргә бик булышты. Берәрсе авырса, үз кызы да йөрмәс, Алсу китәр, балалары карамас, Алсу карар иде. Үзе өчен шулкадәр чапмады Алсу. Без аның белән сердәш булдык, беркемгә әйтмәгән серләрне миңа сөйләде...” 


Алсу Хәсәнова “Ватаным Татарстан” газетасында 2001 елдан мәдәният һәм сәнгать бүлегендә эшләде. Эшләү дәверендә кемнәр белән генә очрашмады, кайларга гына чыгып китмәде, олпат шәхесләрнең тавышын да яздырып кайта иде. Соңгы араларда бер-бер артлы зур шәхесләребезне югалттык. Шул чагында, эх, Алсуыбыз болар белән күрешеп, әңгәмәләр корып йөргән иде бит, дибез. Кемнең кем булуына карамастан, уртак телне тиз табып,  сөйләштерә, ача белә иде ул. Кичә барышында әнисе Минзифа апа, сәхнәгә күтәрелеп: “Шундый кыска гына арада зур эшләр эшләп калдырды. Аны эшләрен онытмыйлар икән, димәк, чыннан да кирәкле һәм сәләтле булган. Минем баламны хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәт”, – диде.


Кичәдә “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Алсу Хәсәнова исемендәге премия тапшырылды. Быел бу бүләккә КФУ студенты Чулпан Гарифуллина ия булды. Әлеге премия 2016 елда гамәлгә куелды. Аны журналистикада тәүге адымнарын ясаучы яшь каләм ияләренә тапшыралар. “Мондый очрашулар Алсуга түгел, безгә кирәк, Алсуга догабыз җитә. Аның иҗатында башкаларны да үсәргә мәҗбүр итү өчен премия  тапшырабыз. Чулпан Гарифуллина Алсу кебек үк үз фикерен әйтә белә, матур әдәби телдә яза, аңа өметебез зур”, – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, әлеге премияне тапшырганда. Чулпан, КФУда укудан тыш, беренче курстан ук “Ватаным Татарстан”да эшли, алай гына да түгел, Алсу бүлмәсендә, Алсуның эш өстәлендә, ул эшләгән бүлектә иҗат итә.


Тукай клубында “Дога” дип аталган әлеге кичәне оештыручыларның  берсе – пианист, музыкант Мөнирә Хәбибуллина. Аның кулына очраклы рәвештә Алсуның ире Ләвәнтнең моң, сагыш тулы шигырьләре килеп керә. “Ул шигырьләр үзеннән-үзе җыр сорый иде, – ди Мөнирә ханым. – Ирексездән рояль артына утырдым да, бер-бер артлы җыр яздым. Алар – шәрыкъ стилендә,  романс, бәет, сонет дип әйтергә дә мөмкин”. Әлеге җырларны, йөрәк авазын   Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, яшьләрдән Альберт Сәгыйтов, Илназ Динмөхәммәтов, Айнур Гиниев башкарды. Марат Әюпов скрипкада уйнады, сүз остасы Розалия Зәкиева Алсу Хәсәнованың хикәяләреннән өзекләр укыды. Шул үзәк өзгеч моң дәрьясында гизгәндә Алсуыбыз янә безнең янда кебек тоелды. Рухы шат булcын!!! 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 16.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!