ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

//

Закон бергәләшеп языла

 

Моннан ике ай элегрәк башланып киткән “Законнарны бергә язабыз!” дигән парламент проекты Татарстанда яшәүчеләрне законнар иҗат итүгә рухландырды. Республикабызның төр­ле районнарыннан – Әлмәт, Тукай, Әгерҗедән, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән законнарга үзгәрешләр кер­тү яки яңа закон кабул итү турында алынган тәкъ­димнәр әнә шул хакта сөй­ли. Бүгенгә республика парламентына дистәләрчә мө­рәҗәгать кергән инде. Алар­ның барысы да фикер алышу һәм тиешле карар кабул итү өчен Дәүләт Советы комитетларына тапшырылган.

1-3  
Республикабызда яшәү­че­ләрнең тәкъдимнәре асылда мәгариф һәм социаль сәясәт өлкәләрендәге за­коннарны камил­ләш­те­рү­гә кагыла. Әйтик, авылларда мәктәпләрне ябуга закон нигезендә тыю кертү һәм Казан мәктәпләрендә икенче сменаны бетерү соралган мөрәҗәгатьләр күп. “Авылны торгызырга һәм  авыл мәктәпләрен ябуны тыю турында закон кабул итәргә кирәк, – дип яза Тукай районында яшәүче бер ханым. – Урыннарда еш кына сәбәпне нәтиҗәдән аера алмыйлар: мәктәпне япкач, авыл да үлә ләбаса”.


Халык шулай ук гаи­лә­ләрдә һәм Татарстан мәк­тәпләрендә татар телен саклау, өйрәнүгә ярдәм итү, ГТО билгесенә ия булучыларга яки донорлык хәрә­кәтендә катнашучыларга вузга кергәндә өстенлекләр бирү турында закон кабул итүне тәкъдим итә.


Шулай ук хезмәт һәм пенсия законнарына кагылышлы сорауларны күтәрү­челәр дә байтак. Яшь бел­гечләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар билгеләүне, шулай ук пенсия исәп­лә­гәндә коэффициентларны исәпкә алу тәртибен яңадан карауны, пенсиягә чыкканда укытучыларга ташламалар бирүне тәкъдим итүче­ләр дә бар.   


“Законнарны бергә язабыз” проекты дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем Дәүләт Советының рәсми сайты, парламентның Фейсбуктагы рәсми аккаунты, “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары редакцияләре яисә сайлау округында үзе­нең депутаты аша  законнарны камилләштерү турында үзләренең тәкъдим­нәрен җиткерә ала, дигән сүз. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 14.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!